Татар түрәләренә урыс арбасыннан төшәргә вакыт

Рөстәм Миңнеханов һәм Васыйл Шәйхразиев Швейцария татарлары белән очрашуда, Женева, 22 март 2018

Татарларны "Русский мир"ның бер кыйпылчыгы итеп күрсәтергә телиләр. Ни кызганыч, татар түрәләре һәм чит илләрдәге кайбер аумакай татарлар шушы агулы кармакка каптылар, урыс кубызына бии башладылар.

"Бизнес-онлайн" сайтында хәбәр чыкты - Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевны һәм аның ярдәмчеләрен Канадага кертмәгәннәр. Ягъни, виза бирмәгәннәр. Ә алар 17 июньдә Монреальдә үтәчәк урыс-татар Сабантуенда катнашырга тиешләр иде. Һәм моңа кадәр татар түрәләрен әле болай кире бору очрагы булмады. Нәрсә булган, ни өчен Татар конгрессы җитәкчелеген чит илләргә кертми башладылар - шул турыда да уйлыйк әле, җәмәгать. Чөнки бу - татарларга шактый җитди сигнал-хәбәр, чөнки әле моның дәвамы да булырга мөмкин.

23 июньдә Монреальдә тагы бер Сабантуй була - анысын урысларсыз гына, татарлар үзләре үткәрә. Ә Татарстан исә зур акчалар түгеп, урыс оешмасы белән бергә үткәргән Сабантуйга барырга җыенган иде. Әлбәттә, артистлар китәргә мөмкин, Мәскәүдән берничә татар түрәсен алулары бар. Әмма монда эш сабантуйда яки шәйхразиевларда гына түгел, ә Русиягә мөнәсәбәт турында да бара.

Урыс арбасына утырган татарларны Русия файдалана

Әйе, чит илләрдә дә сизә башладылар - урыс арбасына утырган татарларны Русия файдалана, алар аша дөньяда үз сәясәтен үткәрергә тели. Татарларны "Русский мир"ның бер кыйпылчыгы итеп күрсәтергә телиләр. Ни кызганыч, татар түрәләре һәм чит илләрдәге кайбер аумакай татарлар шушы агулы кармакка каптылар, урыс кубызына бии башладылар. Ә урысларны, Русияне дөнья агрессор итеп кабул итә, димәк, кайбер татарларның кыйбласызлыгы аркасында инде милләткә дә шул кара мөһер сугыла башлады. Милли шура рәисен Канадага кертмәү - шуның беренче хәбәре булып тора. Соңгы вакытта Васыйл Шәйхразиевның метеор кебек ярты дөньяны әйләнеп чыгуы да татарлар белән генә бәйле түгелдер дип уйлыйм. Ул анда да Русиянең яшерен эшләрен башкарып йөри ахыры дигән фикер кала.

Болай барса, тиздән Миңнехановка да чит илләргә юллар ябылырга мөмкин

Миңнехановны да дөнья буйлап Мәскәү йөртә, әмма татар яки Татарстан өчен түгел, ә үзенең яшерен миссиясе белән чит илләргә җибәрә. Мөселман илләренә үтеп керергә дә Троя аты кебек Миңнехановны кулландылар, аның анда нишләп йөргәнен без белмәячәкбез, бу хәлләр озак еллардан соң гына ачылырга мөмкин. Әмма чит илләрнең разведкасы да йоклап ятмый бит, алар татар түрәләренең активлыгын Русиянең тышкы сәясәте белән бәйләп өйрәнәләр һәм инде нәтиҗә чыгара башладылар кебек. Чит илләрдәге татарларның хәлен белү - ул матур сәбәп кенә, ә моның артында урыс дөньясы, Русия һәм аның мәнфәгатьләре тора. Шунысын да онытмыйк - Васыйл Шәйхразиев Милли шура рәисе генә түгел, ә Татарстан республикасының вице-премьеры да бит әле. Аны Канадага кертмәү - ул инде Татарстанга юлларны яба башлау дигән сүз. Болай барса, тиздән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да чит илләргә юллар ябылырга мөмкин.

Чит илләрдәге татар оешмаларын урыс кочагына этәрмәгез

Әй, татар егетләре, урыс арбасыннан төшегез, үз атларыгызны җигегез, дөньяга татар исеменнән чыгыгыз! Югыйсә сезне, сезнең белән бергә татар милләтен дә бөтен ишекләрдән куа башларга мөмкиннәр бит. Бу хәбәр сезгә сабак булырга тиеш. Һәм чит илләрдәге татар оешмаларын да акларга-кызылларга бүлеп йөрмәгез, аларны Русия илчелекләре һәм урыс кочагына этәрмәгез! Башка милләтләрнең чит илләрдәге оешмалары үз халкының хокукларын яклый, ә сез татар оешмаларын анда да урыс ялчысына әйләндереп барасыз. Бәлки сездәйләргә капкаларны дөрес ябалардыр, чөнки урыс империясенең агуын бөтен дөньяга таратырга ярдәм итәсез бит.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра