Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татар альянсында милләт кайгысы юк, ул гастарбайтерлар альянсы гына


Будапештта "Татар кызы" бәйгесе
Будапештта "Татар кызы" бәйгесе

Татар милләте каршында кискен мәсьәләләр килеп баскан чорда Татарстанны яклап әйтүче татарлар чит илдә дә калмады. Европа татарлары да тел, республика, дәүләтчелек турында фикерләрен ишеттерү урынына Сабантуй, гүзәллек бәйгеләре турында сөйләшә.

5 май көнне ТНВдан "Халкым минем" тапшыруында Европа татарларының Будапештта үткән җыелышын күрсәттеләр. АТА (Ауропа татар альянсы) дип аталган бу оешманың 5 еллыгы икән, шуны бәйрәм иттеләр. Кырык илдән кырык татар килгән имеш, шуларның берничәсе генә татарча сөйләде. Җыеннары урыс мәдәният үзәгендә һәм Русия илчелегендә үтте, шуннан барысы да аңлашыла инде. Төп сөйләшү темалары – Cабантуй һәм матурлык бәйгесе.

Альянс утырышы
Альянс утырышы

Сигез кызны сәхнәгә чыгарып, Европа гүзәле сайлап маташкан булдылар, аларның күбесе татарча да белми. Югыйсә, татар халкы өчен, Русиянең урыс булмаган бөтен милләтләре өчен бүген иң кискен тема – туган тел мәсьәләсе тора. Европа татарлары оешмасы бу җыелышларында шул турыда сөйләшергә һәм туган телне яклап карар кабул итәргә тиешләр иде. Болар бит Европаның уртасында утыралар, Европарламентлар, халыкара хокук яклау оешмалары барысы да шунда. Ник шуларга бер мөрәҗәгать кабул итсеннәр! Боларга татар теле дә, Татарстан республикасы да кирәкми, бу татарлар барысы да диярлек Русия ватандашлары, урыс коллары... Европага акча эшләргә киткән гастрабайтерлар.

Русия сатлык һәм куштан, бәйрәмчел татарлардан курчак оешма төзеде

Европада татар милләтенең хокукларын халыкара дәрәҗәдә яклый алырлык татарлар юкмыни соң?! Нигә алар үз бәйсез оешмаларын төземи?! Русия тышкы эшләр министрлыгы сатлык һәм куштан, бәйрәмчел татарлардан менә шундый курчак оешмасы төзеп бирде. Һәм Русия теләсә кайсы вакытта аларны Европага каршы чараларда кулланырга мөмкин, әгәр инде файдаланмаган булса...

Башкалар кулында корал булган татарлар өчен оят! АТА-ның 5 еллыгына Татарстаннан да зур делегация килгән – Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, конгресс рәисе урынбасары Данис Шакиров һәм чит илләр бүлеге мөдире Ленара Кутеева, Чаллыдан "Болгар" бию ансамбле. Соңгылары Европа татарларының күңелен күрергә дип автобуста өч тәүлек барган. Кырык татарның күңелен ачарга Татарстаннан кимендә кырык татар килгән. Дәүләт акчасына – безнең акчага. Бу илдән-илгә күңел ачып, акча туздырып йөрүләр кайчан бетәр икән?! Эшләгән кыяфәт чыгарып, шул ук вакытта милләткә файдалы бер нәрсә эшләмичә, үз-үзеңне алдау, күз буяулар кайчан тәмамланыр икән?!

Без үз хокукларыбыз өчен көрәшергә әзерлексез милләт булып чыктыкмыни?!

Бүген-иртәгә татар теле генә түгел, Татарстан үзе дә милли республика буларак юкка чыгарылырга мөмкин. Ә Европа татарлары дәшми. Русия төрмәләрендә йөзләгән-меңләгән мөселман-татар бер гаепсезгә, нахакка газап чигә, хәтта 24 елга утыртылганнары да бар, ә Европа татарлары аларны яклап дәшми. Бөтен Русия буенча мәчетләр, милли мәктәпләр төзергә ирек бирмиләр, бу турыда сөйләгән, язган татарларны эзәрлеклиләр, аларга җинаять эшләре ачалар. Европа татарлары монда да дәшми.

Без шулай ук үз хокукларыбыз өчен көрәшергә әзерлексез милләт булып чыктыкмыни?! Хәтта Европа уртасында утырган татарлар да дөньяның кайсы якка таба барганлыгын чамаламый, урыс арбасында җәннәткә керергә уйлыйлар. Барып чыкмас, җәмәгать, анда урысның үзенә дә урын юк, соңгы еллардагы явызлыклары өчен Русиягә дөнья агрессоры дигән тамга сугылды инде. Безгә хәзер алардан мөмкин кадәр ерак торырга кирәк, бушка бина һәм илгә кайтырга виза биргәнгә алданып, урыс ялчысы булудан туктарга вакыт! Үз кыйблабызны, дөньяда үз юлыбызны табарга вакыт!

Татар гармун тартып урыс җәһәннәменә бара

Әмма Сабантуй һәм гармун, матурлык бәйгесе һәм чәкчәк – менә татарның бүгенге милли эчтәлеге. Монда көрәш рухына, милли һәм дини гайрәткә, хокук һәм горурлыкка урын калмаган, ата-бабаларның башбирмәс генетик коды бичаралар бәйрәменә әйләндерелгән. Татар гармун тартып урыс җәһәннәменә бара, моңа каршы тора алмый, хәзер шушы яшәү рәвешен бөтен милләткә такмакчы булалар. Бу – бетү юлы, башка милләт аяк астында калып, юкка чыгу юлы, үз моңыңа үзең исәрләнеп, миңгерәеп үлү юлы.

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG