Бер ананың биш улы (Пятеро сыновей одной матери)

Читаем татарского классика Хасана Сарьяна. Произведение "Пятеро сыновей одной матери" повествует о семье, которая рано лишилась отца. Текст адаптирован для изучающих язык, мы записали аудио, добавили перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Your browser doesn’t support HTML5

Бер ананың биш улы

1

Әтиебез гомер буе тимерче булып эшләде. Кырык яшькә җитмәде, үпкәсенә салкын тиеп үлде.

Без биш малай калдык. Зурыбызга унҗиде, кечебезгә җиде яшь иде. Сугышка кадәр ач яшәмәдек. Әни, ике абый эшли иделәр.

Дүрт елдан сугыш башланды. Башта олы абый Раббани мобилизациягә алынды, аннары Мирза абый да китте. Сугыш авылның һәр өенә кайгы алып килде. Аксак почтальон көн саен үлем турында хәбәр китерде. Кайгы безнең өйгә генә кагылмады. Сугыштан ике абый да кайттылар. Тик Хәвадис абый гына чир белән кайтты: табиблар "туберкулёз" дип язганнар.

Хәвадис абый бездән бик аерыла иде. Без дүртебез әтигә охшаган: зур гәүдәле, нык. Ә олы абый әни кебек матур йөзле, ябык иде. Абый гармунда уйнарга бик сәләтле булды. Аның уенына клубта халык егылганчы бии иде.

Слова и выражения

  • үпкәсенә салкын тиеп – от воспаления лёгких
  • үлем турында хәбәр – весть о смерти
  • кагылмады – не коснулась
  • аерыла – здесь: отличается
  • сәләтле – талантливый
  • егылганчы – до упаду

2

Кырык алтынчы елда ике абый армиядән кайтты. Берсе – старшина, берсе – кече лейтенант.

Май ахыры иде. Без тәкә суйдык, кунак чакырдык, бакчада өстәл әзерләдек. Кунаклар бер-ике стакан әче бал эчтеләр. Әдрән белән минем алда да бал тора иде. Без эчмәдек. Ләкин Раббани абый:

– Сез ник эчмисез? – дип яныбызга килде.

– Әз генә эчегез, эчегез. Бал гына ул, - диде Мирза абый да.

Без башта ризалашмадык. Өстәл янында әни юк. "Эчкән табынга якынлашмыйм, Алла сакласын!" - дип утырмады. Олы абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан, эчәргә кушалар. "Бал гына бит ул".

Эчтек. Хәвадис абый матур итеп гармунында уйнады.

Тальян гармун – моңсу гармун,​ (Тальянная гармонь–гармонь печальная)
Басмый теле ачылмый. (Не раскрывается, не коснувшись её клавиш)
Безнең йөрәк – моңсу йөрәк,​ (Наше сердце –сердце печальное)
Бер җырламый басылмый. (Не раскрывается, не спев)

Слова и выражения

  • тәкә суйдык – закололи барана
  • әче бал – медовуха
  • Эчкән табынга якынлашмыйм. – К пьяному столу не приближусь.

3

Балачак авыр булды. Абыйлар мәктәп бетерә алмады. Бер абый җиде ел укыды, берсе дүрт ел. Бер көнне Мирза абый "укырга кирәк дигән" карар чыгарды. Беренче булып укырга Хәвадис абый бара дип хәл иттек.

– Музыкага укы. Сине алмасалар, кемне алсыннар инде анда?

Шул көннән соң Хәвадис абый музыка дип тилерде. Көн саен гармунын ала да биш чакрым ераклыктагы авылга йөгерә. Аның зиһене дә яхшы иде. Имтиханнарга ике айда әзерләнде. Июльдә Уфага гаризалар җибәргән. Справкасында да "туберкулёз" дип язылмаган иде.

Хәвадис абый Уфага укырга китте. Аңа бер сарык суйдык. "Ач булмабыз әле, укысын", - диде әни.

Сентябрьдә абыйдан ике хат килде. Октябрьдә тагын бер хат килде. Анда: "Хәлем яхшы түгел. Берәрегез килә алмыймы?" – дип язылган иде.

Әни Уфага китте. Абыйның туберкулёзы кузгалган. Ул кышны Уфаның тубдиспансерында уздырды.

Шулай итеп, укуга дип аткан беренче угыбыз ташка тиде.

Слова и выражения

  • карар чыгарды – вынес решение
  • хәл иттек – решили
  • Сине алмасалар, кемне алсыннар инде анда? – Если не тебе, то кого им брать?
  • тилерде – сошёл с ума
  • зиһен – разум
  • кузгалган – здесь: возобновился
  • укуга дип аткан беренче угыбыз ташка тиде – стрела, пущенная с целью учиться, попала в камень

4

Кыш бик авыр булды. Сыерыбыз бозаулады. Үзе инде карт иде. Аны суйдык. Сөт юк, ипи юк.

Хәвадис абыйга да җылы якка китәргә кушканнар. Без аны җибәрдек. Терелсен генә! Безнең әле өч сарык, биш бәрән бар иде. Ике сарыкны алты йөзгә саттык һәм абыйга бирдек. Ул Төркмәнстанга китте. Ул анда завхоз булып эшләгән. Без абыйны дәвалансын дип җибәрдек. Ә ул ямьсезләнеп, ябыгып кайтты.

Авылны, халыкны, гармунны бик сагынган иде Хәвадис абый! Кичен клубта тагын халыкны биетте. Әмма бу озак бармады. Кыш һәм ярты язны ул тагын тубдиспансерда уздырды.

5

Кырык сигезенче елның мартында миңа унсигез тулды. Армиядән Раббани абый кайтты.

Кар бик күп иде. Без күрше әбиләргә кар көрәргә йөрибез. Бервакыт авыл башында кемдер күренде. Башында бүрек, чанада тагын бер кеше ята, безнең капкага баралар.

Бу Раббани абый иде.

– Аягыңа ни булды, абый?

– Табиблар да белмәде, – диде ул һәм безне кочаклады.

Раббани абыйның бер аягы йөрми икән. Нигәдер көндез йөри, ә кичкә ойый ди. Армиядә дә бик авыр хезмәт иткән.

Абыйның хәлен белергә бал ясаучы Тимершәех абый да керде. Өстәл бал белән тулды.

Слова и выражения

  • бозаулады – отелилась
  • җылы якка – в тёплые края
  • кар көрәргә – отгребать снег
  • хезмәт иткән – служил
  • ойый – сводит
  • бал ясаучы – самогонщик
  • Өстәл бал белән тулды. – Стол наполнился медовухой.

6

Укырга барырга минем чират җитте. Уфа техникумына кердем.

Монда бик авыр булды. Русча бер-ике сүз генә беләм. Кеше сөйләгәнне аңламыйм. Авырлыкны җиңәргә рус теле укытучысы Любовь Васильевна ярдәм итте.

Хәрби хезмәткә мин Казанга эләктем. Командир спорт белән шөгыльләнергә кушты. Өч елда инде беренче разряд алдым. Хезмәт итүнең соңгы елында Казанга Мирза абыйлар күченеп килделәр. Мин аларга кунакка еш бара идем. Мирза абый беренче көнне үк ике рюмкага аракы салды.

Мин солдат вакытта бер грамм да эчмәдем. Тәмәке дә тармадым. Әмма абый белән эчмәү яхшы түгел иде. Беренче тапкыр кулыма рюмка алдым. Абый белән икәү бер яртыны бетердек.

– Ике таза кешегә күп түгел ул, энем, – диде Мирза абый.

7

Икенче көнне Уфага киттем. Мине укытучым Любовь Васильевна каршы алды.

– Иртәгә авылга китәм, – дидем мин аңа.

– Ашыкма. Безнең техникумга физкультура укытучысы кирәк. Иртәгә шунда барабыз. Бәлки сине алырлар, – диде укытучым.

Техникумда чыннан да кеше кирәк икән. Директор гаризага кул куйды, мине эшкә алдылар. Шулай авылга кайтмадым.

Любовь Ивановна фатир эзләргә рөхсәт итмәде. "Бездә кал", – диде.

Бер айдан без туганнар кебек булдык. Эшкә бергә бардык, бергә кайттык.

Слова и выражения

  • чират җитте – настала очередь
  • хәрби хезмәт – военная служба
  • күченеп килделәр – переехали
  • бер ярты – бутылка водки
  • тазаздесь: здоровый
  • гаризага кул куйды – подписал заявление

8

Декабрьдә Уфага Раббани абый килде.

– Өч ел күрмәдек. Авылга кайтмадың. Әни көтә бит, – диде ул.

Любовь Васильевна мине тиз генә кибеткә җибәрде.

– Өч селёдка, ярты кило ысланган колбаса, ике йөз грамм уылдык ал. Ә тегесен... үзең кара инде. Әнигә һәм миңа лимон ликёры ал, – диде.

Ул кичне без озак сөйләштек. Мирза абыйның хатыны авылга кайтырга теләми икән. Хәвадис абыйның хәлләре начар. Тагын үпкәсе авырта. Раббани абый үзе бер елга Кадрилгә китә. Әни ялгыз калачак...

Абый белән икәү аракы эчтек. Ул берүзенә генә бер шешәне бетерде! "Ярый, кунак бит, өч ел энесен күрмәгән", – дип акладым мин аны.

9

Елның соңгы көне – декабрьнең утыз бере иде. Кунаклар бик күп килде. Өстәлләр бай, рюмкалар тулы. Эчәргә чакырган кунаклардан мин кич буе качып йөрдем. Ләкин берсе тост әйтергә торды:

– Кадерле кунаклар! Әйдәгез, Любовь Васильевна белән Сирингә бәхет телик! – диде. Бу сүзләргә мин бик шатландым. Эчмичә мөмкин түгел иде. Любовь Васильевна да, мин дә исердек. Бу көннән без беренче тапкыр ир белән хатын буларак яши башладык.

10

Сигезенче март көнне Хәвадис абый авылга китте. Бик елады. Мәңгелеккә киткән сыман саубуллашты. Белеп елаган икән. Бу безнең соңгы күрешүебез булды. Абый үлде дигән телеграмма килде. Хәвадис абыйны күмгәндә, дүртебез дүрт якта идек, кайта алмадык.

Мин Уфага киттем. Любовь Васильевна һәм аның әнисе белән саубуллаштым. Любовь Васильевнадан китүемнең сәбәбе шул булды: ул миңа кияүгә чыгарга ризалашмады. Минем өчен бу дөрес түгел иде. Өйләнмичә яшәүне абыйлар да, әни дә аңламаслар иде.

Слова и выражения

  • ысланган – копчёный
  • уылдык – икра
  • шешә – бутылка
  • акладым – оправдал
  • Мәңгелеккә киткән сыман саубуллашты. – Попрощался, будто ушёл навсегда.
  • күрешү – встреча
  • кияүгә чыгарга – выйти замуж

11

Институтка укырга керүе миңа авыр булмады.

Мин режим уйлап чыгардым. Алтыда торам, физзарядка ясыйм, укырга китәм һәм кичке унда гына кайтам, сәгать унбердә йоклый идем.

Икенче курс беткәч, мин, Мирза абый авылга кайттык. Әни бик шатланды: ниһаять, гаилә тагын бергә җыелды. Ләкин кардәшләр генә биш түгел, дүртәү иде.

Хәрби хезмәттән кайткан Әдрән энебез МТСта эшли икән. Раббани абый йорт сала башлаган.

Без кайтасы көнне авылдаш Шәрифулла абый ике савыт бал алып килгән иде. Икенче көнне Раббани абый хатыны һәм балалары белән үз йортына күчте. Шул уңайдан өстәлгә аракы да куйдылар. Бәйрәм күңелле узды.

Икенче көнне Шәрифулла абый начарланды һәм кичкә үлде. Билендә кап-кара тап бар иде. Шулай итеп, әтидән ике яшькә генә олы Шәрифулла абый илле тугыз яшендә эчеп дөнья куйды.

12

Институтка кайткач, язмышым икенче якка борылды.

Беренче атнада ук кафедрага чакырдылар һәм укытучы эшен тәкъдим иттеләр. Ризалаштым. Аннары тулай торактан фатирга күчтем. Хуҗалары яхшы кешеләр иде, үзбәкләр. Берничә айдан аларның кызлары Диләрага өйләндем.

Без туйга хәзерләнгән көнне тагын бер начар хәбәр килде. Бер кызны көчләргә теләгән исерекләр кулыннан Мирза абый җәрәхәтләнгән. Ул кызны коткарырга теләгән, ә тегеләр пычак белән эченә кадаганнар. Шулай итеп, тагын бер абыебыз вафат булды. Милиция киткәндә, кечкенә Сөмбеләне кулыма күтәреп калдым.

13

Җәй көне Диләра малай тапты. Раббани абыйларның да дүртенче балалары туды. Абый эчә, өйгә акча алып кайтмый иде. Бер көнне аның белән бу турыда сөйләштек.

– Әйт әле, Раббани абый, – дидем мин, –​ ни рәхәте бар аракы эчүнең?

Ул елмайды.

– Эчкәндә, рәхәт ул, айныганда кыен.

– Алайса ник эчәсең?

– Ник эчмәскә миңа? Мин сугыштан исән кайттыммы? Кайттым! Дөнья тынычмы? Тыныч! Балаларым бар, хатыным бар. Ник эчмәскә миңа? Сәламәтлегем бар. Күкрәгемдә төзәлмәслек ярам да бар: ике туганыбыз вафат. Алар өчен дә эчәм...

– Эчмичә булмыймы соң, Раббани абый?

– Юк. Булмый. Кайгыдан эчмичә булмый!..

– Ә шатлыктан?

– Шатлыктан да эчмичә булмый. Әйдә! Барысы өчен дә эчик әле! – диде ул һәм миңа стакан бирде.

– Сиңа аракыдан дәваланырга кирәк, абый...

Слова и выражения

  • үз йортына күчте – переехал в свой дом
  • начарланды – поплохело
  • бил – здесь: пояс
  • тап – пятно
  • дөнья куйды – умер
  • тулай торак – общежитие
  • көчләргә теләгән исерекләр кулыннан – от рук пьяных насильников
  • җәрәхәтләнгән – ранен
  • кадаганнар – пырнули
  • вафат булды – умер
  • ни рәхәте бар – что приятного (в чём-либо)
  • айныганда кыен – трезветь тяжело

13

Раббани абый белән аек вакытта тагын бер сөйләштем. Ул миңа хастаханәгә ятарга сүз бирде.

Ләкин көз җитте. Кыш узды. Ул дәваланмады.

Бер көнне Әдрәннән хат килде. Абыйны мәҗбүри дәваланырга җибәргәннәр. Бер көнне дүрт баласын һәм хатынын өйдән куып чыгарган икән.

Мин абыйның дәвалану курсы бетүен көттем. Без бергә авылга кайттык.

– Бик вакытлы кайттыгыз. Иртәгә Сабан туе бит, – дип безне Әдрән каршы алды.

Билгеле, бәйрәм булгач, эчү дә була инде. Кунаклар Әдрәнне эчерделәр. Раббани абый да стакан сузды. Әдрән аңа:

– Абый, дәваландың, хәзер эчәргә ярамый инде, – диде.

– Бәйрәмдә генә ярый ул. Эчмәгәч тә, мин нишләп утырам монда? – диде аңа абый.

Раббани абый шул ук көнне яңадан эчә башлады.

Бер көнне, тотынып торырга көче җитмичә, Раббани абый пароход астында тапталып үлде.

Икенче көнне әнинең чәче ап-ак булып агарды...

Менә биш туган идек. Раббани абый белән Мирза абый сугыштан бер ярасыз кайтканнар иде... Биш туганнан өчәү калдык...

Мин стаканны эчеп бетердем һәм өстәлгә иелдем.

– Ал мине, җир, куеныңа!.. Ал!.. Салкын туфрагың белән кайгыларымны суыт!..

– Чү, балам, алай димә... – диде әни.

Мин тагын стаканга сузылдым.

– Җитте, абый, – дип Әдрән кулымнан тотты.

– И, әни, балаларыңның үлемен күрергә дип тудыңмы син дөньяга?

– Сабыр бул, улым, – диде әни.

– Бу кайгыларга ничек түзәргә соң, әни? Акылдан язарсың!..

– Улым, без дә акылдан язсак, Раббани улымның балаларын кем карар?..

Слова и выражения

  • куып чыгарган – выгнал
  • вакытлы – временно
  • каршы алды – встретил
  • тотынып торырга көче җитмичә – не хвативши сил держаться
  • тапталып үлде – был раздавлен
  • иелде – наклонился
  • туфрак – почва
  • суыт – остуди
  • балаларыңның үлемен күрергә дип тудыңмы син дөньяга – смерть своих детей увидеть пришла ли ты на свет
  • Акылдан язарсың!.. – С ума сойдёшь!..

*****

Интересный текст? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!