Һәйкәлнең биеклеге – 3,5 метр, постаменты – 3 метр. Тукай һәйкәле дә 3,5 метр биеклектә, постаменты исә 1,5 метрга биегрәк иде. Бабич һәйкәле Башкортстан Телеүзәге каршындагы калкулык астына, Салават Юлаев мәйданы почмагына – Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары чатына куелды. Аны Мостай Кәрим һәйкәле авторы, Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук ясаган, Мәскәүдә коелган. Һәйкәлне рәсми ачу 28 июнь – Дөнья башкортлары корылтае узган көннәрдә булачак.
БУ ТЕМАГА: Уфада Бабич һәйкәленә урын эзлиләрКүренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл урыны өчен тарткалашлар да булып алды. Башта ул "Башкортостан" дәүләт концерт залы янындагы мәйданга куелачак дип хәбәр ителде. Бу хакта Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин хәбәр итте. Җәмәгатьчелек Милли китапханә алдындагы мәйдан, берничә паркны да тәкъдим итте. Телеүзәк каршына куелачагы мәгълүм булгач, җәмәгатьчелек моны халыктан "качып кую" дип бәяләде. Алар фикеренчә, һәйкәл урынын халык хәл итәргә тиеш. Бәйсез интернет сәхифәләр һәйкәл урыны өчен интернетта тавыш бирүләр дә уздырды. Һәйкәл кую тирәсендәге каршылыкларга нокта кую өчен Уфа хакимияте 3 июнь җәмәгатьчелек тыңлаулары уздырды. Анда һәйкәлне Телеүзәк янына – Зәки Вәлиди һәм Мәҗит Гафури урамнары чатына куярга дигән карарга киленде. Ләкин бу урынга канәгатьсезләр бәйсез гәзит һәм интернет аша һаман да булса ризысызлык белдерүләрен дәвам итә.
Уфада 18 апрель Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган мәйданда Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзалары татар теленә дәүләт теле статусы таләп итеп ялгыз пикет уздырган иделәр. Рәсми булмаган чыганаклар Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылган чакта да ялгыз пикетлар узуы ихтимал дип фаразлый. Аны һәйкәл урынына ризасызлармы, яки тел статусы сорап Башкортстан татар иҗтимагый үзәге уздырырмы, әлегә билгеле түгел.