Итекле мәче (Кот в сапогах) – Шарль Перро

Фрагмент из мультфильма "Кот в сапогах" студии "DreamWorks Animation" 2011 года

Давайте прочитаем любимую сказку детства на татарском языке? Уверены, что знакомый всем сюжет Шарля Перро понравится вам в татарском прочтении. Текст мы перевели на татарский сами, максимально упростили его, записали красивую аудиосказку, добавили перевод основных фраз и тест по тексту.

Your browser doesn’t support HTML5

Итекле мәче

Бер тегермәнченең өч улы булган. Үләр алдыннан тегермәнче аларга тегермән, ишәк һәм мәче генә калдырган.

Бертуганнар милекне үзара бүлгәннәр. Олысына – ­тегермән, уртанчысына – ишәк, ә кечесенә мәче эләккән.

Мескен төпчек ул моңа бик хурланган. Абыйлар, дигән ул, бердәм булсалар, үзләрен ашата алалар. Ә мин, мәчемне ашагач һәм аның тиресеннән муфта теккәч, ничек яшәрмен? Ачтан үләрмен!

Мәче бу сүзләрне ишеткән һәм хуҗасына болай дигән:

— Елама, хуҗам. Миңа бер капчык бир һәм бер пар итек тектер. Синең өчен хәзинә булуымны аңларсың.

Хуҗа моңа ышаныргамы, ышанмаскамы икәнен дә белмәгән. Әмма мәченең нинди хәйләкәр булуын белә иде ул. Кем белә, бәлки ул чыннан да авыр чакта ярдәм итә алыр!

Егет мәчегә итекләрен китергән. Мәче аларны кигән, җиргә типкән, җилкәсенә капчыгын аскан да караңгы урманга киткән. Урманда куяннар күп икән. Ә мәченең капчыгында ярмалар һәм кәбестә булган.

Чирәмгә яткан мәче үле булып кыланган. Берәр куян капчыгына кәбестә ашарга керер дип көткән ул.

Озак көтәргә туры килмәгән аңа, бер куян капчыкка сикергән.

Мәче озак уйламаган. Куянны үтергән дә капчыкка салган.

Үзе белән бик горурланган мәче. Сарайга киткән һәм патшаның үзен кабул итүен сораган. Мәчене патша бүлмәсенә озатканнар. Ул галиҗәнапкә башын игән һәм:

— Падишаһым, әлеге куян маркиз де Карабас урманыннан (хуҗасына шундый исем чыгарган ул). Хуҗам сезгә шушы бүләкне тапшырырга кушты.

Слова и выражения

  • тегермәнче – мельник
  • үләр алдыннан – перед смертью
  • эләккәнздесь: досталось
  • бердәм булсаларесли будут едины
  • пар итек тектер – закажи пару сапог
  • хәзинә – сокровище
  • үле булып кыланган – притворился мёртвым
  • горурланган – возгордился
  • кабул итүен сораган – попросил принять
  • галиҗәнап – ваше величество

— Хуҗаңа рәхмәт әйт, — дигән патша. — Миңа зур мәрхәмәтлелек күрсәтте.

Берничә көннән мәче кырга киткән, башаклар арасына качкан һәм тагын капчыгын яшергән.

Бу юлы аның капканына ике кыр тавыгы эләккән. Ул тиз арада аларны капчыкка салган һәм патшага алып киткән.

Патша бүләкне алган һәм мәчегә бераз түләргә кушкан.

Шул рәвешле ике-өч ай узган. Мәче патшага, янәсе хуҗасы тарафыннан үтерелгән кош-кортлар алып килгән.

Бер көнне патша кызы белән елга тирәсен әйләнергә булган. Бу турыда мәче дә белгән һәм хуҗасына бер хәйлә сөйләгән.

— Минем киңәшемне тыңларга әзерме сез? — дигән ул. — Алайса, бәхет безнең кулда. Сезгә елганың мин кушкан җиренә барып су коенырга кирәк. Калганын мин үзем эшләрмен.

Маркиз де Карабас мәче кушканнарның барысын да эшләгән. Ул коенганда, патшаның каретасы елга ярына килгән.

Шулчак мәче бар көченә кычкырып җибәргән:

— Монда, монда килегез! Ярдәм итегез! Маркиз де Карабас бата!

Патша тавышларны ишеткән, мәчене таныган һәм шунда ук сакчыларын маркизны коткарырга җибәргән. Маркизның бүләкләр җибәргәнен истә тоткан ул.

Бичара маркизны судан чыгарганда, мәче патшага хуҗасын талаулары турында сөйләгән. Ә чынлыкта хәйләкәр хуҗасының киемнәрен үзе яшергән булган.

Патша маркиз де Карабаска иң яхшы киемнәрне китерергә кушкан.

Киемнәр маркизга бик килешкән. Ул тагын да матурланып киткән. Хәтта патша кызы да аны бик ошаткан.

Яшь маркиз патшага да бик ошаган. Бик ягымлы итеп сөйләшкән һәм каретага чакырган.

Мәче барысы да шулай уңышлы барганга бик сөенгән һәм карета алдыннан чапкан. Юлда печән чабучы авыл кешеләрен күргән һәм:

— Әй, хөрмәтлеләр, — дип кычкырган, — әгәр патшага әлеге болын Маркиз де Карабасныкы димәсәгез, сезнең барыгызны үтерәчәкләр! Белеп торыгыз!

Нәкъ шул вакыт падишаһ каретасы килгән, һәм патша кешеләрдән:

— Кемнең болынын чабасыз? — дип сораган.

— Маркиза де Карабасныкын! — дигән халык.

—​ Утарыгыз шактый зур икән, маркиз! — дигән патша.

— Әйе, падишаһым, һәр елны яхшы печән җыябыз, — дип оялып җавап кайтарган егет.

Слова и выражения

  • мәрхәмәтлелек – милосердие
  • башаклар арасына качкан – спрятался среди других
  • кыр тавыгы – куропатка
  • су коенырга – купаться
  • хуҗасы тарафыннан үтерелгән кош-кортлар – убитые хозяином звери
  • тагын да матурланып киткән – стал ещё красивее
  • печән чабучы – косящие сено
  • ашлыклар – хлеба
  • утар – имение

Ул арада мәче һаман алга чапкан һәм кырда эшләүчеләрне күргән.

— Әй, хөрмәтлеләр, — дип кычкырган ул аларга, — әгәр сез бу ашлыклар маркиз де Карабасныкы димәсәгез, белеп торыгыз — сезне үтерәчәкләр!

Бер минутта патша халыктан кемнең кырын сукалаганнарын сораган.

— Маркиз де Карабасның кырларын, — дигән халык. Патша янә сөенгән.

Ә мәче һаман алга чапкан. Каршысына чыккан һәркемгә бер сүз әйтергә кушкан: "Бу Маркиз де Карабасның өе", "Бу Маркиз де Карабасның тегермәне", "бу Маркиз де Карабасның бакчасы". Патша яшь маркизның байлыгына сокланып туя алмаган.

Ниһаять, мәче гаҗәп гүзәл сарай янына җиткән. Монда бик бай кеше ашаучы алпамша яшәгән. Аннан да байрак алпамшаны беркемнең дә күргәне булмаган. Патша әйләнгән җирләрнең барысы да шушы кеше ашаучыныкы булган.

Мәче аның турында алдан белешкән һәм хуҗасын кунакка чакырсын дип теләгән. Алпамша егетне булдыра алган кадәр хөрмәт белән каршылаган.

— Миңа сез теләсә кайсы җәнлеккә әйләнә аласыз дигәннәр иде, — дип сүз башлаган мәче. — Мәсәлән, арыслан яисә филгә...

—​ Булдырам! — дигән алпамша һәм сүзен дәлилләр өчен арысланга әверелгән. — Кара!

Мәче шулкадәр курыккан, хәтта су торбасыннан түбәгә кадәр менгән.

— Ә тагын, — дип дәвам иткән ул соңыннан сүзен, — сез иң кечкенә җәнлеккә дә әверелә аласыз икән. Мәсәлән, күсе яисә тычкан булып. Дөресен әйтим, бу мөмкин түгел. Мин моңа ышанмыйм.

— Ах, шулаймы! Мөмкин түгелме? Карале! — дигән алпамша һәм шул мизгелдә үк тычканга әверелгән. Ә мәче аны тоткан да ашаган.

Шулвакыт алпамшаның искиткеч сарае яныннан патша узып барган һәм монда керергә теләгән.

Мәче моны белгән һәм патшага:

— Маркиз де Карабасның сараена рәхим итегез, галиҗәнап! Рәхим итегез!

— Ничек?! Маркиз әфәнденең сараемы? — дип кычкырган патша. — Бу сарай да сезнекеме? Моннан да гүзәлрәк урын юктыр!

Маркиз патша һәм шаһбикәне сарай эченә алып кергән.

Патша да, аның кызы да егетне бик ошатканнар.

— Әгәр минем киявем булырга теләсәгез, маркиз әфәнде, мин риза булырмын, — дигән патша.

Маркиз патшага рәхмәт әйткән һәм шул ук көнне шаһбикәгә өйләнгән. Ә мәче түрә булган һәм тычканнарны сирәк кенә, кызык өчен генә аулаган.

Слова и выражения

  • кемнең кырын сукалаганнарын сораган – спросил, чьё поля вспахивают
  • алпамша – великан
  • булдыра алган кадәр – насколько смог
  • арыслан – лев
  • фил – слон
  • булдырам – (с)могу
  • күсе – крыса
  • тычкан – мышь
  • шаһбикә – принцесса
  • киявем булырга теләсәгезесли желаете быть моим зятем
  • түрә – высокопоставленный чин
  • аулаган – охотился

*****

Ну и как вам, понравилось? Надеемся, что знакомый текст читался легко :) Вам также может понравится:

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!