Your browser doesn’t support HTML5
– Абзый, абзый! – пышылдап кына дәште Мирвәлигә шәфкать туташы. – Якынрак килегез. Тик озак сөйләшергә ярамый. Аңа хәзер ял кирәк.
Мирвәли Шәмсегаян янына утырды. Азрак кәефен күтәрергә тели иде ул.
– Менә яхшырып киткәнсең, Шәмсегаян. Бу яклардан сау килеш китәргә кирәк. Юл авырайтты сине. Тиздән аягыңа басарсың. Туган җирләргә кайттык, Татарстанга аяк бастык. Кара Чурага нигә кайтасың. Тагын илле сигез чакрым... Моннан ары бер адым да атларга теләмим.
– Мирвәли, мин үләм, – дигән Шәмсегаянның көчсез тавышы ишетелде. – Сакалың җиткән. Әйбәтләп кырын. Яңа чалбарың чемоданда. Шуны киярсең. Атлары бардыр... Якынрак кил әле. Мин чирли башлаганнан бирле яныма килгәнең дә юк. Хәтта вагоннан да чит куллар чыгарды... Соңгы сүзем шул: мине Кара Чурага алып кайт, шунда күм.
Мирвәлинең йөзендә гаҗәпсенү хисе күренде.
- Кара Чурага? – дип сорады ул, беренче тапкырдан ишетмәгән төсле.
- Әйе, шунда. Җитәрлек йөрдек читтә. Адәм күңеле түзсә дә түзә икән.
- Туктале, туктале, Шәмсегаян. Әле төзәлерсең...
Шәмсегаян аны бүлдерде:
- Кара Чурага алып кайт мине. Үзең дә шунда кал. Соңгы сүзем шул. Кырык ел... Кырык ел бик күп ул, Мирвәли. Бер хат язмадык, бер хәбәр алмадык.
Кемдер палата ишегеннән чакырды. Мирвәли ишеккә барырга дип торды. Тик Шәмсегаян аны туктатты һәм сүзен дәвам итте.
– Тыңла мине. Зиратта бер почмакта нарат белән кочаклашып үскән каен бар. Әгәр дә риза булсалар, кабул итсәләр, мине шунда җирләрсез. Дәү наратка сыенып үскән ак каен... Без икәү шулар кебек яшәрбез дип уйлаган идем мин, Мирвәли.
– Табиб нәрсә диде соң?
– Нәрсә дисен инде ул? Юата инде. Тәнне түгел, җанны дәваларга кирәк минем. Эх, Кара Чурага үз аягым белән кайтып сәлам тапшыра алмадым. Шунысы кызганыч. Син тиешенчә аңлата алмассың кебек. Хушлашмыйча чыгып киткән идек бит!.. Кара төнне, бүреләр төсле, качып... Шуңа син кайт һәм безнең уртак гаепне ю. Туганнарның барысына да сәлам тапшыр. Шәмсегаян бик сагынды диген. Күчтәнәчләр чемоданда...
Шәмсегаян каты итеп йөткерә башлады. Бая әйткән сүзләрен ул тагын кабатлады. Мирвәли ишетсен, аңласын, соңгы сүзен үтәсен дип тырыша иде ул.
– Кара аны, мине монда калдырма. Алып кайт та үзең дә шунда кал. Синең туган җирең, нигезең, тамырың шунда. Эх, илле сигез генә чакырым кайтып булмады...
Мирвәли аны һаман да ишетми кебек иде. «Кайта алмыйм мин анда, Шәмсегаян! Аңла! Васыятеңнән коткар мине», – дип ялварды ул. Кинәт Шәмсегаянның хәле тагын авырайды. Мирвәли табиб чакырырга теләде. Палатага кергән шәфкать туташы аны туктатты:
– Кирәкми, кирәкми, соң инде, – диде.
Районнан машина килде. Шәмсегаянны Кара Чурага илтерләр. Шунда ашыга иде ул. Васыяте шул иде.
–Ярый, – диде Мирвәли авыр сулап, – икәү чыгып киттек, икәү кайтырбыз да. Машина кирәкми, ат бирегез...
Кара Чурага илле сигез чакырым диделәр. Шәмсегаянга да, Мирвәлинең үзенә дә илле сигез яшь тулды. Илле сигез ел – илле сигез чакырым...
Илле сигез елны да борылып карамыйча узып була икән. Юлда Мирвәли хатирәләргә бирелеп кайтты. Дөресрәге, ул үткәннәрне искә алырга теләми иде. Әйтерсең, аның тормышында ул вакыйгалар булмаган, ул кешеләр булмаган. Артына борылмыйча төн уртасы җиткәнче барды да барды ул. Нигә артка карарга курка ул? Кайчан башланды бу курку?
Юллар ерак, ерак, (Дороги далеки, далеки)
Ерак булган саен юл авыр. (Чем дальше дорога, тем тяжелее)
Юк маяклар, адашуың бик тиз (Маяков нет, заблудиться легко)
Гомер дигән бер юл болгавыр... (Дорога жизни тревожна)
– Шәмсегаян... Кара Чурага кайт дисең син, шунда кал дисең. Васыятең шул булды. Менә кайтып барабыз. Юл озак, Шәмсегаян. Шушы юлларны тагын үтәрмен дип уйламаган идем мин. Үлгәннән соң кешегә өч кенә аршин җир җитә. Ул җир кайда буласы барыбер түгелмени, – Мирвәли тагын җыр сузып җибәрде:
– Кара ла гына, ай, урман,
Караңгы төн...
Карале, кайсы айда тугансың әле син, Шәмсегаян? Эх, хәтерләмим!.. Нигә бер генә тапкыр да туган көнеңне үткәрмәдек икән? Әллә мин туганда ук шушындый арыган йөрәкле итеп тудыммы икән? Юк,юк, юк! Сөя идең бит син мине, Шәмсегаян. Бүгенгедәй хәтеремдә. Салкын түгелме сиңа, Шәмсегаян? – Мирвәли хатынының мәете өстенә каплады.
Слова и выражения
- пышылдап – шёпотом
- шәфкать туташы – медсестра
- Юл авырайтты сине. – В дороге тебе стало хуже.
- аяк бастык – ступили
- моннан ары – после этого, дальше
- сакалың җиткән – пора побриться
- кырын – побрейся
- чирли башлаганнан бирле – с тех пор, как заболела
- күм – похорони
- нарат белән кочаклашып үскән каен – берёза, выросшая в обнимку с сосной
- кабул итсәләр – если примут
- уртак гаепне ю – смой общую вину
- күчтәнәч – гостинец
- васыятеңнән коткар мине – спаси меня от своего завещания
- Шушы юлларны тагын үтәрмен дип уйламаган идем мин. – Не думал я, что ещё раз пройдусь по этим дорогам.
- арыган йөрәкле итеп тудыммы икән – родился ли с уставшим сердцем
***
Кешенең тормышын очраклы вакыйгалар гына хәл итми. Шулай да теге яки бу вакыйганың тормыштагы урыны бик зур була. Бүгенге кичтә ниләр буласын әле берәү дә белми.
Мирвәлинең егет чагы иде. Утызынчы еллар. Ул әтисе Шәйхрази белән ярминкәгә киткән иде. Аннан, әтисенннән аерылып, алданрак кайтты.
– Әнкәй, бүген өйгә кыз алып кайтам. Әти каршы, үзең беләсең. Ул кайтканчы эшне тәвәкәлләргә кирәк.
Бераздан Мирвәлинең әтисе кайтты. Улы ярминкәне ташлап киткәнгә ачулы иде ул. Хатыны Хәдичә аны йомшартырга тырышты.
– Атасы, шатлык бар бит әле өйдә. Мирвәли кыз алып кайтты.
– Кыз? Нинды кыз?
– Күрше авылдан Шәмсегаянны.
– Әә-әй! Шул хәерче Фәррах кызын алган! Кайда алар?!
Мич артыннан Мирвәли чыкты.
– Монда без, әткәй. Фатихаңны барыбер бирмәс идең.
– Дөрес. Синең хәзер ике генә юлың бар. Я бу этеңне аерасың, я аның белән чыгып китәсең.
Мирвәли һәм Шәмсегаян ялынмадылар, өйдән киттеләр.
– Бәрәкәтсези никах җимешсез булыр! – дигән сүзләр белән аталары аларны каргап калды. – Казыган чокырыңа үзең төшмә.
Яшьләр авыл башында ялгыз Таифә әби йортына керделәр. Озак вакыт узмады, Мирвәлинең әнисе Хәдичә абыстай дөнья куйды. Яшь вакытта кайгы авыр кичерелми. Алар бәхетле иделәр. Рәхәт яшәделәр. Бер көнне әтиләренең күршесе Хәйдар абзый керде.
– Әтиең авыр хәлдә, Мирвәли. Соңгы көннәредер, бәлки. Атадан фатыйха алырга кирәк.
Шәйхрази карт шул ук кичтә үлде. Аны да соңгы юлга озаттылар. Йорт, мал, иген – барысы да Мирвәлигә калды. Ул хатыны белән өйгә керде. Мирвәли бөтен сандыкларны ачып карады. Монда киелмәгән күлмәкләр, яңа сөлгеләр ята иде. Мирвәли үзенең кинәт кенә бай булуына бик шатланды.
Бер салкын буранлы кичтә капка кактылар. Бу авылдашлар иде. Алар колхоз оештырып йөриләр, җыелыштан кайтып киләләр иде.
– Кулакларның җирләрен тартып алырга, үзләрен авылдан сөрергә булдылар. Синең хакта да сүз булды, Мирвәли. Син җыйган байлык түгел. Соңгы елларда әтиең хуҗалыгында бөтенләй эшләмәдең. Моңа без шаһит. Кыскасы, Мирвәли, атаңның малыннан баш тартсаң, сиңа тиюче булмас. Югыйсә сөрәчәкбез.
Мирвәли котырынды. Атасының малына үзенең дә катнашы бар дип уйлый иде ул. Үзен кулак дип санамады. Хатыны: «Бернәрсә дә кирәкми. Барысын да бирәбез. Кирәкми безгә байлык»,– дисә дә, колак салмады.
Авылдашлар киттеләр. Мирвәли акылдан язган кеше сыман урамга чыкты. Усаллыгыннан котырды да... нигезенә ут төртте ул.
Мирвәли хатыны белән авылдан чыгып ките.
Авылны сагынмады түгел, сагынды Мирвәли. Яшәгән шәһәрләрендә тегермәнгә йөри, игеннәрне исни иде. Әмма үткәндә кылган гөнаһларын исенә төшерергә теләмәде ул.
Шәмсегаян аңа авылдагы тормышны гел исенә төшереп торды. Туган якларга кайтыйк дип ялварды. Озак ялынды ул аңа. Кара Чурага кайтыйк, туган җирләргә кайтык, диде. Ниһаять, Мирвәли башка каршы тора алмады. Хатынын туган ягына алып кайтырга ризалашты.
***
– Әйе, Шәмсегаян... Син авылны онытты дип алданганмын икән. Гомерең буе шуны сагынгансың икән. Андагы җилләр, сулар, кырлар да сине юксынганнардыр. Иң авыр газап – вакыт белән көрәшү. Кояшым, рәнҗемә миңа. Салават күперем, нурлы Чулпаным, бел, ышан, ак болытлар сине сәламлиләр. Васыятеңне үтим. Бу синең туган җирең!
Шәмсегаянны зур хөрмәт белән авыл зиратына үзе теләгән почмакка җирләделәр. Аның кардәшләре дә, дуслары да табылды. Чардуган торгыздылар. Язгы җилләр белән Кара Чурага әллә нихәтле сыерчыклар очып килә. Ап-ак шомырт, миләш яфракларына төрелгән тып-тын зиратта яз буена кошлар моңы чыңлый.
Шәмсегаянны күмгәннән соң, авыл халкы бергә җыелды.
– Миңа хәзер өч аршин җир җитә, – дип башлады Мирвәли. Ул авылда төпләнергә тели иде.
– Өч аршин җир? Нәрсә, азмы әллә ул өч аршин җир?
– Күп тә түгел.
– Кадерле, ай, кадерле ул туган җир. Авылдашлар аның өчен кан түктеләр, Берлинда, Будапештта авылдашларыбызның каберләре. Өч аршин җир аз, имеш! Ник ташладың Кара Чураны? Ник яндырып качтың?!
– Кимсеттеләр мине!
– Ә без? Без монда ниләр генә күрмәдек. Туган җирне каргадың.
– Шәмсегаян монда калырга кушкан иде. Миңа монда калырга кирәк. Туганнарым бар бит. Ачулансалар да, бер почмак табарлар... Юк, юк! Китәргә кирәк моннан китәргә... Авыл бушаган. Кайда сез, кешелә-әр?!
Яшәргә кирәк әле миңа, Шәмсегаян, яшәргә. Исемемне аклар өчен яшәргә кирәк. Шәмсегаян...
Слова и выражения
- очраклы вакыйгалар гына хәл итми – решают не только случайные события
- эшне тәвәкәлләргә кирәк – надо завершить дело
- фатиха – благословение
- ялынмадылар – не умоляли
- Бәрәкәтсез никах җимешсез булыр! – брак без благодати будет бесплодным
- каргап калды – проклинал
- дөнья куйды – умерла
- соңгы юлга озаттылар – проводили в последний путь
- мал – домашний скот
- капка кактылар – постучались в ворота
- авылдашлар – односельчане
- авылдан сөрергә булдылар – решили выгнать из деревни
- син җыйган байлык түгел – не тобою собранное богатство
- әтиең хуҗалыгында – в хозяйстве отца
- шаһит - свидетель
- баш тартсаң – если откажешься
- котырынды – взбесился
- колак салмады – не прислушался
- ялварды – умоляла
- алданганмын – обманулся
- Иң авыр газап – вакыт белән көрәшү. – Самое тяжёлое мучение – схватка со временем.
- салават күпере – радуга
- Чулпан – Венера
- кошлар моңы чыңлый – звенят мелодии птиц
- авылда төпләнергә – основаться в деревне
*****
Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:
Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!