Булырга (булу; основа: бул) – самый часто используемый глагол татарского языка. Основной перевод: быть, но у глагола есть очень много других значений. Список самых самых употребляемых татарских глаголов здесь.
1) кеше бул – будь человеком
Нинди хәлләр генә булмасын, син гел кеше бул. (Какие бы не случились события, всегда будь человеком.)
2) вебинар була – будет вебинар
Безнең вебинар бу җомга, сәгать икедә була. (Наш вебинар состоится в эту пятницу, в два часа.)
3) дөньяда төрле хәлләр була – в жизни всякое бывает
Дөньяда төрле хәлләр була инде, кайгырма, узар! (В жизни бывает всякое, не печалься, пройдёт!)
4) берәр нәрсә булгандыр – наверное, что-то случилось
Ике көн җавап бирми инде, берәр нәрсә булгандыр. (Не отвечает уже два дня, наверное что-то случилось.)
5) зур үзгәрешләр булды – произошли сильные изменения
Безнең гаиләбездә зур үзгәрешләр булды: Канадага күчендек. (В нашей семье произошли большие изменения: мы переехали в Канаду.)
6) алма күп булды – уродилось много яблок
Бу ел бик мул, алма күп булды. (Этот год очень урожайный, было много яблок.)
7) аш булды – суп сварился, приготовился
Җәмәгать, аш булды, утырыгыз. (Народ, суп готов, садитесь.)
8) мунча булды – баня истопилась, готова
Мунча кайчан була инде? (Когда уже баня будет готова?)
9) программист булу – стать программистом
Зур үскәч, мин программист булырга телим. (Когда я вырасту, хочу стать программистом.)
10) машиналы булу – приобрести машину, иметь машину
Абый машиналы булды бит, котлыйбыз! (А брат ведь заимел машину, поздравляем!)
БУ ТЕМАГА: 100 самых употребляемых татарских глаголов11) ул миңа апа була – она приходится мне сестрой
Ул сезнең кемегез була? Ул миңа апа була. (Кем она вам приходится? Она приходится мне сестрой.)
12) булдырды – смог(ла)
Булдырды кызыбыз, әфәрин! (Наша дочь смогла, браво!)
13) бер ел булды – прошел год
Аерылышканга бер ел булды инде. (Уже прошёл год, как (мы) расстались.)
14) тиз килеп булмады – не получилось быстро приехать (прийти)
Тоткарладылар, тиз килеп булмады шул. (Задержали, не получилось быстро приехать.)
15) бик күптән булган – было очень давно
Ярар инде, бик күптән булган, искә төшермик. (Да ладно, давно было, не будем вспоминать.)
16) кич булды – настал вечер
Йөри-йөри кич булды, сизми дә калдык. (Пока мы ходили, незаметно настал вечер.)
17) әби янында булдык – посетили бабушку
Әби янында булдык, хәле инде яхшырак. (Посетили бабушку, её уже лучше.)
18) шәһәрдә булу – находится, пребывать в городе
Шәһәрдә бер атна булам да, китеп барам. (Пробуду в городе неделю, и уеду.)
19) булдыңмы? – ты готов(а)?
Булдыңмы инде, күпме көтеп була? (Ты готов(а) уже, сколько можно ждать?)
20) дөрес булган – оказалось правильным
Син әйткәне дөрес булган. (То, что ты сказал(а), оказалось верным.)
БУ ТЕМАГА: 30 нужных глаголов, которые можно составить со словом "итү"21) аш ботка булган – суп превратился в кашу
Дөгене күп салгансың бит, кара, ашың ботка булган! (Ты положил(а) много риса, смотри, суп уже в кашу превратился.)
22) кебек булды – показалось, почудилось
Ул миңа елмайган кебек булды. (Кажется, он(а) мне улыбнулся(ась).)
23) әйтеп була – можно сказать
Сәфәр уңышлы узды дип әйтеп була. (Можно сказать, что поездка прошла успешно.)
24) йоклаган булу – притворяться спящим
Әти кергәндә, бала йоклаган булды. (Когда зашел отец, ребёнок притворился спящим.)
25) миннән буламы соң? – разве я смогу?
Миңа куштыгыз да, миннән буламы соң бу эш? (Вот вы велели мне, разве у меня получится эта работа?)
26) булды, рәхмәт – всё (хватит), спасибо
Ярый-ярый, булды, аңладым. (Ладно-ладно, хватит, понял(а).)
27) булмас – нельзя, не обойдётся, придётся
Әйтмичә булмас. (Придётся сказать.)
28) ял итмәкче булдым – решил отдохнуть, хотел отдохнуть
Ял итмәкче булдым гына, шалтыраттылар. (Только решил отдохнуть, позвонили.)
29) барасы булыр – нужно будет идти
Яңа фильм чыкты, кинога барасы булыр. (Вышел новый фильм, нужно будет пойти в кино.)
30) тиясе булма! – не смей трогать!
Өчпочмаклар кичке ашка, тиясе булмагыз! (Очпочмаки на ужин, не смейте трогать!)
БУ ТЕМАГА: 30 полезных способов использовать глагол "алу"*****
Понравился материал? Заходите на наш сайт, каждый день вы найдёте там что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Проект "Әйдә! Online. Изучаем татарский" предлагает качественные и современные курсы и материалы для изучения татарского языка. Онлайн-курсы разговорного татарского, адаптированные литературные тексты, новости с подстрочным переводом, видео- и аудио-материалы, тесты и многое другое!
Если у вас есть предложения, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Скоро – больше! Оставайтесь с нашим проектом, сау булыгыз!
БУ ТЕМАГА: Башыңны эшләт! 30 выражений со словом "эшли-эшләми"