Унике ай (Двенадцать месяцев) – Самуил Маршак

Фрагмент из мультфильма "Двенадцать месяцев" производства "Союзмультфильм", 1956 год

Последний текст этого года – известная сказка Самуила Маршака "Двенадцать месяцев". Мы слегка сократили и перевели сказку на татарский для наших читателей. К тексту записана красивая аудиосказка, есть перевод ключевых фраз и тест. В конце материала вас ждёт небольшой бонус. Приятного прочтения!

Your browser doesn’t support HTML5

12 ай (12 месяцев)

Елда ничә ай барлыгын беләсезме? Дөрес, унике. Ә алар ничек атала? Гыйнар, февраль, март… Бер ай үтүгә икенче ай башлана. Алар беркайчан да күрешми һәм буталмый. Февральнең беркайчан да гыйнвардан иртәрәк килгәне юк. Әмма кешеләр таулы бер илдә бер кыз яшәгән, унике айны да берьюлы күргән, диләр. Бу ничек булган дисезме? Болай булган ул.

Бер кечкенә авылда усал саран бер хатын яшәгән. Аның үз кызы һәм үги кызы булган. Кызын ул бик яраткан. Ә үги кызын бер дә сөймәгән. Ул нәрсә генә эшләмәсен, барысы да ошамаган. Үз кызы көне буе урын өстендә яткан. Ә үги кыз көн-төн эшләгән. Әле суга барган, әле утынга барган, әле кер уган, әле чүп утаган.

Бу кыш көне гыйнвар аенда булган. Урамда көчле буран купкан икән. Усал хатын үги кызны чакырган да, болай дигән:

– Бар урманга, умырзаялар җый. Иртәгә сеңлеңнең туган көне.

Кыз аптырап карады. Шаярамы ул, чыннан да урманга барырга кушамы? Куркыныч хәзер урманда. Умырзаялар да юк. Алар бит мартта гына чыгалар. Кызга кәрҗин бирделәр дә урманга кудылар.

Кыз урманга китте. Монда бик караңгы һәм салкын иде. Кыз бик туңды, бик арды. "Кайда үлсәм дә барыбер" дип, агач төбенә утырды. Кинәт еракта ут янганы күренде. Кыз шунда китте. Бераздан төтен исе килә башлады, утын тавышы ишетелде. Кыз аланга чыкты да аптырап катып калды.

Слова и выражения

  • ничек атала – как называется
  • бутайлмыйлар – не путаются
  • таулы бер илдә – в одной горной стране
  • урын өстендә яткан – лежала в постели
  • кер уган – стирал
  • чүп утаган – полола грядки
  • буран купкан – поднялась метель
  • умырзаялар җый – нарви подснежников
  • аптырап карады – с удивлением посмотрела
  • кудылар – прогнали
  • төтен исе килә башлады – потянулся запах дыма
  • аланга чыкты – вышла на полянку

Аланда якты, биек учак яна иде. Тирәсендә кешеләр утыралар, берсе якынрак, берсе ерагракта. "Кемнәр микән бу? Аучыларга охшамаган. Утын яручыларга да охшамаганнар. Алар шундый матур киенгән. Кем көмешкә, кем алтынга киенгән", – дип уйлады кыз. Ул аларны санады, барлыгы унике кеше иде. Өчесе өлкән, өчесе карт, өчесе яшь, өчесе тагын да яшьрәк иделәр. Яшьләре утка якын утырганнар. Ә картлары ераграк.

Иң олысы, зур сакаллысы кыз ягына борылган да аны күргән. Кыз бик курыккан. Әмма йөгерә алмаган.

– Нишлисең син монда? Нәрсә кирәк сиңа? – дип сораган ул.

Кыз аңа буш кәрҗинен күрсәткән һәм:

– Шушы кәрҗингә умырзаялар җыярга кирәк, – дигән. Карт аннан көлгән.

– Гыйнварда нинди умырзая булсын! Каян уйлап чыгардың?

– Мин уйлап чыгармадым. Үги анам җыярга кушты. Буш кәрҗин белән өйгә кайтмаска кушты.

Унике ай үзара сөйләшә башлаганнар. Кыз тыңлый, тик берни дә аңламый икән. Әйтерсең, кеше сөйләшми, ә агачлар шаулый икән. Сөйләшкәннән соң карт кыздан сорый икән:

– Умырзаялар тапмасаң, нишләрсең син? Алар бит мартта гына чыгалар.

– Урманда калам, – дигән кыз. – Март аен көтәм. Өйгә умырзаясыз кайтканчы урманда туңуым яхшырак.

Кыз елый башлаган.

Шулвакыт иң яшь, иң күңелле ай торган да карт янына килгән.

– Гыйнвар ага, бер сәгатькә генә миңа вакыт бир, – дигән.

Карт сакалын сыйпап, озак уйлаган да болай дигән:

– Мин бирер идем дә... Март Февральдән иртә килә алмый.

– Ярар инде, – дигән бер тузгып беткән сакаллы карт. – Мин бәхәсләшмим. Без аны барыбыз да беләбез. Я коеда очратабыз, я урманда утын белән күрәбез. Һәр ай өчен дә якын ул.

– Ярый, сезнеңчә булсын, – дигән Гыйнвар. Ул таягын җиргә суккан да ниндидер шигырь укыган.

Урман тынып калган. Аннары таякны Февраль алган. Ул да җиргә суккан һәм шигырь укыган. Шулчак урманда буран купкан, юеш кар оча башлаган. Соңыннан таякны Март алган. Тиздән урманда гөрләвекләр ага башлаган, ояларыннан кырмысклар чыкканнар, аланда умырзаялар күренгән.

Кыз бик гаҗәпсенгән. Биек кар көртләре кая китте? Боз сөңгеләре кая югалдылар? Аяклары астында язгы йомшак чирәм үскән. Агачларда бөреләр күренәләр икән.

Слова и выражения

  • Өйгә умырзаясыз кайтканчы урманда туңуым яхшырак. – Лучше замёрзнуть в лесу, нежели вернуться без подснежников.
  • Март Февральдән иртә килә алмый. – Март не может наступить раньше Февраля.
  • тузгып беткән сакаллы карт – старик с взъерошенной бородой
  • бәхәсләшмим – не спорю
  • Я коеда очратабыз, я урманда утын белән күрәбез. – То у колодца встречаем, то в лесу с дровами видим.
  • сезнеңчә булсын – пусть будет по-вашему
  • таягын җиргә суккан – ударил посохом в землю
  • Урман тынып калган. – Лес замер.
  • юеш кар оча башлаган – начался мокрый снег
  • гөрләвекләр ага – текут ручьи
  • ояларыннан кырмыскалар чыкканнар – вышли из домов муравьи
  • кар көртләре – сугробы
  • боз сөңгеләре – сосульки
  • йомшак чирәм үскән – выросла мягкая трава
  • бөреләр күренәләр – видны почки (деревьев)

– Тизрәк бул! Синең бер генә сәгатең бар! – дигән кызга Март. Кыз тиз арада бер кәрҗин умырзая җыйган һәм кире аланга кайткан. Ә анда учак та, ага-энеләр дә юк икән. Аланда һаман якты. Әмма учактан түгел, ә айдан икән.

Кыз өенә чапкан. Ә ай артыннан барган. Кыз ишектән керүгә урамда тагын буран башланган.

– Нәрсә? Кайттыңмы? Умырзаялар кайда? – дип каршы алганнар аны. Кыз берни дә дәшмәгән, кәрҗинен генә биргән.

Үги әнисе белән сеңлесе шаккатканнар.

– Кайдан алдың син боларны? – дип сораганнар. Кыз аларга барысын да сөйләгән.

– Айлар сиңа тагын нәрсә бирде?

– Мин башка бернәрсә дә сорамадым.

Вәт аңгыра! Бөтен унике айны да күргән, ә бернәрсә дә сорамаган. Мин берсеннән алма, бесреннән армут, башкаларыннан гөмбә, кыяр, әллә нәрсәләр сорар идем. Без аларны сатыр идек, акча эшләр идек. Ә бу тиле умырзая алып кайткан. Кызым, тизрәк киен, син дә бар. Сине алар алдамаслар.

– Алдамыйлар! Кулымны җиңгә тыгам, башыма яулык бәйлим дә китәм.

Бияләй, башлык ки, пәлтәңне төймәлә, – диде кызга әнисе. Тик ул инде киткән иде.

Слова и выражения

  • ишектән керүгә – как только зашла с двери
  • вәт аңгыра – вот глупая
  • армут – груша
  • җиңгә тыгам – суну в рукав
  • яулык бәйлим – повяжу платок
  • Бияләй, башлык ки, пәлтәңне төймәлә. – Надень варежки, шапку, застегни пальто.

Урманда караңгы, карт көртләре биек. Кыз урманга киткәненә бик үкенгән. Бераздан еракта учак күргән ул. Аланда зур учак каршында унике агай-эне, унике ай утыра икән. Кыз исәнләшмәгән дә, учак янына килгән дә җылына башлаган.

Бертуганнар кызга карап торалар икән. Гыйнвар таягын җиргә суккан да кызга:

– Кем син? Каян килдең? – дип сорый икән.

– Өйдән. Сез сеңлемә бер кәрҗин умырзая биргәнсез. Мин дә аның эзләреннән килдем.

– Апаңны беләбез. Ә сине күргәнебез юк. Син нигә килдең монда?

– Бүләк алырга килдем. Июнь миңа җир җиләге бирсен. Июль кыяр, ак гөмбә бирсен. Август баллы алма, армут бирсен. Ә сентябрь чикләвекләр бирсен. Ә Октябрь…

– Тукта, – дигән Гыйнвар. – Җәй кыш алдыннан килә алмый. Монда мин хуҗа хәзер. Утыз бер көн патшалык итәчәкмен.

– Аһ, нинди усал! Мин синең яныңа килмәдем. Синнән кырау һәм кардан башка бернәрсә алып булмый. Миңа җәй айлары кирәк.

Гыйнвар кашларын җыерган, таягын җиргә суккан да:

Җәйне кыш эзлә! – дигән. Урманда бик көчле буран купкан. Кыз бик курыккан.

– Тукта! – дип кычкырган ул. – Җитәр!

Ә җил аны алып киткән дә кар белән күмгән. Әнисе кызны эзләргә киткән. Кызны эзләгән-эзләгән, таба алмаган. Шулай икесе дә урманда җәйне көтәргә калганнар.

Ә үги кыз зур үскән, кияүгә чыккан, балалары булган. Өе каршында гаҗәеп бер бакчасы булган. Анда иң матур чәчәкләр, иң баллы җиләк-җимешләр үсә икән. Эсседә салкынча, ә буранда тыныч икән. Ул кызга унике ай берьюлы кунакка киләләр икән. Кешеләр шулай дип сөйли. Кем белә, бәлки чыннан да шулай булгандыр.

Слова и выражения

  • үкенгән – пожалела
  • аланлыкта зур учак каршында – на полянку напротив большого костра
  • исәнләшмәгән – не поздоровался
  • кырау һәм кардан башка – кроме инея и снега
  • кашларын җыерган – нахмурил брови
  • Җәйне кыш эзлә! – Ищи летом зиму!
  • эсседә салкынча – в жару прохладно
  • кунакка киләләр – приходят в гости

*****

Ну как, понравилась знакомая сказка на татарском? Советуем почитать также эти тексты:

И интересный бонус: советский мультфильм "Двенадцать месяцев" на татарском! Вторую часть на татарском можно посмотреть здесь.

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Это был наш последний текст в 2020 году. Оставайтесь с нашим проектом и дальше! Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся в следующем году, сау булыгыз!