Узган елның 25 декабрендә Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсенә Азат Мифтаховның соңгы сүзен тыңларга килгән унтугыз кешене полиция килештерелмәгән митинг уздыруда гаепләп тоткарлады. Тоткарланучылар арасында журналистлар да бар иде.
Утырыш тәмамланганнан соң, мәхкәмә бинасы янына Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерергә килүчеләр һәм күзәтүче журналистлар – барлыгы 19 кеше – полиция тарафыннан тоткарланып, Коптево районы эчке эшләр бүлегенә китерелде. Алар барысы да хакимият белән килештерелмәгән митингта катнашуда гаепләнде һәм аларга 10 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр административ штраф җәзасы яный. Тоткарланганнарны "ОВД-Инфо" адвокаты Сергей Тельнов һәм "Апология протеста" адвокаты Александр Альдаев яклый.
БУ ТЕМАГА: Азат Мифтахов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте. Мәхкәмә янында 20ләп кеше тоткарландыТоткарланучылар арасында булган Азатлык хәбәрчесе дә, 25 декабрьдә тоткарланган башка кешеләр кебек үк, Коптево районы мәхкәмәсеннән административ эшне караячак утырышка чакыру алды. Мәхкәмә 27 гыйнвардан алып 5 февральгә кадәр унтугыз кешенең эшен карый. Утырыш процесслары да, декабрьдәге тоткарлаулар кебек, хокук бозулар белән бара.
Тоткарланганнарны барысын да килештерелмәгән урам чарасында катнашуда гаепләделәр (Русия административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе). Мәхкәмә тикшерү позициясе белән килеште һәм барлык тоткарланганнарга, шул исәптән безнең хәбәрчегә дә 10 мең сум штраф билгеләде. "Апология протеста" мәхкәмә карарына шикаять белдерәчәген раслады.
БУ ТЕМАГА: Мифтахов мәхкәмәсе янында тоткарланганнар иреккә чыгарыла. Алар рөхсәтсез митингта катнашуда гаепләнәАдвокат Александр Альдаев Азатлыкка, тоткарлау вакытында таныклыклары һәм аккредитация гаризасы булуга карамастан журналистларга да унар мең штраф салынуын хәбәр итте. Мәсәлән, Коптево районы мәхкәмәсе хөкемдары Виталий Белицкий Азатлык хәбәрчесенең журналист таныклыгы, редакция биреме күчермәләрен эш томына беркетергә ризалык бирсә дә, административ хокук бозуда гаепләүне үз көчендә калдырды, мәхкәмә карары нигезендә журналист эшчәнлеген башкаручы да "хакимият белән килештерелмәгән митингта катнашкан" булып чыкты.
Мәхкәмә тарафыннан билгеләнгән штраф, карар үз көченә кергәннән соң, ике ай эчендә түләнергә тиеш. Мәхкәмә карары апелляция утырышыннан соң үз көченә керә. Адвокат утырышка прокурорны һәм шаһит аңлатмалары биргән полиция хезмәткәрләрен чакыруны, мәхкәмә утырышы протоколын алып баруны таләп итте, хөкемдар бу таләпләрне кире какты. Адвокат Альдаев әйтүенчә, хөкемдарның бу гамәле — гаепләнүченең хокукларын бозу, һәм җавапка тартылганнарның мәхкәмә тарафыннан кануни хокуклары бозылу очраклары апелляция шикаяте нигезенә ятачак. Шул ук хаталар Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү өчен дә нигез була ала.
БУ ТЕМАГА: "Ахырга кадәр көрәшергә кирәк". Азат Мифтахов хөкеменә реакцияАзат Мифтахов эше
18 гыйнвар Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе яшь галим Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады. Мифтаховны "сәяси нәфрәт" нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепле дип таптылар.
Азат Мифтахов белдерелгән гаепне танымады. "Бердәм Русиягә" карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде.
Азат Мифтаховка карата гаепләүләр Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) демократия институтлары һәм кеше хокуклары бюросында борчу тудырды. Бюро вәкиле Катя Андруш апелляция стадиясендә эшнең барышын күзәтүләрен дәвам итәчәкләрен белдерде.
"Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка яклау белдерде.
БУ ТЕМАГА: Навальный протестлары. "Су ташкыны бәреп чыгачак, чөнки буа черек"Русиядә журналист хокукларын бозу
Соңгы вакытта Русиядә журналистларның һөнәри эшчәнлекләрен башкарулары аркасында эзәрлекләнү күренешләре көннән-көн ешрак очрый. Мәсәлән, соңгы протест чараларында пресса вәкилләрен тоткарлау, көч куллану, берничә тәүлек полиция бүлегендә тоту очраклары булды. ОВД-инфо Навальныйга теләктәшлек йөзеннән массакүләм протестлар башланганнан бирле дистәләгән журналистның канунсыз рәвештә кулга алынуын хәбәр итә: "Новая газета", "Медуза", Avtozak LIVE, VTimes, The Insider, Readovka, MR7, "Собеседник", 78 канал, Real Viewer хәбәрчеләре полиция тарафыннан җилем таяклар һәм электрошокерлар белән кыйналган, 7×7, Кавказ.Реалии, "Дела.ru", "Арсеньевские вести", "Кавказский узел" вәкилләре ике тәүлеккә тоткарланган.
Берничә тәүлеккә кулга алынучылар да бар: РБК, RusNews, "Белгород № 1", XRadio.Su, БелСат, "Батайское время" журналистлары.
"Высокая Порта" телеграм-каналы авторы Камил Галиев 10 көнгә сак астына алынды, 5 февраль Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аның шикаятен карый.
"Ят агент" тамгасы
Ул арада Роскомнадзор "ят агент" дип тамгаланган матбугат чараларына каршы беренче беркетмәләр чыгарды. Беркетмәләр Азат Европа/Азатлык радиосы һәм аның проектлары эшчәнлегенә дә кагыла. "Ят агент" тамгасы да бәйсез карашлы журналистларга һәм мәгълүмат чаралары эшчәнлегенә басым ясау ысулы булып тора. Азат Европа/Азатлык радиосы бу тамгалау белән килешми һәм аны хөкем итеп чыкты.
Азат Мифтахов
Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.
2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.
Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.
Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.
"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.