Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ахырга кадәр көрәшергә кирәк". Азат Мифтахов хөкеменә реакция


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азат Мифтахов алты ел колониягә хөкем ителде. Азатлык аңа бәйле җинаять эшен күзәтеп баручыларның фикерләрен барлады.

18 гыйнвар көнне Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсендә математик Азат Мифтаховка хөкем карары чыгарылды. "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп, "хулиганлык" маддәсе нигезендә хөкем ителгән Мифтаховка алты ел колония җәзасы бирелде. Тикшерү эшләре һәм мәхкәмә ике елга якын дәвам итте.

Азат үзенә белдерелгән гаепне танымады. Ул "Народная самооборона" оешмасы активисты түгелмен, "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде.

Азат Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина Мәскәүнең Головин мәхкәмәсе чыгарган карарны шикаять итәбез дип белдерде.

— Без бу хөкем карарын һичшиксез Русия мәхкәмәләренә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкбез. Минемчә, ул белдерелгән гаепне танымаганга шундый зур мөддәткә хөкем ителде. Моннан тыш, Азат – анархист, шулай ук аның Җинаять кодексының 318нче маддәсе нигезендә гамәлдәге хөкеме дә бар. Минемчә, аны бу маддә нигезендә хөкем итү – Русиядә анархистларны эзәрлекләү белән бәйле процесс.

Киң җәмәгатьчелек Азатка каршы эшне ике ел дәвамында күзәтеп барды. Язучы Фәнзаман Баттал оныгы булган Азатка күпмедер яклау Татарстаннан да булды, ләкин аны күбрәк Русия һәм дөнья күләмендә галимнәр, математиклар яклап чыкты.

Азатлык Азатны яклаучылар һәм ике ел дәвамында эшне күзәтеп барган кешеләрдән хөкем карарына фикерләрен белеште.

Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова бүген кызы Зөлфия белән мәхкәмә утырышында иде. Азатлыкка ул өметләр акланмады, улыма бирелгән мөддәтне киметерләр дип уйлаган идем дип сөйләде.

Гөлнур Хөсәенова
Гөлнур Хөсәенова

— Мин ахырга кадәр срок кечкенәрәк булыр дип өметләнгән идем. Бер көнгә дә кыскартмадылар. Азат үзе берни әйтмәде, аңа сүз дә бирмәделәр, миңа янына да килергә рөхсәт итмәделәр.

Адвокатыбыз Светлана Сидоркина апелляциягә бирәчәкбез диде, ләкин ул карарны йомшартачаклар дип өметләнми. Хәтта, киресенчә, тагын бер җинаять эшен башларга мөмкиннәр дип борчыла. Менә бу сүзе мине аяктан екты.

Авыр күңелдә, җир астына егылып төшәсем килә. Янымда кызым, туктаусыз елый. Бик авыр. Үземне кулда тотарга тырышам, әлегә мин шок кичерәм бугай, аңлап бетермим бөтен вазгыятьне. Иң мөһиме: Азат исән-сау, аны күрә алдым, дип үземне тынычландырам. Хәзер хат язышачакбыз инде, февральдә янына килермен дип уйлыйм.

Язучы, әдәбият галиме Рифә Рәхман Азатның бабасы Фәнзаман Баттал белән дус булган. Ул язучылардан Азатны ачыктан-ачык яклаучы сирәк шәхесләрнең берсе. Аның фикеренчә, илдә вазгыять үзгәрмичә Азат та иреккә чыгарылмас.

Рифә Рахман
Рифә Рахман

— Дөнья фәнни җәмәгатьчелеге, күренекле галимнәр Азат Мифтаховны яклау, хөкемне гомумән кире кагу юлына бастылар. Җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмау гаҗәпкә калдыра. Шушы көннәрдә мин кешенең исеме турында уйланам, Азат исемен йөрткән кешенең беркемгә дә кол була алмый. Ул, әлбәттә, рухи иреккә омтылып яшәгәндер.

Илдә хөр фикер бозыла бара, коточкыч цензура шартларында яшибез. Кайберәүләр хәтта СССР вакытында да ул шул дәрәҗәдә булмады, диләр. Азатка оештырылган мәхкәмә дә, минемчә, шуның чагылышы булып тора. Бу эшне, һичшиксез, аппеляциягә бирергә кирәк, моның белән килешергә ярамый. Мин татар җәмәгатьчелегенең дә күтәрелгәнен көткән идем, кызганыч, алар да авыр хәлдә, бүген дөрес фикер әйтүче һәркем күзәтү, тикшерү астында.

Азат, гомумән, азат ителергә тиеш иде. Ул – тәртипле кеше, тулы мөддәт утырмастыр инде ул, иртәрәк җибәрергә тиешләр. Хәер, бездә сәяси тоткыннарны чыгарырга бик тырышмыйлар, гадәттә, кеше үтерүчеләрнең срокларын кыскарталар. Төрлесе булырга мөмкин, илдә үзгәрешләр, ниндидер вакыйгалар булса, Азатны иртәрәк тә чыгарырга мөмкиннәр, тик белмим шул. Бөтен халык күтәрелмәсә, режим үзе үзгәрми инде.

Язучы, журналист Шамил Идиятуллин Азатны колониягә утырту - башкаларга сабак укытырга теләү дип сөйләде Азатлыкка. Куәт структуралары Азатның аларны фаш итүен гафу итә алмый, ди ул.

Шамил Идиятуллин
Шамил Идиятуллин

— Әлбәттә, барыбыз да яхшыга өметләнсәк тә, начарына әзерләндек. Азат ике ел элек аны кулга алганда үзен җәзаларга мөмкинлек бирмәде. Моннан тыш Азат аны полициядә газаплаганнарын, басым ясауларын җәмәгатьчелеккә сөйләде. Менә шулар өчен аны гафу итә алмадылар.

Безне бернинди пассивлык та, дәшми тору да коткармаячак

Гаепләү карарыннан күп нәтиҗә ясап була, мин исә ике нәтиҗәне мөһим дип саныйм. Беренчедән, бу хәлләр җәмгыять өчен, ил өчен бик куркыныч. Элек җәмгыятьнең актив өлешенә "бик актив булмагыз, билгеле чикләрдән чыкмасагыз, барысы да яхшы булачак", дигән сигнал бирелә иде. Шуннан соң митингларга йөри торганнарга да, аннары социаль челтәрләрдә, Youtube-та сөйләүчеләргә басым башланды. Мифтаховның эше шуны күрсәтә: хәзер теләсә кемне утыртып була. Моның өчен ике яшерен шаһит та җитә, аларның берсе инде үлгән булса да. Шулай итеп, безне бернинди пассивлык та, дәшми тору да коткармаячак.

Икенче нәтиҗә мондый: Азатның ныклыгы, аны хуплаучыларның үҗәтлеге, аңа ышанулары, бу эшне күзәтеп баруыбыз – башкаларны да утыртырга авыр булачак дигәнне аңлата. Азат үзен гаепле дип танымый икән, аңа якыннары һәм җәмәгатьчелек ышана икән – димәк башкаларга карата җинаять эшен алып бару авыр булачак. Шуңа ахырга кадәр ирек өчен көрәшергә кирәк. Без аны гаепсез, хөкем карарын күрсәтелгән дәлилләргә туры килми дип саныйбыз. Карарны, һичшиксез, шикаять итәргә кирәк.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов Азатка чыгарылган хөкем җәмгатьчелекне тезләндерергә тырышу дип сөйләде.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

— Бу карар "бояр һәрвакыт хаклы" дигәнне аңлата. Коллар җәмгыятендә яшибез. Азат Мифтахов ул тәрәзәне ватканмы-юкмы, хакимиятнең "Бердәм Русия" фиркасенә кул күтәргән, Путин, Медведевка каршы барган булып чыга. Бу карар "Сез – коллар тыпырчынмагыз, тавыш күтәрмәгез, юкса сезне шул көтә", дип күрсәтү. Әлеге карар Мифтаховка гына кагылмый, хакимияткә каршы барган бөтен җәмәгатьчелеккә, татарларга кагыла. Халыкны тезләндереп кол итеп тоту өчен хакимият барысын да эшли. Бу шул ук Алексей Навальныйны тоткарлау вакытында да күренде. Һава аланын яптылар, никадәр очкычны башка һава аланына җибәрделәр... Борис Немцов, Анна Политковская кебек шәхесләр юк ителде. Бу – дәүләт сәясәте.

Азат Мифтаховны чит ил математиклар берләшмәсе дә яклап чыкты, Русиядә дә фән кешеләре яклады, әмма Путин "мин – хуҗа, сезнең мөрәҗәгатьләргә төкереп карыйм" ди. Тик килер көн – Путинны урынына утыртырлар, Һааг мәхкәмәсенә алып барып җиткерерләр.

Фән белән шөгыльләнгән татар кешесенең утыртылуы милләтебезегә зур зыян сала. Гомумән, Русиядәге милләтләргә зур басым бара. ТИҮгә каршы сәясәт, башкорт активистларын тоткарлау, эрзяларга, мариларга басым артты. Бу дәүләт дәрәҗәсендәге репрессив чараларга булдыра алганча каршы торырга, эзәрлекләнгәннәрне мөмкин кадәр якларга тиешбез.

Активист Данис Сәфәргалиев үзе төрмәдә утырып чыккан җәмәгать эшлеклесе. Ул да Азатка ачылган эшне күзәтеп барды, бу авыр очракта да өметне өзәргә ярамый дип сөйләде.

Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

— Хөкем карары көтелгән иде, иң мөһиме – күңеле төшмәсен. Вакыт барыбер аның файдасына эшли, ул инде ике ел утырды Димәк, аның колониядәге өч елы инде киметелә. Хәзер әле ул җинаять эше белән таныша, аннары апелляция булачак, бу тагын ярты еллап вакытны алачак.

Яхшы һәм начар кешеләр бөтен җирдә бар, колониядә дә яхшы кешеләр әз түгел. Иң мөһиме – үзеңә нормаль, яхшы кеше булып калырга, андыйлар колониядә дә югалмый. Хәтта шулай дияр идем: иректә мин колониягә караганда да күбрәк пычракны күрдем. "Зона"да бик кыю, чын шәхес булган кешеләрне дә очратканым бар. Азат өчен кайгырам, бик кызганам, бирешмәсен! Күп кеше хөрмәт иткән шәхес булып калсын.

"Бу — ФСБның үче". Азат Мифтахов гаиләсе аңа карата ачылган эш турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:36 0:00

Азат Мифтаховка хөкем карары 11 гыйнвар игълан ителергә тиеш иде. Әмма ул булмый калды. Хөкемдар килмәде, сәбәпләр аңлатылмады. Азатка теләктәшлек күрсәтергә килгән 200ләп кеше, Түбән Камадан килгән әнисе Гөлнур Хөсәенова да кире кайтып китте. Хөкем карары бер атнадан чыгарылачак диелде.

Хөкем карары алдыннан Русия федераль каналлары Азатны пычрату кампаниясе башлады. Аны шартлаткыч әзерләүче, җәмгыятькә куркыныч тудыручы анархист итеп күрсәтүче сюжетлар чыкты. Моннан чыгып белгечләр Азатка кырыс хөкем чыгарылачак дип фаразлады.

Азат Мифтаховны яклаучы адвокат Светлана Сидоркина да Азатлыкка могҗиза көтәсе юк, федераль каналларда мондый сюжетларның чыгуы – тискәре сигнал, диде.

23 декабрь мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте.

Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

XS
SM
MD
LG