23 гыйнвар Русиядә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны кулга алуга каршы протест чаралары узды. "ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, протест чараларында 3600дән артык кеше тоткарланган, шуларның 100дән артыгы — Казаннан. Уфада җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуретдинов тоткарланды, шулай ук Уфадагы Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева рөхсәт ителмәгән урам чарасына чыгарга өндәү өчен биш тәүлеккә сак астына алынды.
Әйтергә кирәк, урам чаралары рөхсәт ителмәгән иде. Алдан кисәтүләр ясалса да, ул көнне үзәк урамнары полиция тарафыннан камап алынган, үзәктәге метро станцияләре ябылган булса да, бу кешеләрне туктатмады. Халык тоткарлаулар булуын белеп барды. Идел-Урал төбәге шәһәрләрендә дә меңләгән кеше урамга чыкты. Халыкның төп таләпләре — Алексей Навальныйны һәм сәяси тоткыннарны азат итү. Сәяси тоткыннар арасында Азат Мифтаховка азатлык таләп итүче шигарләр дә бар иде.
Азатлык урам чараларын күзәтте һәм мөһим хәбәрләрне җиткереп торды. Бүген аларга нәтиҗә ясыйбыз.
Милли байраклар, сәяси тоткыннарны азат итү таләпләре
Башка төбәкләрдән аермалы, Уфадагы урам чараларында Русиянеке белән берәттән Башкорстан байраклары да, башкорт милли киемнәрдән чыгучы кешеләр дә күренде. Казанда исә бу күзәтелмәде. Протест чараларында Татар иҗтимагый үзәге, башка милли хәрәкәт вәкилләре күренмәде. Сәяси тоткыннарны, тумышы белән Түбән Камадан булган яшь галим, Путин режимы корбаны булган Азат Мифтаховны телгә алу булмады. Гәрчә башка шәһәрләрдә Мифтаховны азат итүне таләп иткән шигарләр булды.
Уфада, мәсәлән, сәяси тоткыннар, шул исәптән сигез елга төрмәгә утыртылган Айрат Дилмөхәммәтов онытылмады, аларны азат итү таләбе куелды. Әйтергә кирәк, бу таләпне яңгыраткан активист Руслан Нуретдинов үзе дә тоткарланды.
Җәмәгать эшлеклесе Руслан Габбасов Уфада халыкның күп булуын һәм Башкортстан байракларының булуын Куштау кайтавазы һәм Уфадагы Навальный штабы белән милли хәрәкәтнең үзара аңлашып эшләве белән аңлатты Азатлыкка. Ул үзе дә урам чараларында катнашкан.
— Уфада чыгучыларның күбесе Навальныйны яклап түгел, ә үзгәрешләр таләбе белән чыкты. Үзем исә сәяси тоткыннар Айрат Дилмөхәммәтов, Рәмилә Сәетова, Кырмыскалы районында тоткарланган "Башкорт" оешмасы егетләрен азат итү таләбе белән чыктым, — диде ул. — Кешеләрнең күплеге — Куштау кайтавазы. Халык көчен тоеп калды, курыкмый. Башкортстан байраклары күп булуы — башкорт милли хәрәкәтенең көче, абруе бар һәм аларның вәкилләре актив, сәяси эшләрдә катнашу нәтиҗәсе. Куштауда да Русия байраклары юк иде. Аннары башкорт милли хәрәкәте белән Уфадагы Навальный штабы арасында каршылык әллә ни юк. Алар да, без дә мәхкәмәләргә йөрибез, яклыйбыз бер-беребезне.
Уфада тоткарлаулар булды, әмма халык полиция алып китәргә теләгән кешеләрне якларга, тартып алырга тырышты, бердәмлек күрсәтте.
Руслан Габбасов фикеренчә, Уфада полиция каты эш итмәгән. Бу да Куштаудагы вакыйгаларга бәйле, ул вакытта кырыс тоткарлаулар халыкта ризасызлыкны арттырды. Бу юлы куәт структураларыннан дорфа кылану булмады, күрәсең, фәрман шундый булган, диде ул. Каты эш иткән булсалар, кешеләр ярсырга да мөмкин, бу начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шуңа полиция саграк эш итте, ди ул.
Урам чаралары "яшәрде"
23 гыйнвар алдыннан социаль челтәрләрдә, аеруча Tik-Tok-та урам чаралары турында мәгълүмат таратылды. Хакимият 2018 елдагы вакыйгаларны хәтерли, Алексей Навальныйны яклап ул чакта урамнарга башлыча яшүсмерләр чыкты. Мәктәп балалары янә урамга, рөхсәт ителмәгән чарага чыкмасын өчен мәгариф түрәләре кисәтелде, протест чараларына туры китереп һәр мәктәптә ниндидер чара оештырылуы турында билгеле булды. Бу Башкортстанда да, Татарстанда күзәтелде. Протест көнендә балалар бик күренмәде, әмма күп экспертлар урам чарасы күпкә "яшәрде" дип билгеләде.
Социолог, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Ясәвиев Казандагы урам чарасында катнашты, аны да тоткарладылар. Аның күзәтүләренә караганда, протест белдерүчеләр башлыча 18-45 яшьлек кешеләр булган.
— Балалар юк иде. Бер 11-12 яшьлек кыз бар иде, әмма ул әти-әнисе белән чыккан иде. Гаилә чаңгы шуу костюмнарында иде, йөрергә чыкканнар. Чарада катнашучылар барысы да тыныч иде. Агрессия сизелмәде, провокация ясаучылар, мыскыллы, сүгенү сүзләр кычкыручылар күренмәде, — диде ул Азатлыкка. — Кешеләр күп иде, Бауман, Пушкин, Дзержинский, Лобачевский урамнары буйлап берничә чакырымга сузылган кешеләр ташкынын Казанда күптән күргәнем булмады. Машина юлына чыгып, хәрәкәткә комачалау күзәтелмәде, кешеләр тротуардан гына барды һәм бер-берсенә, мәсәлән, кар көртләрен үтәргә, менәргә, төшәргә ярдәм итте.
Бу чара Русиядә хакимиятнең тыныч юл белән алмашынуы мөмкин булуын күрсәтте
Казанда да, башка шәһәрләрдә дә урамга чыгучылар арасында яшьләр күплеге аларның коррупциягә баткан һәм каты куллы хакимияткә каршы булуын күрсәтә. Алар курыкмый һәм дәүләттә сәяси үзгәрешләр таләп итә. Бу чара Русиядә хакимиятнең тыныч юл белән алмашынуы мөмкин булуын күрсәтте. Дәүләтнең репрессив кораллар белән эш итүенә, Конституция тарафыннан якланган хокуклар кысыла баруга карамастан, кешеләр үзара оешып урамга чыгып авторитар хакимиятнең - Путинның, ул куйган төбәк башлыкларының китүен, гадел сайлауларны таләп итәчәк. Бернинди дә Росгвардия, полиция ирекле кешеләрне тукта алмаячак.
Полициянең кырыс эш итүе, вәхшиләрчә тоткарлаулар
Иң күп тоткарлаулар Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Мәсәлән, Петербурдагы очрак - кешене култыклап килүче ОМОН каршысына чыккан бер хатынның "Ни өчен тоткарладыгыз?" дигән соравына омончы аны аягы белән тибеп екты. 54 яшьлек Маргарита Юдина баш мие селкенеп хастаханәгә эләкте. Полициянең бу вәхши кыланышы интернетка таралды.
Казанда да тоткарлаулар булды. Татарстан гомумән беренче булып 23 гыйнвар урамга чыгарга өндәү турында җинаять эше ачты. Урам чараларында да полиция аерым кешеләрне тоткарлады. Күп очракта хатын-кызлар эләкте, хакимият рупоры булган медиа вәкилләре дә тоткарланып автозакта утырып чыкты.
Сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин Татарстанда да, башка шәһәрләрдә дә полициянең дорфа кылануы хакимиятнең каты куллы булып күренергә тырышуына бәйле дип саный. Тоткарлаулар, репрессив басымнар тагын да артачак дигән фикердә ул.
—Казанда полиция кырыс эш итә. Һәрвакыт. Татарстан алдан чараларын күрә, юкка гына бездә урамга чакыру өчен җинаять эше ачылмады, бу — Татарстан полициясенең үзенчәлеге. Хакимият яклы медиа журналистларның тоткарлануын да, куәт органнарының артык борчылуын да, нервланганын да күрсәтә, — ди ул. — Әмма кешеләр курыкмый. Тоткарланулар булачагын белеп чыкты бит алар.
Алга таба ни булыр: репрессив режим тагы да кырысланырмы?
Белгечләр фикеренчә, режим тиз генә бирешмәячәк һәм 23 гыйнвар азмы-күпме корбаннарсыз узды дип нәтиҗә ясарга әле иртә. Аерым активистларга җинаять эшләре ачылачак, иҗтимагый хәрәкәт лидерларына басым көчәячәк, ди алар.
Әмма барысын да утыртып бетереп булмый дип саный Руслан Айсин. "Кайбер төбәкләрдә полиция артык кысылмады, димәк, төрле төбәкләрдә төрле сәясәт дигән сүз. Иҗтимагый фикер лидерларының Алексей Навальныйны яклап чыгыш ясавы юкка түгел. Спорт йолдызлары, артистлар, режиссерлар аңа теләктәшлек күрсәтүе — бер маркер. Элитада ниндидер хәрәкәтләр бара. Путин лидер статусын югалта бара.
Киләсе атнада, бәлки, бу кадәр күп кеше дә чыкмас, кырыс превентив чаралар да күрелер, әмма халыкның протест кәефе юкка чыкмый. Өйләренә куып кертелсәләр дә, алар бу режимны ярата башламый. Протест урамнан элитага күчәчәк, ә бу хакимият өчен куркынычрак. Элита арасында саботаж булуы мөмкин.
Путин кешеләргә нәрсә тәкъдим итә ала? Аның идеясе юк. Ул тиздән юлламасы белән чыгыш ясарга тиеш. Ни генә әйтсә дә, кешеләр бәяләр үсүен күрә. Халыкны үзеңә карату да авыр, бастыру да җиңел булмаячак", ди ул.
Руслан Габбасов фикеренчә, атна саен урам чараларына чыгу протестны юкка чыгарачак. Дәлил итеп ул Хабаровски белән Минскидагы хәлләрне китерә. "Озакка сузылган каршылык чаралары кешеләрне арыта, ахыр чиктә, әнә Беларуста режим юкка чыкмады, урынында калды. Ә менә Украинада халык җиңмичә мәйданнан китмәде. Русиядә иҗтимагый фикер лидерларны юк итәргә тырышачак", диде ул.