Your browser doesn’t support HTML5
Язгы айның үндүртенче көнендә сарайдан прокуратор Понтий Пилат чыкты.
Прокураторның иң яратмаганы – гөлчәчәк исе иде. Бу ис ниндидер хәвефнең билгесе иде. Бүген бу исне ул таңнан ук сизде. Кипарислардан да, пальмалардан да, конвойдан да шул ук ис киләдер сыман тоелды аңа. Йә аллалар, нәрсә өчен бу?
"Һич шигем юк! Ул бу, тагын ул, коточкыч гемикрания. Тагын ярты башым авырта. Башымны селкетми карыйм әле."
Фонтан янында кәнәфи инде әзерләнгән иде. Прокуратор шунда утырды да авырлык белән:
– Гаепләнүчене китерегез! – диде.
Шунда ук икәү прокуратор каршына егерме җиде яшьтәге ир-атны китерде. Бу кеше иске, ертык, зәңгәрсу хитон кигән иде. Башына чүпрәк чорналган, куллары аркасы артына бәйләнгән иде. Сул күзе кара янган, авыз почмагы сыдырылган һәм канаган иде. Ул кызыксыну белән прокураторга карап торды.
Прокуратор арамей телендә:
– Синме Ершалаим гыйбадәтханәсен җимерергә куштың?
Сораганда прокуратор таш кебек утырды, башы тагын авыртыр дип курыкты ул. Аның иреннәре генә селкенә иде.
Бәйләнгән куллы кеше алга атлады да:
– Киң күңелле кеше! Ышан миңа...
Әмма прокуратор шул ук тавыш белән:
– Минеме киң күңелле дисең син? Ялгышасың. Ершалаимда барысы да мине явыз дип сөйли. Һәм бу дөрес, – кентурион Маркны китерегез миңа, – диде.
Озын буйлы, киң җилкәле бик ямьсез бер кеше керде.
Прокуратор кентурионга латинча эндәште:
– Җинаятьче мине "киң күңелле кеше" ди. Чыгарыгыз аны моннан һәм ничек сөйләшергә кирәклеген аңлатыгыз.
Кентурион чыбыркы алды да егетнең җилкәсенә сукты. Ул җиргә егылды. Кентурион аны йолкып күтәрде дә:
– Рим прокураторына "игемон" дип дәшәсе. Башка сүз әйтмәскә. Тик торырга. Аңладыңмы син, тагын сугыйммы?
– Мин сине аңладым. Кыйнама мине, – диде егет. Бер минуттан ул тагын прокуратор каршысына килде.
Авыру көчсез тавыш яңгырады:
– Исемең?
– Минекеме?
– Үземнекен беләм мин. Синеке.
– Иешуа.
– Кушаматың бармы?
– Га-ноцри.
– Тумышың белән кайдан?
– Гамаладан.
– Каның нинди?
– Төгәл белмим. Ата-анамны хәтерләмим. Атам сүрияле дигәннәр иде.
– Яшәү урының кайда?
– Бер яшәү урыным да юк. Шәһәрдән шәһәргә йөрим.
– Укый-яза беләсеңме?
– Беләм.
– Тагын нинди тел беләсең?
– Грек телен.
хәвефнең билгесе – признак насчастья
таңнан ук сизде – почувствовал с рассвета
кәнәфи инде әзерләнгән иде – кресло уже было готово
Гаепләнүчене китерегез! – Приведите обвиняемого!
кара янган – посенел (от удара), вышел синяк
авыз почмагы сыдырылган – угол рта рассечён
киң күңелле – добрый, великодушный
киң җилкәле – широкоплечий
чыбыркы алды да егетнең җилкәсенә сукты – взял кнут и ударил в спину молодого человека
кушаматың – прозвище
Прокуратор грек телендә сөйләшә башлады.
– Димәк, гыйбадәтханәне син җимерергә куштың...
– Мин, Игемон, җимерергә теләмәдем һәм башкаларга да кушмадым. Игемон, ул минем артымнан йөри һәм мин эшләгәннәрне яза. Мин бер тапкыр шул кәгазьгә карадым – анда мин әйткән бер сүз дә язылмаган.
– Кем соң ул? Кем яза?
– Левий Матвей. Ул хәер сораучы иде. Башта ул мине яратмады, кимсетте. Дөресрәге, миңа "эт" дип дәшеп кимсетә дип уйлады. Бу сүзгә үпкәләрлек этнең бер начарлыгын да күрмим мин... Әмма мине тыңлагач, ул йомшарды. Акчасын җиргә ташлады да минем белән сәяхәткә барырга сорады.
Пилат ярты авызы белән көлде дә, сәркатипкә борылып:
– И Ершалаим шәһәре! Нәрсә генә ишетмәссең монда. Хәер сораучы, ишетәсезме, акчасын җиргә ташлаган!
Прокуратор балкондагы кешегә карады һәм:
– Левий Матвей! Базарда халыкка гыйбадәтханә турында нәрсә сөйли идегез?
Прокураторның башы һаман да авырта иде. Башын су астына тыгасы килде аның. Шул ук вакытта аны аңлаган бердән-бер этен чакырасы килде.
– Мин, Игемон, иске диннең гыйбадәтханәсе ишеләчәк һәм дөреслек гыйбадәтханәсе төзеләчәк дидем.
– Нигә соң син, сукбай, белмәгәнеңне халыкка сөйлисең? Нәрсә соң ул дөреслек?
Шулчак прокуратор: "Я аллалар! Кирәкмәгән нәрсәләр сөйлим... Акылым миңа буйсынмый... Агу бирегез миңа, агу", – дип уйлады.
– Дөреслек, беренче чиратта, шунда – синең башың авырта. Үлем турында уйлыйсың. Минем белән сөйләшергә түгел, миңа карарга да хәлең юк. Әмма хәзер башың авыртуы бетәчәк.
Пилат урыныннан торды, башын ике кулы белән кысты. Әмма ихтыяр көчен җыеп кире утырды.
– Менә, бетте дә, – диде тоткын, ягымлылык белән Пилатка карап. Игемон, сарайны калдырып бераз әйләнеп кайтырга киңәш итәр идем мин сиңа. Яшенле яңгыр башланачак, шуңа соңрак, кич. Җәяү йөрү файдалы булыр иде сиңа. Мин дә синең белән барырга каршы булмас идем.
Сәркатип агарынды һәм кәгазен кулыннан төшерде.
– Шунысы начар, – дип дәвам итте тоткын, – син кешеләргә ышанычыңны югалткансың. Барлык ышаныч эткә генә була алмый бит инде. Синең тормышың күңелсез, игемон.
Бу сүзләрдән соң игемонның карлыккан тывышы латин телендә яңгырады:
– Кулларын чишегез!
Конвойныйларның берсе егетнең кулларын чиште.
– Әйт, бөек табибмы син? – дип сорады ул грек телендә.
– Юк, прокуратор, мин табиб түгел.
– Мин синнән сорамадым, бәлки, син латин телен дә беләсеңдер?
– Әйе, беләм.
Пилатның йөзе кызарды. Ул латинча:
– Этемне чакырырга теләгәнемне кайдан белдең? – дип сорады.
– Бу бик гади. Син кулыңны һавада этне сыйпаган сыман йөрттең.
Пилат дәшмәде. Аннан грек телендә:
– Димәк, син гыйбадәтханәне яндырырга йә җимерергә әмер бирмәдеңме?
– Мин, игемон, беркемгә дә мондый әмер бирмәдем. Акылсызга охшаганмыни мин?
– Юк, охшамагансың. Син минем ант итүемне телисеңме? Нәрсә белән итим?
– Җаның белән. Тиздән аны алачаклар.
– Син алырсың дип уйламыйсыңдыр бит, игемон? Шулай уйласаң, ялгышасың. Җанны аны биргән генә кире алачак.
кимсетте – оскорбил
сәркатипкә борылып – повернувшись к секретарю
сукбай – бродяга
агу бирегез – дайте яд
ихтыяр көчен җыеп – собрав силу воли
җәяү йөрү файдалы булыр иде – было бы полезно ходить пешком
сәркатип агарынды – секретарь побелел
бөек табибмы – великий врач?
чакырырга теләгәнемне – желание пригласить
җаның белән – жизнью
Пилат елмайды.
– Хәер соранучылар артыңнан йөрүендә хәзер шикләнмим, – диде ул. – Синең Ершалаимга ишәккә утырып килгәнең дөресме? Ә синең артыңнан хәерче һәм эшчеләр пәйгамбәргә сыман караганнары хакмы?
Тоткын шаккатып прокураторга карады.
– Минем ишәгем юк, игемон, – диде ул. Мин җәяү килдем. Янымда Левий Матвей гына бар иде. Мине Ершалаимда беркем дә белми иде әле.
– Дисмас, Гестас һәм Вар-раввана исемле кешеләрне беләсеңме?
– Бу киң күңелле кешеләрне беләм.
– Ник син бөтен кешене "киң күңелле" дисең? Бар кеше дә андый түгелдер бит?
– Барысы да шундый.
– Кайсы китаптан укыдың син моны?
– Үз акылым белән белдем.
– Башкаларга да шуны өйрәтәсеңме?
– Әйе.
– Ә менә мәсьәлән, кентурион Марк киң күңеллеме?
– Әйе. Әмма ул бәхетсез кеше. Ягымлы кешеләр аны гарип иткәннәр. Шуннан соң ул явызланган. Кем кыйнаган микән аны?
– Мин беләм һәм бик теләп сөйлим. Киң күңелле кешеләр аңа эт аюга ташланган сыман ташландылар, үзем күрдем. Аны берничә кеше кыйнады.
– Әгәр аның белән сөйләшсәң, – дип хыялланып әйтте тоткын, – ул кинәт үзгәрер иде.
Шулчак бер карлыгач очып керде һәм колонна артына качты. Ул анда оя корырга теләгән, күрәсең.
Карлыгач очканда прокураторга шундый уй килде. Игемон, ягъни ул үзе, сукбай фәлсәфәче Иешуа Га-Ноцриның эшен чиште, җинаять күрмәде. Иешуа һәм шәһәрдәге җинаятьләр арасында бәйләнеш тапмады. Сукбай фәлсәфәче акылга зәгыйф булып чыкты. Шул сәбәпле аны үтерү җәзасы кире кагыла. Әмма шәһәрдәге тынычсызлык Иешуа килгәч башланганга, аны Ершалаимнан куарга һәм төрмәгә ябарга тиешле.
Игемонның баш очыннан карлыгач очып китте. Кош иреккә очты. Прокуратор тоткынга карады. Аның янындагы тузан яна иде.
Сәркатип Игемонга кәгазь бите бирде.
Прокуратор укыды, һәм аның йөзе үзгәрде. Аның йөзе коңгырт булды, күзләре эчкә батты.
Тагын башка кан йөгергәндер, мөгаен. Прокураторның күзләренә нидер булды. Тоткынның башы юкка чыкты, ә аның урынында башкасы пәйда булды сыман. Башта сирәк тешле тәкыя, башында канаган җәрәхәт бар, ә авызында тешләре юк иде. Аннан Пилатка ал колонналар да юкка чыккан сыман тоелды. Еракта: "Галиҗанәпне кимсетү турында канун", – дигән тавыш ишетелде.
Бәйләнешсез сәер уйлар килде: "Үлде!", "Үлделәр!.." Уйларның берсе үлемсезлек хакында иде. Һәм бу уй нигәдер күңелсез иде.
пәйгамбәргә сыман – как на пророка
эт аюга ташланган сыман ташландылар – набросились как собаки на медведя
тоткын – заключённый
явызланган – озлобился
эшен чиште – дело раскрыл
җинаять күрмәде – преступления не увидел
бәйләнеш тапмады – связи не выявил
үтерү җәзасы кире кагыла – смертная казнь отменяется
башы юкка чыкты – голова исчезла
канаган җәрәхәт – кровящая рана
галиҗанәпне кимсетү турында канун – закон о оскорбление высокопреосвещенства
үлемсезлек хакында – о бессмертии
* * * *
Ну и как вам текст? Если вам понравилось, советуем также почитать следующие произведения:
- Дориан Грей портреты – Оскар Уайльд
- Дракула (Брэм Стокер) – өзек (отрывок)
- Баскервильләр эте – 1 (Собака Баскервилей – 1). Артур Конан Дойль
Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!