Your browser doesn’t support HTML5
Беренче бүлек. Давыл
Канзас даласында әнисе Анна, әтисе Джон һәм Тотошка кушаматлы эте белән кечкенә кыз – Элли яши иде.
Бер көнне Элли ишегалдында китап укып утыра. Китапта тылсымчылар турында язылган.
– Әни, – ди Элли. – Хәзер дә тылсымчылар бармы?
– Юк, акыллым. Алар элек кенә булган. Ә нигә кирәк алар? Болай да мәшәкать күп, – дип җавап бирде аңа әнисе.
– Ә мин һәр авылда тылсымчы булуын теләр идем. Ул балалар өчен төрле могҗизалар кылыр иде. Мәсәлән, һәр бала иртән мендәр астында перәннек табар иде.
Кыз искергән башмакларына карады.
– Яисә һәр балага да матур җиңел туфлиләр бирер иде.
– Туфлиләрне тылсымчысыз да алып була. Әтиең белән ярминкәгә барырсыз да алырсыз.
Кыз әнисе белән сөйләшкәндә, көчле давыл купты. Нәкъ шул вакытта биек таулар артында тирән мәгарәдә явыз тылсымчы Гингема нидер сихерли иде.
– Буран купсын! Кыргый хайван сыман дөнья буйлап йөрсен! Буран! Ват, җимер! Йортларны һавага күтәр! Әфсен-төфсен, җил чыксын, дөньяны бозсын!
Кыз эте белән бергә өйгә йөгерде. Шулчак җил өйне һавага күтәрде. Төшәргә инде соң иде, өй биеккә күтәрелде һәм Эллины һәм Тотошканы еракка алып китте…
кушаматлы – по кличке
ишегалдында – во дворе
тылсымчылар турында – про волшебников
болай да мәшәкать күп – итак много хлопот
могҗизалар кылыр иде – творил бы чудеса
мендәр астында – под подушкой
көчле давыл купты – поднялся сильный
нидер сихерли – что-то колдует
Кыргый хайван сыман дөнья буйлап йөрсен! – Пусть ходит по земле, словно дикий зверь!
Ват, җимер! – Ломай, круши!
дөньяны бозсын – пусть испортит землю
Икенче бүлек. Элли гаҗәеп илдә
Эллине Тотошка уятты. Ул аның битен ялый иде. Кыз ишеккә йөгерде һәм гаҗәпләнеп кычкырды. Аның каршысында ак мантия кигән карт бер хатын тора иде.
– Безнең илгә ничек эләктең? – дип сорады карчык.
– Мине монда давыл алып килде. Менә шушы өйдә, – дип куркып кына җавап бирде Элли.
– Сәер, бик сәер, – диде карчык. – Мин явыз тылсымчы Гингема акылдан язган һәм кешеләрне юкка чыгарырга теләгәнен белдем. Ул Җир шарында күсе һәм еланнар гына яшәвен тели иде. Миңа бар тылсымчы көчемне кулланырга туры килде. Мин зур давыл куптардым. Шуңа синең йортың Гингеманың өстенә төште.
Элли борчылды. Ничек инде ул – кечкенә кыз кемнедер үтерсен, ди?! Виллина аңа борчылмаска кушты:
– Синең гаебең юк, – диде ул.
Эллиның, әлбәттә, бик өенә кайтасы килә иде. Ул бу турыда Виллинага әйтте. Тылсымчы кызга ярдәм итәргә ризалашты һәм бик зур тылсым китабын алып килде. Бу китап ярдәмендә күрәзәчелек итеп була икән.
– Таптым! – дип кычкырды Виллина. – Сине өйгә бөек тылсымчы Гудвин кайтарачак. Әмма моның өчен өч җан иясенең хыялын чынга ашырырга ярдәм итәргә кирәк.
– Ә кем соң ул Гудвин? – дип сорады Элли. – Ул ягымлымы, усалмы?
– Моны беркем дә белми. Әмма син курыкма. Өч җан иясе тап һәм аларга ярдәм ит. Шуннан соң Зөбәрҗәт иленең тылсымчысы сиңа ярдәм итәр.
Виллина шул сүзләрне әйтте дә юкка чыкты. Ә кыз тылсым иленә юл тотты.
гаҗәпләнеп кычкырды – вскрикнула от удивления
ничек эләктең – как попала/оказалась
акылдан язган – сошла с ума, обезумела
юкка чыгарырга теләгәнен – что желает стереть/заставить исчезнуть
бар тылсымчы көчемне кулланырга туры килде – пришлось применить всю волшебную силу
күрәзәчелек итеп була – можно предсказывать будущее
өйгә – домой
кайтарачак – вернёт
җан иясенең хыялын чынга ашырырга – осуществить мечту трёх существ
Зөбәрҗәт иле – Изумрудное государство/город
юл тотты – вышла в путь
Өченче бүлек. Карачкы
Элли озак барды һәм бер бакча янына килде. Анда биек багана куелган. Ә аңа Карачкы утыртылган. Карачкының башы салам белән тулган. Башында күзләр, авыз ясалган иде.
Кинәт карачкы Эллига күз кысты. Кыз куркып калды.
– Сәлам! – диде карачкы.
– Син сөйләшә беләсеңме?
– Бик яхшы түгел. Кайбер сүзләрне бутыйм. Хәлләрең ничек?
– Яхшы, рәхмәт. Әйт әле, синең берәр теләгең юкмы?
– Һм... Башта мине моннан алырга кирәк.
Элли Карачкыны җиргә куйды. Ул йөри, хәтта сикерә белә иде.
– Теләгем шул, Элли: миңа баш мие кирәк.
– Баш мие? Моны Зөбәрҗәт иленең тылсымчысы гына бирә ала. Бәлки, ул сиңа да ярдәм итәр.
Элли яңа дусты белән тагын юлга чыкты.
Дүртенче бүлек. Тимер Утынчыны коткару
Элли, Тотошка һәм Карачкы урманда хуҗасыз бер йортны тапты һәм шунда йокладылар. Иртән алар урманда кемнеңдер ыңгырашканын ишеттеләр.
Ауган агач янында кеше басып тора иде. Кулы югары күтәрелгән, кулында балтасы бар. Башы, куллары, аяклары тимер гәүдәгә беркетелгән. Башына тимер бүрәнкә кигерелгән. Тимер Утынчы хәрәкәтсез иде.
– Син ыңгыраштыңмы? – дип сорады аннан Элли.
– Әйе… – диде Тимер Утынчы. – Инде бер ел миңа беркем ярдәм итми… Буыннарым күгәрде. Мин хәрәкәтләнә алмыйм. Йортымда май тап та агыз әле, зинһар.
Элли майны башта Тимер Утынчының башына агызды. Ул муенын борды, һәм муен шыгырдамый башлады. Аннары куллары, аякларына агызды. Хәзер Утынчы йөри ала иде.
Дуслар яңа танышларына кая барганнарын сөйләде.
– Мин Канзаска әти һәм әни янына кайтырга телим. Гудвиннан шуны сораячакмын, – диде кыз.
– Ә миңа баш мие кирәк, – диде Карачкы.
Тимер Утынчыга бу бик тә ошады.
– Тылсымчы Гудвин миңа йөрәк бирмәс микән? Миңа йөрәк бик кирәк. Мине явыз тылсымчы Гингема сихерләде. Мин бер кызга гашыйк булган идем. Гингемага бу ошамады. Һәм ул минем гәүдәмне тимергә әйләндерде. Ә йөрәгемне юк итте.
– Бу Гудвинга авыррак булыр. Әмма яхшыга өметләник, – диде Элли.
Һәм Элли, аның эте Тотошка, Карачкы һәм Тимер Утынчы Зөбәрҗәт иленә бергә киттеләр.
Карачкы утыртылган – посажен Страшила
бутыйм – путаю
баш мие – мозг
юлга чыкты – = юл тотты
хуҗасыз бер йортны таптылар – нашли дом без хозяина
кемнеңдер ыңгырашканын – как кто-то стонет
тимер гәүдәгә беркетелгән – прикреплён к железному туловищу
бүрәнкә кигерелгән – надета воронка
Утынчы – Дровосек
буыннарым күгәрделәр – суставы заржавели
хәрәкәтләнә алмыйм – не могу двигаться
агыз – лей/налей/полей
шыгырдамый башлады – перестало скрипеть
яңа танышларына – новому знакомому
гашыйк булган – влюбился
яхшыга өметләник – будем надеяться на лучшее
Бишенче бүлек. Куркак Арыслан белән очрашу
Урман бик караңгы һәм куркыныч иде. Агачлар арасында кыргый хайваннар улый иде. Кинәт юл уртасына зур Арыслан чыкты. Карачкыга бер генә сукты ул – Карачкы юлга ауды.
Арыслан Тимер Утынчыга сукты. Һәм Утынчы егылды, ә башындагы бүрәнкәсе еракка очты.
Шулчак батыр Тотошка дошман каршысына атлады.
Куркыныч җәнлек этне тешләргә теләде. Әмма Элли Арысланның каршысына чыкты да:
– Тукта! Тимә Тотошкага! – дип кычкырды.
Арыслан курыкты.
– Кичерегез, – диде ул. – Мин бит аны ашамадым…
– Әмма теләдең? Көчсезләрне рәнҗетергә ярыймы?! Син куркак!
– Ә сез… сез минем куркак икәнемне кайдан белдегез? Кем әйтте сезгә? Гаҗәп… Яшерергә тырышам, әмма булмый. Мине барысы да батыр дип уйлыйлар, мин бит Арыслан. Ә мин юлбарыстан да куркам…
Дуслар яңа танышларына кая барганнырын сөйләделәр. Арыслан да алар белән барырга теләде. Ул Гудвиннан батырлык сорарга теләде.
Дуслар Арысланны да үзләре белән алдылар. Башта аларга куркыныч иде. Аннары Арыслан башкалар белән бик дуслашты.
кыргый хайваннар улый – воют дикий звери
юл уртасына – на середину дороги
юлга ауды – свалился на дорогу
яшерергә тырышам – стараюсь скрывать
батыр дип уйлыйлар – считают храбрым
юлбарыстан да куркам – боюсь даже тигра
Алтынчы бүлек. Зөбәрҗәт шәһәре
Икенче көн иртән дуслар яшел нурлар күрделәр.
– Бу Зөбәрҗәт шәһәредер, – диде Элли.
Беренче көнне дусларны Гудвин янына кертмәделәр. Икенче көнне Гудвин Эллины чакырды.
Кыз бик киң һәм биек бүлмәгә керде. Бүлмә түрендә гәүдәсез зур Тере Баш ята иде.
Бу Баш тере түгел кебек иде. Аның күзләре төрлесе төрле якка әйләнә иде.
– Мин – Бөек һәм Куркыныч Гудвин! Син кем? Нигә мине борчыйсың?
– Мин Элли, кечкенә һәм көчсез кыз. Ерактан килдем һәм сездән ярдәм сорыйм. Мин Канзастан. Әти һәм әни янына кайтырга телим. Шулай ук минем дусларым Карачкы, Тимер Утынчы һәм Арысланга да ярдәм кирәк.
– Мин сезгә беркайчан да болай гына ярдәм итмәячәкмен. Моның өчен сезгә тагын бер явыз тылсымчы Бастинданы җиңәргә кирәк, – диде бөек һәм куркыныч Гудвин.
Дуслар моңа бик борчылды. Элли елады:
– Мин беркайчан да өйгә кайта алмаячакмын! – диде ул.
– Минем Бастинданы җиңәргә акылым юк, – диде Карачкы.
– Минем явыз тылсымчыга каршы барырга кыюлыгым җитми, – диде Арыслан. Әмма дусларның башка чарасы юк иде. Алар кызга ярдәм итәргә булды.
Дусларны Зөбәрҗәт шәһәренең солдаты озатты.
– Бастинданың иленә юл юк. Беркем дә үз теләге белән аның янына йөрми, – диде ул. – Шулай да кояш чыга торган якка барыгыз.
Юлчылар явыз тылсымчы янына китте.
киң һәм биек бүлмәгә – в широкую и высокую комнату
гәүдәсез – без туловища
Тере Баш ята – лежит Живая Голова
борчыйсың – беспокоишь, тревожишь
каршы барырга кыюлыгым җитми – не хватает смелости идти против
башка чарасы юк – нет другого выхода
үз теләге белән – по своему желанию
кояш чыга торган якка – в сторону выхода солнца/на восток
Җиденче бүлек. Явыз тылсымчы Бастинданы җиңү
Бастинда иленә ят кешеләр кергәнен белде. Ул үзенең иң усал хезмәтчеләрен чакырды һәм дусларны үтерергә әмер бирде.
Элли һәм аның иптәшләре каршысына явыз бүреләр йөгерә иде. Алар каршысына Тимер Утынчы чыкты һәм балта белән бер бүренең башын чапты. Бастинданың кырык бүресе бар иде. Утынчы кырык бүренең дә башын чапты.
Бастинда бу турыда белгәч тагын да усалланды. Ике тапкыр сызгырды да, һавада кырык тимер томшыклы каргалар җыелды.
– Барыгыз да тегеләрнең башларын чукып үтерегез! – диде.
Кинәт күк караңгыланды.
– Карагыз, каршыбызга каргалар очалар! – диде Элли.
– Бу минем өстә, – диде Карачкы. – Мин бит каргалар куркытырга ясалган.
Ул алга таба атлады. Каргалар курыктылар, туктап калдылар. Баш карга Карачкының башына утырырга теләде. Әмма ул аның муенын борды. Карачкы кырык карганы да шулай үтерде. Шулай дуслар тагын котылды.
Бу юлы Бастинда курыкты. Минем тылсымым кечкенә кыз һәм аның юлдашларын җиңә алмас микәнни?! – дип кычкырды ул.
Явыз тылсымчы тагын сызгырды. Һавада бик күп бал кортлары җыелды.
– Юлчыларны табыгыз һәм чагып үтерегез!!! – дип әмер бирде ул.
Дуслар бу юлы да котылдылар. Элли, Тотошка һәм Арыслан Карачкының саламнары астына качтылар. Ә Тимер Утынчы бал кортлары каршысына чыкты. Бөҗәкләр агулы укларын тимергә бәреп сындырдылар да үлделәр.
иң усал хезмәтчеләрен чакырды – вызвала самых злых слуг
әмер бирде – приказала
башын чапты – отрубил голову
ике тапкыр сызгырды – два раза свистнул
тимер томшыклы каргалар – вороны с железными клювами
чукып үтерегез – заклюйте до смерти
күк караңгыланды – небо потемнело
каргалар очалар – летают вороны
минем өстә – на мне
каргалар куркытырга ясалган – сделан для отпугивания ворон
муенын борды – свернул шею
Минем тылсымым кечкенә кыз һәм аның юлдашларын җиңә алмас микәнни?! – Неужели моего волшебства не хватит на маленькую девочку и её попутчиков?
бал кортлары җыелды – слетелись пчёлы
чагып үтерегез – жальте до смерти
котылдылар – избавились
агулы укларын тимергә бәреп сындырдылар – сломали ядовитые стрелы об железо
Бастинда тәмам курыкты. Куркуыннан ул сөйләшә дә алмый башлады. Аңына килгәч, ул янә сызгырды һәм солдатларын чакырды. Әмма алар бик кыю түгел иделәр. Моңарчы сугышканнары да булмаган. Шуңа аларның кораллары да булмаган. Солдатлар кем кастрюля, кем чүлмәк алган иде. Ә кайберсе балалар шартлаткычын алган иде.
Бастинданың солдатларын күргәч, Арыслан башта кычкырып көлде. Аннан каты итеп ырлады да бөтен солдатларны куркытты. Тегеләр төрлесе төрле якка качты.
Инде Бастинданың соңгы көче – оча торган маймыллары калды. Алар Тимер Утынчыны ватты, Карачкыны туздырды. Арысланны тотты да читлеккә япты. Ә менә Эллига маймыллар кагылмадылар. Аның аякларында көмеш башмаклар бар иде. Аларны аңа Тотошка табып китерде. Башмаклар Гингеманыкылар икән. Менә шул башмакларны кигән кешегә тиючене начар язмыш көтә икән. Шуңа Бастинда да кызга тия алмый икән.
– Син минем колым булачаксың! – диде явыз тылсымчы Эллига. – Югыйсә мин сине күселәргә ташлармын!
Хәзер иң мөһиме кыздан көмеш башмакларны тартып алу иде. Бер көнне Бастинда идәнгә нәзек җеп сузды. Элли аңа сөртенде де егылды. Бер башмагы аягыннан төшеп китте. Бастинда аны тизрәк аягына киде. Әмма озак шатлана алмады. Элли аның өстенә бер чиләк су сипте. Ә явыз тылсымчы өчен бу үлем иде. Бастинда эреде дә бетте.
Шулай итеп дуслар явыз тылсымчы Бастинданы җиңде. Элли Тимер Утынчы һәм Карачкының кисәкләрен тапты. Кыз бик елады. Әмма Бастинданың илендә яшәүчеләр дусларга ярдәм итте. Алар да явыз тылсымчының үлеменә шатланды. Карачкы һәм Утынчыны яңадан җыйды. Дуслар яңадан Гудвин янына китте.
төрлесе төрле якка – все в разные стороны
оча торган маймыллары – летающие обезьяны
туздырдылар – распотрошили
читлеккә яптылар – закрыли в клетку
кагылмадылар – не стали трогать
көмеш башмаклар – серебряные башмачки
Менә шул башмакларны кигән кешегә тиючене начар язмыш көтә икән. – Оказывается, тех, кто тронул хозяина этих башмачков, ждёт плохая судьба.
күселәргә ташлармын – брошу крысам
иң мөһиме тартып алу – самое главное – отобрать
нәзек җеп сузды – протянула тонкую нить
сөртенде – споткнулась
өстенә бер чиләк су сипте – вылила на неё ведро воды
эреде дә бетте – взяла да и расстаяла
кисәкләрен тапты – нашли куски/части
Сигезенче бүлек. Гудвин иленә кайту
Дусларның кайтуына Зөбәрҗәт шәһәрендә яшәүчеләр шаккатты. Моңарчы аннан беркемнең дә кайтканы булмаган икән.
Дуслар тагын Гудвин янына керергә теләде. Әмма Бөек Гудвин аларны чакырмады. Бер көн, бер атна узды…
– Ул ялганчы! – диделәр дуслар. – Ул баш миен дә, кыюлыкны да, йөрәкне дә бирмәячәк. Болар бит барысы да кыйммәтле нәрсәләр.
Әмма, ниһаять, Гудвин дусларны чакырды.
Иртән юлчылар тылсымчының бүлмәсенә керделәр. Анда беркем дә юк иде. Тавыш кына ишетелде:
– Мин бөек һәм куркыныч Гудвин! Нигә сез мине борчыйсыз? – диде ул.
– Бөек Гудвин, сез безгә ярдәм итәргә сүз бирдегез. Без Бастинданы җиңдек.
Ул арада Тотошка почмакта кечкенә генә бер кешене күрде. Ул Элли кадәр генә иде.
– Кем монда этне алып килергә рөхсәт итте?! Кагылмагыз миңа! – дип кычкырды кеше.
– Сез зур һәм куркыныч баш түгелмени? – шаккатып сорады Элли.
– Юк, мин гади кеше. Мин бөек һәм явыз тылсымчы түгел, мин Бөек Ялганчы. Һәм бу турыда беркем дә белми. Мине тылсымчы дип уйлыйлар. Миңа инде күп еллар халыкны алдарга туры килә. Ә бу бер дә җиңел түгел. Бу баш та бары тик битлек кенә.
Беләсеңме, Элли, мин дә бит Канзастан...
Яшь чакта мин актёр идем. Әмма моның өчен әз түлиләр иде. Шуңа мин баллонист булдым. Һава шарына утыра идем дә оча идем. Бер көнне шар кире якка очты. Мин шушы шәһәргә төштем. Халык мине гади кеше түгел, тылсымчыдыр дип уйлады. Ә мин бит актёр, тылсымчы булып уйный башладым. Үземне илнең башлыгы итеп игълан иттем. Ә кешеләр ышанды.
– Ә моның кадәр зөбәрҗәт кайдан таптыгыз соң сез?
– Чынлыкта ул монда күп түгел. Мин барлык кешеләргә яшел күзлекләр кигердем. Шуңа алар монда күп зөбәрҗәт бар дип уйлыйлар.
– Димәк, сез миңа баш миен бирмисезме? – дип сорады Карачкы.
– Ә нигә ул сезгә? – дип җавап бирде ялганчы кеше. – Сез болай да бик акыллы. Сез баш миенең нәрсә икәнен беләсезме соң?
– Юк, – диде Карачкы.
– Алайса, иртәгә минем янга килегез. Мин сезгә баш миен бирермен.
– Ә мин? Миңа кыюлык бирерсезме? – дип сорады Арыслан.
– Бөтен җан ияләре дә кыю. Алар үз-үзләренә ышанмыйлар гына. Кыюлык ул – куркуны җиңү. Алай да иртәгә яныма килегез. Мин сезгә ярдәм итәрмен.
Ялганчы кеше Тимер Утынчы һәм Эллига да ярдәм итәргә сүз бирде...
Тугызынчы бүлек. Гудвинның ярдәм итүе
Икенче көнне Гудвин янына Карачкы килде. Гудвин аның башын алды да энәләр кадады.
– Бу Карачкының бик акыллы икәнлеген күрсәтә, – дип аңлатты Гудвин.
Аннары аның янына Тимер Утынчы килде. Гудвин Утынчының гәүдәсендә тишек ясады һәм күкрәгенә пычкы чүбе тутырылган йөрәк куйды.
Өченче булып Гудвин янына Арыслан керде. Гудвин аңа ниндидер сыекча бирде. "Бу кыюлык", – диде ул. Арыслан тиз-тиз генә эчте дә, үзен кыюрак итеп хис итте.
Ниһаять, Гудвин Эллины да чакырды. Ул да кыз белән Канзаска кайтырга булды. Гудвин һәм Элли һава шарына утырдылар. Гудвин халыкка мөрәҗәгать итте:
– Хушыгыз! Без сезнең белән бик тату яшәдек. Киләчәктә дә шулай булыгыз. Үзем урынына илнең идарәчесе итеп мин Карачкыны игълан итәм! – диде ул.
Халык моңа бик шатланды һәм Карачкыга тугры булырга сүз бирде.
– Элли, тизрәк кәрҗингә утыр! – дип кычкырды Гудвин Эллига. Әмма шулчак бик көчле давыл купты, һава шары күккә күтәрелде һәм еракка очып китте.
Бичара Элли бик елады.
– Инде мин өйгә кайчан кайтам? Әни белән әтине күрәсе килә! – диде.
Дуслар кызга бик ярдәм итәргә теләделәр.
– Син арабызда иң акыллысы, – диделәр Карачкыга. – Берәр нәрсә уйлап тап.
Карачкы бик тырышып уйлады да болай диде:
– Очучы маймылларны чакырырга кирәк! Алар безгә ярдәм итәрләр.
Әмма маймыллар Канзас иле кайда икәнен белми иделәр. Стелла исемле тылсымчы янына барырга киңәш иттеләр.
Элли Арыслан һәм Утынчы белән Стелланың иленә киттеләр.
Ягымлы тылсымчы Стелла Эллиның дусларына да, Эллига да ярдәм итте.
Элли башмакларын бер-берсенә сукты да Канзаска кайтуын теләде. Тиздән Кыз яңадан өенең ишегалдында иде.
кыйммәтле нәрсәләр – дорогие вещи
юлчылар – путники
сүз бирдегез – дали слово
Бөек Ялганчы – Великий Обманщик
бары тик битлек кенә – всего лишь маска
һава шарына – на воздушный шар
кире якка очты – улетел в другом направлении
илнең башлыгы дип игълан иттем – объявил правителем страны
Кыюлык ул – куркуны җиңү. – Храбрость – это победа над страхом.
энәләр кадады – вколол иголки
пычкы чүбе тутырылган йөрәк куйды – вставил заполненное опилками сердце
сыекча – жидкость
халыкка мөрәҗәгать итте – обратился к народу
тату яшәдек – жили дружно
арабызда иң акыллысы – среди нас самый умный
бер-берсенә сукты – ударила друг об друга
*****
Как вам знакомая сказка на татарском, понравилась? Очень надеемся, что да. Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!