Your browser doesn’t support HTML5
Кем-кала шәһәрчегенең барлык яшәүчеләре Раштуаны бәйрәм итүне үлеп яратканнар. Тик тау итәгендә яшәүче Гринч кына бу бәйрәмне күрәлмаган. Дөресен әйтим, моның сәбәбен хәтта мин дә белмим. Бәлки башы начар эшләгәндер, бәлки башмаклары аякларын кыскандыр. Яисә йөрәге гадәттәгедән ике размерга кечерәк булгандыр...
Көннәрнең берсендә, Раштуа алдыннан, Гринч мәгарәсеннән тауларга карап торган һәм бик ачулы булган. Тауларда төрле төстә утлар яна икән. Ә кешеләр Раштуага такыялар үрәләр, ди. Ул белә: шәһәрдә өлкәннәр һәм аларның балалары чыршыга оеклар, кәнфитләр, печеньелар эләләр.
– Менә газап! – дип кычкырган Гринч. – Газап! Газап! Раштуа!
Гринч ачуыннан хәтта сулыш ала алмый башлаган, тыны кысылган.
– Раштуа килмәсен өчен нишләргә кирәк икән?! – дип баш ваткан ул.
Гринчка шул ошамаган: иртәгә балалар иртән торып тартмаларын ачачак, уенчыклар, татлы күчтәнәчләр алачак һәм шатлыктан шаулый, шаулый, ШАУЛЫЙ БАШЛАЯЧАК!!! Ә аннары бәйрәм итәргә утырышачаклар. Һәм бер–берсен сыйлаячак, мактый-мактый пудинг ашаячаклар! Ә кыздырган күркәдән бөтен җиргә ис таралачак!! Ә аннары иң коточкыч хәл башланачак! Өлкәннәр һәм балалар бер рәткә басып, кулга кул тотынышып җырлый башлаячак! Күпме түзәргә була моңа?!
үлеп яратканнар – безумно/досмерти любили
тау итәгендә – на подножии горы
күрәлмаган – ненавидел
аякларын кыскандыр – жмёт ноги
гадәттәгедән – чем обычно
мәгарәсеннән тауларга карап торган – смотрел из пещеры на горы
такыяләр үрәләр - плетут венки
газап – мучение
ачуыннан – от злости
сулыш ала алмый башлаган – стало сложно дышать
тыны кысылган – задыхается
тартмаларын ачачак – откроют коробки
татлы күчтәнәчләр – сладкие гостинцы
шаулаячак – будут шуметь
сыйлаячак – будут угощать
кыздырган күркәдән – из жареной индейки
бер рәткә басып, кулга кул тотынышып – встав в один ряд и взявшись за руки
Гринч боларны уйлаган да үз-үзенә болай дигән:
– Менә инде илле ел мин аларның шаулаганнарын тыңлыйм. Ел саен Раштуа үткәрәләр! Бу артык еш. Раштуаны юк итәргә кирәк! Җитәр. Тәмам.
Шулвакыт аның искиткеч, котычкыч фикере туган. Бу чын явызлар фикере сыман булган. Гринч сандыктан иске чүпрәкләр алган да Санта Клаус сыман тун һәм башлык теккән. Моңа шулкадәр сөенгән ул, хәтта шатлыгыннан сикергәндә тау селкенгән.
– Мин бит коеп куйган Санта Клаус! – дигән ул.
Чоланда чана да табылган. Боланнар гына юк. Кайдан табарга инде ул җәнлекләрне? Ярый, аның каравы, Гринчның Макс кушаматлы эте булган. Ул аны чакырган да башына элмәкнең "мөгезен" таккан.
иске чүпрәкләр – старые тряпки
тун – шуба
башлык – шапка
шулкадәр сөенгән – настолько обрадовался
шатлыгыннан сикергәндә – когда прыгал от счастья
чана – сани
аның каравы – зато
кушаматы – кличка
элмәкнең "мөгезен" таккан – рог вешалки
Менә Гринч йокыга талган шәһәргә кергән. Ул учларын кашый-кашый бер йортның түбәсенә менгән. Менә ул торба аша бүлмәгә төшкән. Гринч өйдәге бөтен бүләкләр, бөтен күчтәнәчләрне капчыгына тутырган. Аш бүлмәсендәге бөтен тәмле ризыкларны да алган.
– Ә хәзер, – дип уйлаган Гринч, – чыршыны да урлыйм!
Шулвакыт бүлмәгә ике яшендәге кечкенә кыз су эчәргә чыккан.
– Санта! Санта! – дигән ул. – Нишләтәсең син безнең чыршыны?
Гринч алдаларга бик оста булган. Шуңа кызга болай дип җавап биргән:
– Аңлыйсыңмы, балакаем, чыршының ботагы сынган, лампасы янган. Аны алам, төзәтәм һәм кире кайтарам, – дигән оятсыз карак. Аннары кызга су салган, башыннан сыйпап тынычландырган.
Гринч өйдән утынны да, гирляндаларны да алып чыккан. Мичне кабыза алмасыннар, өйдә караңгы булсын, дигән ул. Шулай итеп Гринч шәһәрдәге барлык йортларны да талап чыккан.
Явыз Раштуаның бөтен шатлыгын җырлый-җырлый, бии-бии тауга алып менгән һәм упкынга ташларга җыенган.
түбәсенә менгән – поднялся на крышу
капчыгына тутырган – побросал в мешок
чыршыны да урлыйм – украду и ёлки
оста булган – был мастак
ботагы сынган – сломалась ветка
башыннан сыйпап тынычландырган – успокоил, гладя по голове
утын – дрова
мичне кабыза алмасыннар – пусть не смогут зажечь печь
талап чыккан – обокрал
явыз – (сущ.)злодей
упкынга ташларга – бросить в пропасть
Кинәт Гринч далада нидер кычкырганын, үкергәнен ишеткән. Әмма бу кычкыру да, үкерү дә түгел икән. Бу күңелле тавыш икән. Гринч караган да тынычлыгын югалткан. Шәһәргә караса – анда өлкәннәр дә, балалар да кулга-кул тотынышкан да җырлыйлар икән.
– Раштуа килде! Раштуа килде!
Шәһәрне таң нурлары яктырта.
– Ничек болай булды соң бу? Мин юкка тырыштыммыни? – дип аптырый Гринч. – Раштуа колбасалар, кәнфитләр, тасмалар, тартмалар, төсле лампаларсыз да килгәнме? Мин бит Раштуаны кибеттән алалар дип уйладым. Бик сәер бәйрәм икән ул. Үзеннән-үзе килә икән... Кайдан килә микән ул? Бу бит ниндидер... ничек дип әйтим... могҗиза...
Шул көнне Гринчның йөрәге өч размерга зурайган, диләр. Ул таудан төшкән һәм Раштуа бүләкләрен кире кайтарган. Өлкәннәр һәм балалар аны ачуланмаганнар. Киресенчә, үзләре белән бергә бәйрәм итәргә дәшкәннәр.
таң нурлары яктырта – освещают лучи рассвета
юкка тырыштыммыни– разве зря старался
аптырый – удивляется
тасмалар – ленты
сәер бәйрәм – странный праздник
үзеннән-үзе килә – приходит само собой
могҗиза – чудо
кире кайтарган – вернул
үзләре белән бергә – вместе с ними
*****
Ну и как вам, понравилось? Надеемся, что сказка читалась легко :) Вам также может понравится:
А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:
Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся в следующем году, сау булыгыз!