Пандемия тәмамлана башлап, дөньялар ачылырга торганда Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы Русия туристларына капкаларны тагын ябып куйды. Русия һава ширкәтләре илләргә оча алмый, очкыч билетлары артты, Русия үзгендәге һәм көньягындагы кайбер һава аланнары ябылды. Ковидтан куркып болай да өч елга якын өйдә яткан кешеләр кайларда ял итә ала? Төркиягә очу бәясе никадәр артты? Казан һәм Уфадан чит илләргә туры очышлар бармы? Татарстан-Башкортстанда туристик инфраструктураның хәле ничек? Азатлык әлеге сорауларга җавап эзләде.
Май бәйрәмнәренә Казан отельләре тулган
Май бәйрәмнәренә Казандагы кунакханәләр 100 процентка тулган. Бу хакта 27 апрельдә Татарстан туризм комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.
"Бик күп туристлар килүен көтәбез. Кунакханәләрдә бронь ясаучылар күп. Беренче көннәргә отельләр 100 процентка, май бәйрәмнәренең икенче өлешенә 80-85 процентка тулы", диде ул.
Татарстанга иң күп туристлар Мәскәү һәм Петербурдан килер дип көтелә. Иванов сүзләренчә, 29 апрельдә ике шәһәрдән дә Казанга чартер очышлар башланачак. Беренче очкычларга урыннар инде сатып бетерелгән.
Русия туроператорлары берлеге мәгълүматынча, май бәйрәмнәренә туроператорлар иң күп юлламаларны Төркия һәм Русиягә саткан. Сатылган турларның 36 проценты Төркиягә, 38 проценты Русия төбәкләренә сәяхәтләр.
Русия буенча беренче урында Сочи, икенчедә – Кавказдагы минераль сулар курортлары, өченче урында Петербур, дүртенчедә – Мәскәү һәм Татарстан, бишенчедә – Кавказ. Кырым беренче бишлектән төшеп калган.
Казаннар Төркия һәм Сочины сайлый
Казандагы "Экзотика тур" агентлыгы җитәкчесе Айгөл Сафина татарстаннар да Төркия һәм Сочины сайлый дип сөйләде Азатлыкка.
— Сочи беренче урында тора. Ләкин җәйгә таба аның бәяләре бик кыйбат. Сочиның азрак йолдызлы кунакханәсе бәясенә Төркиянең иң яхшы отельләрендә All inclusive (барысы да түләнгән - ред.) тур сатып алып була. Сочига исә кэшбекка кызыгып бронь ясаучылар күп булды. Аннары кешеләр илдә ял итү иминрәк дип тә уйлый, берәр нәрсә булып, Төркиядән кайтмый калырбыз дип курка.
Хәзер "Төрек һава юллары" туристларны да ташый, бәяләр бераз төшә башлады. Май бәйрәмнәрендә 7 төнгә 4 йолдызлы All inclusive бер кешегә 38 мең сумнан башлана. 5 йолдызлы – 50 меңнән.
Сочига 1 июньгә 7 төнгә ашаусыз, 2 йолдызы отельгә ике кешегә 50-60 мең сум. Ике тапкыр ашатулы берәр пансионат 100 мең сум чыга. Сочида Кара диңгез июнь уртасыннан гына җылына башлый, аны да искә алырга кирәк, — дип сөйләде "Татарча подкаст 2"дә Айгөл Сафина.
Your browser doesn’t support HTML5
Казаннан Дубайга да туры очышлар бар, ләкин җәен анда бик эссе, турлар сирәк сатылачак.
Мисырга исә әлегә Мәскәүдән генә очып була. Аның бәясе Төркиянеке кебегрәк.
Сафина сүзләренчә, бүгенге вазгыятьтә туристик юллама алып Төркиягә бару арзанрак, чөнки "Төрек һава юллары" туроператорлар белән махсус шартларда эшли. Анталия яки Истанбулга очкыч билеты гына да бару-кайту 70 мең сум тирәсе чыга.
Төркиягә нинди акча белән барырга
Туристик юлламалар өчен рубль түлисе. Туроператорлардан алдан ук экскурсияләр дә алып була. Алай итсәң, үзең белән валютаны азрак алырга мөмкин. Ә инде Төркиядә түләүләргә килгәндә, "Мир" картасын яки KoronaPay кушымтасын кулланырга киңәш итә Айгөл.
— "Мир" картасыннан KoronaPay-га рубльләр җибәрәсе. Аннары почтада ул акчаларны төрек лирасында аласы. Бер лира 5,7 сум тора иде. Комиссия түләве 100 сум булды. "Мир" картасы белән Төркиядә өч кенә банк эшли, әлеге банклар белән эшләүче кибетләр һәм кафеларда гына карта белән түләп була. Башка очракларда кулакча кирәк, — диде турагент.
Алтай, Дагыстан, Петербур, Кырым
Айгөл Сафина сүзләренчә, Русиядә Сочидан соң иң зур ихтыяҗ Петербурга. Казаннан ике кешегә очкыч белән юллама 38 мең сумнан башлана. Автобус белән дә бару мөмкин.
Минераль сулар шифаханәләре ике кешегә 100 мең сум тирәсе.
Алтайны да сорыйлар, ди. Ләкин аның юлы авыр. Казаннан Новосибирскига кадәр очасы, аннары биш-алты сәгать машина белән барасы. Шуңа күрә барысы да бара алмый. Ике кешегә 100 мең сум чыга.
Кырымга әле очкычлар очмый. Кайбер кешеләр машина белән бара.
Абхазияне дә сорыйлар. Ләкин андагы шартларны шулай ук Төркия белән чагыштырып булмый. "Кайвакыт туристларыма отельләр исемлген җибәрәм, алар анда булганнарның ни язуын укый да, әйдәгез, Төркияне карыйк дип әйтә", ди Айгөл.
Дагыстанны сораучылар бик күп түгел, ләкин өч ел элек бер дә юк иде. Тауларны яратучылар бара. Анда сервис бик әйбәт түгел, ләкин туристлар канәгать кайта, чөнки табигать матурлыгы бөтен шартларны каплый, ди турагент.
Авыл туризмы, этнотуризм һәм туган як табигате
Пандемия аркасында чикләр ябылганнан соң халык якын-тирәдә ял итү урыннары эзләде. Ләкин җирле инфраструктура моңа әзер түгел иде. Шулай да азмы-күпме үсеш бар дип әйтергә мөмкин.
Башкортстанда туризм комитеты министрлык дәрәҗәсенә күтәрелде. Берничә көн элек зурлап "Шүлгән таш" визит үзәге ачылды. Төрле геопарклар барлыкка килә башлады.
2022 елда "Бөрҗән" туристик-рекреацион кластер барлыкка киләчәк. Ул Бөрҗән, Күгәрчен, Куергазы районнарында урнашкан. Кластерга Якут күлендә ләм һәм тоз белән дәвалау шифаханәсе, Морадым тарлавыгы, "башкорт авылы" кунакханә этник комплексы керәчәк. "Бөрҗән"гә быел федераль бюджеттан 367,4 млн, төбәк казнасыннан 69,9 млн сум бүленәчәк.
Айгөл Сафина сүзләренчә, Русия туроператорлары Башкортстанга юлламалар сата башлаган. Ләкин Казаннан сораучылар юк.
Башкортстан шифаханәләре дә активлашты, ләкин Уфада эшләүче турагент Ирина Мәҗитова республика шифаханәләре турында уңай сүз әйтә алмыйм, ничек кенә карасаң да, акча ягыннан Төркия барыбер арзанрак чыга диде Азатлыкка.
Ул, Башкортстан табигате бай һәм матур буласа да, аны туристларга Европа яки Төркия дәрәҗәсендә күрсәтү өчен системлы эш башкарырга кирәк дип саный.
Татарстанда этнотуризм үрнәкләренең берсе дип M-7 федераль юлындагы Исаково авылы янында 1,5 гектар җирдә урнашкан "Татар авылы" этнографик музеен атарга була.
Татарстанда соңгы елларда глэмпинг, ягъни табигатьтә уңайлы шартлар тудырылган кечкенә йортлар популярлык казана башлады. Алар Лаеш, Алексеевски, Балык Бистәсе, Питрәч районнарында бар.
БУ ТЕМАГА: Татарстан һәм Башкорстанда кайда ял итеп булаТатарстанда кая барырга: "Юлчы" Альберт Шакиров исемлеге
"Яңа гасыр" каналында "Юлчы" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналист Альберт Шакиров Татарстан буйлап сәяхәт итә, музейлар ачу белән шөгыльләнә. Ул Татарстанда карарлык урыннар бар ди һәм үз исемлеген тәкъдим итә:
- Чистай шәһәре матур хисләр калдырды. Анда мәхәллә тирәсендәге активистлар татар тарихына багышланган маршрут эшләгән. Чистай бит ул өяз шәһәре һәм күп вакытта урыс тарихлы шәһәр буларак күзаллана. Югыйсә, татар өлеше дә бик бай. Чистай зиратындагы Ишан каберлекләре, аның белән һәм башка күренекле шәхесләр белән бәйле йортлар... Мәхәллә йортында калган, элекке Чистайны тасвирлаучы сурәтләр галәмәт матур тарихи катламнарны ача. Чистай болай да матур шәһәр бит инде, әле ул татар тарихы аша да ачылганда, биналарга күрсәтеп, бу фәлән татар сәүдәгәренеке дип сөйләгәннәрен ишеткәндә, бөтенләй күңелгә ятышлы. Анда татар тарихы гына түгел, ә татар мәгърифәте тарихы да бик яхшы чагыла һәм башка төбәкләр белән элемтәсе дә яхшы күренә – Чистай шулай яңа ягы белән ачылып китә. Ул экскурсион маршрутны туристик агентлыкларның рәсми маршрутларына керткәннәрдерме, Татарстанның Туризм дәүләт комитеты аны ничектер алга этәдерме, белмим, ләкин бу юнәлешне үстерү кирәк.
- Һәр татарстанлы Болгар шәһәрен, музей-тыюлыкны да экскурсия рәвешендә йөреп чыксын иде. Һәр төрбәне, казу эшләре вакытындагы табылдыкларны, экспонатларны карап чыгып, Идел Болгары цивилизациясе музееның бөтен катларын йөреп, бер көнне шунда уздырырга мөмкин. Ике көн уздырсаң да күп түгел. БУ ТЕМАГА: Корабта Болгарга сәфәр иминме?
- Күрергә кирәкле тагын бер урын дип, Зөя утрау шәһәре һәм шул кечкенә генә территориягә тупланган галәмәт күп музейларны атар идем. Аның үзенчәлеге дә шунда: музейлар төрлесе төрле эчтәлектә. Тарихның төрле катламнары аша сәхәт итәргә мөмкин. Анна соң, Зөя Болгарга караганда якынрак та, җыйнаграк та. Шуңа анда иркенләп көне буе җәяү йөреп кайтып та була. Анда "Татар бистәсе" ("Татарская слободка") музее да бар. Ул елга порты янында урнашкан. Татарстандагы иң кәттә музейларның берсе. Анда Зөя шәһәренең яшәеше сурәтләнгән 22 метрлы бик зур панорама бар. Һәм биредә археологик катламнарны, кызыклы табылдыкларны күрергә була.
- Казанда без эшләгән ике музей бар: Дзержинский урамында, Черек күл янында, Шәһәр манзарасы музее (Городская понорама), икенчесе Кирмәнгә якынрак, Карл Маркс урамында урнашкан Казан тәресе музее (Музей Казанской иконы). Исеменнән куркырга кирәкми, күреп чыгарга бик эчтәлекле музей. Ул даими рәвештә, төбәк тарихын өйрәнүгә, Казанның архитектурасына, төрле вакыйгаларга багышланган лекцияләр үткәреп тора.
- Саба районы аша узганда, Сатыш авылындагы музейга керергә мөмкин. Минем өчен иң кадерле экспонаты: анда мәдрәсә макеты бар. Әлеге музейның асты таш, өсте агач булган вакыттагы сызымнарын туры китереп, мәдрәсәнең эчке күренешләрен, яшәү тәртипләрен белеп эшләгән югары сыйфатлы макет тора анда. Аны безнең Казан егетләре эшләде.
- Ә менә музей ясарга кирәкле, табигать почмагы итеп тә күрсәтергә мөмкин булган урын дип, Казан арты Әтнә районын атар идем. Бәрәскә авылында яңартылган таш мәчет бар. Ул мәчет буларак та бик матур, тарихилыгы белән дә Мәрҗани мәчетеннән бераз гына алданрак төзелгән, Мәрҗаниләр белән бәйле мәчет һәм музее да бар. Әтнәдә Гатаулла бай йорты бар, бүген аңа нигезеннән башлап, яхшы ук реконструкция, реставрация кирәк. Ул агач бина, аны ничек кенә саклап калырга тырышсалар да, зур чыгымнар кертеп эшләнмәсә була торган түгел. Мәнгәр авылында шундый ук, ике катлы, тагын бер йорт бар, ул инде реставрациягә керә дә алмый торган йорт. Шуларны саклап калып, табигате дә бик матур булган Әтнәдәге Калатау, Ашыт буйларында яхшы гына туризм ноктасы ясарга мөмкин.
Башкортстанда кая барырга: сәяхәтче Гүзәл Равилова исемлеге
Уфада яшәүче Гүзәл Равилова гаиләсе белән күп сәяхәт итә һәм ул бу хакта үз социаль челтәрләрендә яза. Башкортстанны да иңенә буена йөреп чыккан дияргә мөмкин:
- "Иң элек төп биш урынны атыйм: Шүлгән таш мәгарәсе, Ирәмәл тавы, Морадым тарлавыгы, Атыш шарлавыгы, Якты күл һәм Айгир тавы. Болар туристлар өчен азмы-күпме әзерләнгән. Боларны ничек тә күрергә кирәк.
- Әй, Агыйдел, Юрүзән елгалары буйлап салларда агып төшү. Монда урыннар бик тиз бетә, алдан карап куярга кирәк.
- Павловский, Нөгеш сусаклыгычы һәм Якты Күл янында турбазалар. Күрше-тирә төбәкләрдән дә кеше бик күп килә, ихтыяҗ зур. Хәзер анда уңайлы яшәү урыннары да төзелде, бәдрәф, душ, ашу-эчү бар.
- Юмагуҗа сусаклагычы бик матур, ләкин аның табигате саклана, шуңа күрә хәзер анда чатыр куеп яшәп булмый, су өстендәге йортларда гына яшәргә мөмкин. Анда мунчасы да бар, башка шартлар да тудырылган.
- Асылкүл һәм Кандаркүлдә уртакул турбазалар, халык күп, ләкин якын-тирәдә шарлавыклар бар. Кандракүл янында Шумиловский шарлавыгы, Асылкүлдә - Шарлама. Һәм шулай ук Туймазы районында матур татар авылларын карарга мөмкин.
- Бик матур Җилем табигать паркы. Анда мәгарәләр дә, зәп-зәңгәр күлләр дә, таулар да бар. Җилем елгасы буйлап салда агып төшәргә була, җәяү йөрү маршрутлары, этнобазалар бар. Анда сезне кымыз, бавырсак белән каршы алачаклар.
- Янгантау тавы, аның янында шифаханә һәм Кургазак чишмәсе.
- Куштау, Йөрәктау, Торатау - андагы матурлыкны аңлатып бетереп булмый.
- Нарыстау, анда Мөхәммәт пәйгамбәр сәхәбәләре Зәет улы Зөбәер һәм Зөбәер улы Абдрахман күмелгән дип санала. Мөселманнар әлеге каберлекләрне зиярәт итә.
- Туймазыда "Бабай утары" бар, татар стилендә ясалган.
— Гомумән, һәр районны атап чыга алыр идем. Башкортстанның туризм потенциалы бик зур, аңа дәүләт, эшмәкәрләр ягыннан күбрәк игътибар кирәк, ә туристлар тәртиплерәк, чистарак булсын иде, — ди Гүзәл Равилова.
Ә сез җәен кайда ял итәргә җыенасыз?
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!