Коронавирус аркасында иң зур зыян күргән өлкә – ул туризмдыр. Ил чикләре ябылгач, хәзер эчке туризмга басым ясала башлады. Сочи, Геленджик якларына билетлар сатыла, Калининград, Иркутски турлары оештырыла. Үзебезнең Татарстан да туризм ягыннан кызыклы төбәк дип әйтергә була. Зур спорт чараларыннан соң Казанда инфраструктура ярыйсы гына үстерелде. Башкалабыз туристлар һәм үз халкыбыз өчен ни дәрәҗәдә уңайлы? Әйдәгез, башка илләр белән чагыштырып карыйк.
АВТОБУСТА НИЧЕК ЧЫДАРГА?
Транспорт мәсьәләсендә бездә хәлләр яман. Казан эчендә алай ук начар дип әйтмәс идем. Әмма ерак районнарга бара башласаң, теңкәләр корып бетә. Башкалада җәмәгать транспорты йөреп тора. Кызыл автобуслар даими яңартыла. Билет бәясен 30 сумга кадәр күтәргәннәр. Чит ил туристлары өчен бу көлке булып күренсә, ипотека түләп, урта хезмәт хакына гына яшәүчеләрнең кесәсенә яхшы суга торган бәя.
Ул автобусларны уңайлы дип әйтеп булмый. Студент вакытта кыш көне туңа-туңа сәгать буе көтеп торулар үзәккә үткән. Аларның йөрү тәртибе бар үзе, әмма нигәдер алар беркайчан да вакытында килми. Автобуска утыргач, аяк киеменә ябышкан кар эри, аяклар юешләнә, реагентлардан аяк киеме пычрана. Аннары, эшкә бару яки кайту вакыты булса, беркайчан да урын җитми, кеше өстендә кеше кайта. Тапталып бетәсең.
Җәй көне тагын афәт – автобуста суыту системы юк, эссе булса, пешеп үләсең. Бар өмет – ачык тәрәзәләрдә. Салкын тимәсә, билгеле.
Троллейбусларга килгәндә, Казанда алар яңартылып бетте бугай. Әмма әкрен кыймылдый үзләре. Трамвай исә бер дә начар түгел. Ләкин аның белән кайда гына барып җитеп була икән?
Ә менә Казанның метросын яратам мин. Аның өч бөртек кенә станциясе булса да, ул вакытында һәм тиз йөри. Метрода артык әллә кая барып җитеп булмый үзе. Әмма монысы икенче мәсьәлә.
Бездән начаррак транспорт системына мисал буларак Сейшел, Шри-Ланка, Маврикий утрауларын, Һиндстанны китерер идем. Аларның барысында да автобуслар йөреп тора. Әмма, Сейшелның Маэ утравында автобусны без кимендә бер сәгать көтә идек. Ярый инде без беркая да ашыкмыйбыз, пляжга гына барабыз, ә эшкә баручылар нишләргә тиеш? Таулы урыннарда йөрерлек итеп махсус ясалган биек автобуслар ул. Кондиционер юк. Урындыклары пластик. Бер-береңә терәлеп, тир иснәп утырасың. Тәрәзәләр ачык, аннан кергән мотор тавышыннан колаклар тонып бетә. Тар урамнардан алар шулкадәр тиз һәм куркыныч итеп йөри, барып җиткәнче, бөтен белгән догаларыңны укып бетерәсең. Билет бәясе безнең акча белән 42 сумга тигез.
Маврикийның да автобуслары бик начар күренә иде. Ә вокзалы тәмам коточкыч. Шри-Ланканыкы аннан да начаррак. Шөкер, Һиндстан җәмәгать транспортында йөреп карарга туры килмәде. Ә менә такси хезмәтен яхшы кулландык. Шәхси такси йөртүчеләр искиткеч алдакчы һәм һәр туристны талап калырга тырышса, Uber хезмәте Мумбайда бик арзан һәм уңайлы. Кызганыч, бу хезмәт кечкенә шәһәр-районнарга керми.
Казанда исә такси хезмәтенә "биш"ле куя алам. Аны төрле бәягә табарга була. Бик кыйммәт тә түгел үзе. Әмма мин инде күптәннән бер генә хезмәт белән кулланам. Аны яхшы һәм чиста чит ил машиналары, ачык йөзле йөртүчеләре өчен яратам һәм алыштырырга җыенмыйм. Гәрчә арзан булмаса да. Мин ул хезмәтне яһүдиләрнеке дип беләм. Израильнең Эйлат шәһәрендә дә шушы такси машиналарын күргәч, сөенгән идем.
Монысы башкалада. Ә менә Казаннан чит районнарга бара башласаң, нишләргә? Район һәм шәһәрара транспорт хезмәтләре, нигездә, шәхси кулларда. Шуның аркасында алар бәяне дә үзләре куя һәм хезмәтне теләсә ничек кенә күрсәтә. Ерак районнарга бәя кешедән хәтта 700-800 сумга кадәр күтәрелде. Ә кеше нишләсен? Түли инде. Үзизоляция вакытында шәхси хезмәтләр бишләтә бәя ала башлаулары да ишетелде. Монысы инде тәмам кешелексез.
Казаннан еракка барасы булса, автобуста шалтырап барган биш сәгать аралыгында башка әллә нинди уйлар килә. Нишләп, мәсәлән, шәһәрара очкычлар булдырмыйлар икән? Икътисади яктан отышлы булмас. Аннары кешенең дә ул кадәр акчасы юк. Юк, бу сафсата. Ә нишләп алайса ерак районнарга кадәр тизйөрешле поездлар булдырмаска? Ул поездлар көн саен бер тәртиптә йөреп торса, бик уңайлы булыр иде. Аннары юлларда машиналар, шул исәптән, юл-транспорт һәлакәтләре дә кимер, башкалага килүче машиналар саны да азаер иде. Ә иң мөһиме, провинция белән даими һәм арзан элемтә булдыру – икътисадны үстерерү факторы. Алга киткән илләр моны яхшы белә һәм беренче чиратта игътибарны нәкъ менә шәһәрара транспорт системасына юнәлтә.
Мәсәлән, Италия әллә ни алга киткән илләрдән саналмаса да, шәһәрара поездлар монда бик уңайлы көйләнгән. Билет бәясе дә югары түгел. Үзеңә кирәк булган юнәлешкә аласың да, теләсә кайсы вакытта утырасың да китәсең. Поездлар бик еш йөри һәм алар бик чиста һәм заманча.
Поезд булмаса, Европада автобус хезмәте дә башкача ул. Аның бәяләре дә югары түгел. Берсендә Венадан Братиславага барырга туры килде. Өр-яңа автобус, чәй-кофе китереп бирәләр, кирәк булса, алдыңдагы экранда фильм карап яки музыка тыңлап барырга була. Бер илдән икенчесенә 45 минутта барып җиттек, бәясе ул вакытта сигез евро чамасы иде бугай.
Гомумән, җәмәгать транспорт системасы Европада искитәрлек. Хәтта кечкенә Литвада да автобуста йөрүе шулкадәр уңайлы иде. Ләкин минем тәҗрибәдә иң камил транспорт системасы булып әлегә Австриянең башкаласы Вена тора. Метросы шулай итеп ясалган ки, аның белән шәһәрнең бөтен җиренә дә килеп чыгып була. Әгәр метрода гына барып җитмәсәң, һичшиксез, автобус ярдәм итәчәк. Җир асты станцияләре шундый аңлаешлы, анда хәтта надан да адаша алмый. Мин мәсәлән, алман телен белмим, ә шулай да Вена метросында судагы балык кебек йөздем. Биредә билетларны бер тәүлек, өч тәүлек, бер атналык итеп алсаң була. Русия акчасында санасаң, арзан түгел үзе. Әмма Венаны Европаның иң кыйммәтле шәһәрләреннән булуын истә тотсаң, минемчә, бу бәяләр кулай.
Иң мөһиме, Вена – ул пунктуаль кешеләр өчен. Монда бөтен җәмәгать транспорты да төгәл вакытта йөри. Автобус бер минуттан килә дип язылган икән, ул, һичшиксез, бер минуттан килеп җитәчәк. Исемдә. Поезд белән Вена һава аланына барырга кирәк иде. Вакыты билгеле. Билет бирә торган автоматта минем алда бер ханым озак маташты. Аннары үзем алман телендәге язуларны аңларга тырышып азапландым. Инде алып, поездка йөгердем. Күп дигәндә, ярты минутка соңга калганмындыр, ләкин өлгермәдем. Борын төбемнән кузгалып китте. Икенчесен көтәсе булды.
Бер караганда, соңга калып йөрүчеләр, кеше хезмәтен хөрмәт итмәүчеләр өчен безнең ил – менә дигән урын. Ләкин алай яшәве рәхәтме соң? Русия юлларында йөргәндә шәхсән мин бик интегәм. Бердән, юллары кешечә түгел, аннары бөтен нәрсә ерак – биш сәгать барып та, беркая да барып җитмисең, транспортлары уңайсыз. Җитмәсә, иминлек тәэмин ителмәгән. Бездә бит каешны да штраф салмасыннар өчен генә эләктерәләр…
КУНАКХАНӘДӘ НИК КЫЧКЫРАЛАР?
Чит ил туристлары беренче чиратта нәрсә эзли? Әйе, кунарга урын. Төн чыгар өчен иң арзанлы вариант – ул хостел. Booking сайтын ачып карасаң, Казанда хостелларның саны шактый күп икәнен күрергә була. Алар Универсиада һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында киң таралу алды. Хәзер исә кунакханәләр кризис кичерә, шуңа күрә бәяләрне көненә хәтта 200 сумга кадәр төшерүче хостеллар бар.
Нәрсә соң ул хостел? Ул бер бүлмәдә ятак тәкъдим итүче арзанлы кунакханә. Гадәттә, бер бүлмәдә дүрт кешедән башлана. 10-12 булырга да мөмкин. Төн үткәрүнең мондый ысулы арзанлы сәяхәт итүчеләр өчен яхшы. Мин исә хостелларны сөймим. Берничә тапкыр омтылып караганым булды. Беренчесендә кергән җиремнән кире борылып чыктым, икенчесендә хостел эчендә югарырак бәягә аерым бүлмә ялладым. Һәм бу бик начар һәм уңышсыз тәҗрибә булды. Чит илләрдә исә хостелларга якын да килгән юк.
Урта сегмент – ул ике яки өч йолдызлы кунакханәләр. Ике йолдызлысы Казанда тәүлегенә бер мең сумнан башлана. Әле күптән түгел генә шундый кунакханәдә тукталырга туры килде. Мин аны шәһәрнең нәкъ менә үзәгендә булган өчен сайладым. Әллә нинди генә бер бүлмә бирделәр. Дөрес, ул чиста иде. Шуның белән уңай яклары тәмам. Иртәнге аш өчен түләдем. Әмма ашату мәсьәләсен дә уңай бәяли алмыйм. Юеш идәндә таеп егылдым, чөнки бу хакта кисәтүче такталар юк иде. Аннары бездә бит коронавирустан саклану кыяфәте чыгарырга яраталар. Шулай урамга чыгып кофе алдым да, кире кереп барам. Бер кулымда – кофе, икенчесендә – телефон һәм акча янчыгы. Ишек төбендәге сакчы: “Битлегеңне ки!” – дип кычкыра. “Мин бит кофе эчәм”, – дим. “Алайса бар, кулыңны спирт белән эшкәрт!” – ди. Әле: “Мин бит сезнең сәламәтлек өчен борчылам!” – дип тә өстәп куйды. Егермедән артык ил арасында кайда да булса миңа сакчының шулай кычкыруын хәтерләмим. Хәтта күз алдыма китерә алмыйм. Берәү булса: “Мадам, битлек киегез, зинһар”, – дип әйтер иде. Кунакханәләр төзеп кую беләнмени ул, беренче чиратта, хезмәткәрләрне кунак белән итагатьле аралашырга өйрәтергә кирәк.
Өч йөлдызлы кунакханәләр арасында Казанда яхшыны табарга була. Аның бәясе дә өч мең сум чамасы булачак. Ләкин хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, яшәү шартларын да инде начар дип әйтеп булмый.
Чит ил урта сегменты безнекеннән шактый аерыла. Бәясен безнекеннән күпкә югары дип әйтмәс идем. Мәсәлән, шул ук Австриядә мин 50 евро чамасы түләп яшәдем. Мин торган кунакханә шундый иркен һәм аның бөтен нәрсәсе яңа иде. Урта сегменттан шулай ук Греция башкаласындагы бер кунакханәдә тукталган бар. Ул да шактый гына яхшы урын, әмма Венаныкына оттыра. Праганыкы да начар түгел иде. Шулай итеп, бездә әле урта сегментны да камилләштерәсе бар.
Иң яратканым – ул дүрт-биш йолдызлы кунакханәләр. Менә кайда ул рәхәтлек! Казанның биш йолдызлы кунакханәләре дәрәҗәне югары тота дип әйтергә була. Ике кешелек бүлмәне тәүлегенә биш мең сум һәм аннан югарырак бәягә яллый аласыз. Дөрес, диңгез күренеше булган кунакханәләрне Казанда табарга кыен. Чөнки бездә диңгез юк. Шулай да, мәсәлән, Кабан күле яки Кама елгасына карап торучы урыннар бар. Биш йолдызлы кунакханәдә, мөгаен, артыгыздан сакчы кычкырып калмас. Гәрчә минем белән андый хәлләр булмады.
Прагада, мәсәлән, биш йолдызлы кунакханәләр тәүлегенә 115 евродан башланса, Венада кыйммәтрәк – кимендә 135 евро сорыйлар.
Мин тукталган иң беренче яхшы кунакханә – ул Испаниядә иде. Менә анда шартлар ичмасам. Менә андагы хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, иртәнге аш, мәрмәр идәннәр… Әле ул бит дүрт йолдызлы гына. Аннан соң, шөкер, күп кенә урыннарда булырга, хәтта тәүлегенә 500-600, бер мең евролык супер-кунакханәләр күрергә туры килде. Беләсезме, андый урыннар күңелдә гомерлек хис-кичерешләр калдыра ала. Алар ничектер тормышны ямьләндерә, якты киләчәккә өмет уята. Сихри урыннар. Шул ук вакытта бөтен нәрсә акчага кайтып калганын аңлыйсың.
Үз тәҗрибәмнән чыгып, Европа кунакханәләре һәм аларда хезмәт күрсәтү буенча беренче урынны Грециягә, аеруча курорт шәһәрләре Миконос һәм Санторинига бирер идем. Һинд океанында лидер – ул Мальдив һәм Сейшел утраулары. Оҗмах булса, шундый булыр…
КАЗАНДА НӘРСӘ АШАРГА?
Әле сәяхәт итә башлаганчы, Казан рестораннары минем өчен дөньяның иң шәп урыннары кебек тоела иде. Студент вакытта түбән сегмент ашханәләренә йөри идек. Ә бер мең ярым сум стипендия белән кая барасың? Ашханәләрдәге ризык сыйфаты турында минем хәтта сүз кузгатасы килми. Дөрес, әле берничә ел элек кенә түбән бәядән милли ризыклар тәкъдим итүче урыннар барлыкка килде. Менә монысына афәрин! Минем татып караган бар, алар чыннан да тәмле пешерә.
Соңгы курсларда эшләп тә йөргәч, бераз акча булды. Монда инде яхшырак урыннарны сайлый башладык. Бер ашау өчен ике кешегә өч мең сум калдырып чыккач, ул вакытта аның ризыгы үзеннән үзе тәмле тоелгандыр. Дөрес, рестораннарның төрлесе очрады. Казанда хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен һәм ризык сыйфатын үстерү ягында даими эшләүче урыннар бар. Аларны мактыйсы гына кала. Ике кешегә уртача шул өч мең сумнан башлана. Ләкин күп кенә рестораннар бөтен акчасын интерьер бизәү һәм рекламга кертеп җибәрә һәм син шуңа алданып барасың. Нәтиҗәдә матур урында тәмсез ашап кайтасың һәм ни әйтергә белми утырасың.
Моны мин хуҗаларның ресторан бизнесына җитди карамавы һәм моны бары тик акча эшләү ысулы дип кабул итүләре белән бәйлим. Ләкин ризык әзерләү ул бит сәнгать! Аңа салкын карарга ярамый. Бөтен яктан да килгән урыннар Казанда бармак белән генә санарлык, ә модалы рестораннарның гомере кыска – алар тиз ябыла.
Ризык сыйфатына гына түгел, бездә бит мөштәриләргә багу мәсьәләсендә дә проблемалар бар. Кафе-рестораннарда кем хезмәт күрсәтә? Нигездә, буш вакытта бераз акча эшлим дип килгән студентлар. Аларның күбесе кайда эләккәнен дә аңламый. “Бу шәраб икенчесеннән нәрсәсе белән аерыла?” дип сорасаң, андый официант ике җилкәсен генә сикертеп куячак.
Европада исә һәр кечкенә бар, һәр ресторан үз репутациясен саклый, аны яхшырту юнәлешендә эшли. Официант һөнәре дә монда хөрмәтләнә һәм яхшы түләнә. Шуңа күрә еш кына урта һәм олы яшьләрдәге үз эшенең осталарын очратырга була. Алар һәр кунакны якты йөз белән каршылый, теләгеңне әле авызыңны ачып әйткәнче үк отып ала. Йөз соравыңа күз акайтып карамый, ә түземле рәвештә җавап бирә. (Күз акайтып карау һәм исәнләшмәү буенча безнекеләр беренче урында.) Шул ук ике шәраб аермасы турында сорасаң, тәмен аңлата, йөземен кайда, кайчан җыелган, хәтта кем җыйганын да әйтеп бирергә мөмкин. Бу яктан Прага шәһәре, Италия һәм Грециянең кайбер урыннарын мисалга китерергә була. Зур останы Миконосның бер тавернасында очратырга туры килде. Ул әле һаман күз алдында тора. Ул мактый һәм аңлата торгач, без тавернадагы бөтен нәрсәне ашап карадык бугай. Иң яхшысы, аның бер сүзе дә алдау түгел, ә ризык сыйфаты чыннан да югары иде. Официант булсаң, шундый булырга кирәк!
Монда югарырак класслы рестораннар турында сүз барды. Гадирәк урыннарда, әлбәттә, яшьләрне очратырга була. Ул кафеларның барысына да каян тәҗрибәле официантлар табып бетерәсең? Курорт шәһәрләрендә бит кафелар адым саен. Ләкин мин эшләп йөрүче студентларга бер дә каршы түгел. Үземнең дә укып йөргән чакта берничә тапкыр ресторанга эшкә кереп маташканым булды, ярый әле алмадылар…
Нәтиҗә чыгарып, шуны гына әйтә алам. Туризм бар ул бездә. Бар. Аны үстерергә, халык җәлеп итәргә тырышалар. Казаныбыз балкып тора. Күпме парклар, күңел ачу урыннары булдырылды. Ләкин булдыру белән генә түгел, аларны яхшы кыяфәттә сакларга да кирәк. Менә монда төп проблема ачыклана: баксаң, бездә яхшы белгечләр һәм үз эшенең осталары юк икән. Рестораннар ничек кенә зур, кунакханәләр ничек кенә матур булмасын, төп рольне барыбер кеше факторы уйный.
Наилә ХИСАМОВА