Икътисадчылар: Русиянең "технологик суверенитет сәясәте" акчаны бушка агызу гына булачак

Дөнья базарларын күзәтү (иллюстратив фото)

Вице-премьер вазифасына расланган Денис Мантуров Русиянең базар икътисадына нигезләнүче сәнәгать сәясәтеннән технологик суверенитетны тәэмин итү сәясәтенә күчүен игълан итте. Белгечләр исә моның уңышсызлыкка дучар булачагын һәм коррупция чәчәк атачагын фаразлый.

15 июль көнне Русия думасы, чираттан тыш утырышка җыелып, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровны вице-премьер вазифасына раслады. Соңрак президен Владимир Путин бу турыда карарны имзалады. Утырышның зур өлеше депутатларның Мантуровка сорауларына һәм аның аның җавапларына багышланды. Русия Украинага каршы сугыш алып барган һәм башка илләр сугышны туктату өчен Русиягә каршы чикләүләр керткән чорда Мантуровның дәрәҗәсен күтәрү аеруча зур әһәмияткә ия.

"Русия хөкүмәте базар икътисадына нигезләнүче сәнәгать сәясәтеннән технологик суверенитетны тәэмин итү сәясәтенә күчәргә кирәк дигән бердәм фикердә", дип белдерде үз чыгышында Мантуров. Хәзер икътисадка мөһим булган тауарлар җитештерү өчен яңа мөнәсәбәтләр корырга кирәк, ди ул.

Денис Мантуров

— Без хәзер яңа кооператив мөнәсәбәтләр булдыру юнәлешендә эшлибез. Моннан тыш импорт тауарларын алыштыру өчен без үзебезнең аналогларны булдыру мәсьәләсен дә күтәрәчәкбез, — диде министр.

Аның сүзләренчә, хакимият бу юнәлешкә өстәмә акча бүлеп бирергә җыена. Аеруча зур игътибар биреләчәк өлкәләр арасында министр электроника, станоклар ясау, кече һәм уртача тонналы химияне атады.

Моның белән беррәттән Мантуров альтернатив логистик каналлар да булдыру кирәген әйтте. Бу мәсьәләдә "яңа тышкы базарларга" да игътибар биреләчәк.

— Акрынлап икътисадның төрле өлкәләрендә кулланылган импорт техникасын һәм җиһазларын кысрыклап чыгару кирәк булыр. Бу безнең җитештерүчеләр мәнфәгатендә эшләнәчәк, — дип өстәде Мантуров.

БУ ТЕМАГА: Русиянең төшеп утыруы. Ил сивил авиациясез калырга мөмкин

Азатлык икътисад белгечләреннән мондый борылышның ни дәрәҗәдә уңышлы булачагы һәм нәрсәләргә китерәчәге турында сорашты.

Уфада яшәүче икътисадчы Всеволод Спивак әйтүенчә, кайбер башка илләр тарихында дәүләт тырышлыгы белән иске икътисади модельләрне җимереп, ниндидер өлкәдә алга китү өчен этәргеч бирүнең уңышлы очраклары булса да, хәзерге Русиядә Мантуров игълан иткән сәясәт бернинди дә уңыш китермәячәк. Хәзерге Русия хөкүмәтендә әлеге тармакларның үсешен тизләтү өчен белемнәре җитәрлек җитәкчеләр юк ди ул.

Всеволод Спивак

— Бер яктан, алар базар икътисады белән импортны алыштыру мөмкин булмавын аңлый, икенче яктан, әлеге тармакларга ия булмый торып, чын суверен дәүләт булу мөмкин түгел. Базар ысулы белән мөмкин булмагач, моны мәҗбүр итү ысулы белән эшләячәкбез диләр. Йә алар моны дәүләт корпорацияләренә даими рәвештә акча түгеп эшләргә тырышачаклар, йә кулланучыларны, теләмәсәләр дә, Русиядә җитештерелгән әйберләрне сатып алырга мәҗбүр итү ысулын кулланачаклар. Ә Русиядә җитештерелгән әйберләр кулланучыларның таләпләрен һич тә канәгатьләндерерлек түгел, — ди Спивак.

Аның фикеренчә, 21 гасырда Русиянең технологик суверенитетка ирешүе һич тә мөмкин түгел, чөнки катлаулы технологияләр җитештерү өчен, аларны сату базары бик зур булырга тиеш.

Бу безнең артта калуны, деградацияне тагын да тизләтәчәк кенә

— Югары технология тауарларын бер илдә генә сату өчен җитештерү мөмкин түгел, аның өчен бик зур базар булуы кирәк. Русия икътисады дөнья икътисадының 1,6-1,8 процентын гына тәшкил итә. Русия дөньядагы иң зур ил булса да, аның халкы Пакстан яки Бангладештагыдан күпкә азрак. Без киң фронт белән алга китүгә ирешә алмаячакбыз. Алар моны аңламыйлар икән, бу безнең артта калуны, деградацияне тагын да тизләтәчәк кенә. Беренче юнәлеш буларак аталган электрониканы гына алыйк. Заманча технологияләр белән җитештерелүче 2-3 миллиметрлы чиплар ясау өчен шул кадәр зур инвестицияләр, аларны сату өчен шул кадәр зур базар кирәк ки, хәтта Европа һәм Кушма штатлар да чиплар ягыннан суверен түгел. Заманча технологияләр белән чиплар җитештерү заводлары Тайваньда, Көньяк Кореада һәм бераз Кытайда гына бар. АКШ белән Европа да чипларны үзләрендә җитештерә башлау өчен йөзләрчә млрд доллар инвестицияләү турында уйлана. Әмма бар дөньяга 3-4 кенә завод җитүен аңларга кирәк, 6-7 булса, кирәгеннән артыгы җитештереләчәк. Ә 140 млн кеше яшәгән Русиядә андый завод төзү һич тә мөмкин түгел, бөтен акчаны шуңа түгеп, төзеп куйсаң да, ул нәтиҗәле эшләмәячәк, заман таләпләренә туры килгән чиплар җитештерә алмаячак, чөнки ул заводны даими рәвештә тиешле дәрәҗәдә эшләтү өчен чипларны сату базары зур булырга тиеш, — ди икътисадчы.

БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы. IT-ширкәтләр китте, Adobe урынына нәрсә кулланырга?

Спивак Русиянең акчасы күп булган чакта, 2014 Русиядә әзерләнеп, 2016 елда барыбер шул ук Тайваньда җитештерелгән Эльбрус һәм 2015 елда әзерләнеп 2018 елда сатуга чыккан Baikal-T1 процессорларын мисал итеп китерә. Ә бу процессорларның көче 1990нчы елларда чит илдә җитештерелгән процессорларныкыннан арта алмады.

Заманча станоклар металлдан гына тормый, анда да шул ук микроэлектроникалар һәм програмнар урнаштыру зарур

— Ә хәзерге заманда станоклар җитештерү дә шул ук микроэлектроникага, микрочипларга нигезләнә. Русиядә сатылган станокларның 2-3 проценты гына Русиянең үзендә җитештерелә. Аңлавымча, алар бик тар юнәлешләрдәге эшчәнлек өчен кирәк булган, берешәр данәдә генә яки сынау рәвешендә генә җитештерелгән станоклар. Русиядә станокларны күпләп җитештерүне күз алдына да китерә алмыйм. Очкычлар җитештерергә телисең икән, аның өчен башта станок ясарга кирәк. Ә без әлегә станоклар ясый белмибез. Заманча станоклар металлдан гына тормый, анда да шул ук микроэлектроникалар һәм програмнар урнаштыру зарур, — ди Спивак.

Аның фикеренчә, зур илдә авторитар ысуллар белән ниндидер бик тар юнәлештә генә алга китеп була, ә базарга нигезләнми генә киң фронт белән технологик алгарышка ирешү берничек тә мөмкин түгел. Спивак моңарчы Русиядә модернизация шигаре белән бюджеттан зур акчаларны "Ростехнологии", "Роскосмос"ка агызуны, электромобильләр, башка заманча нәрсәләр җитертерерү тырышлыгын, әмма берни дә килеп чыкмавын искә ала һәм моны бу эшләр белән шөгыльләнгән кешеләрнең белемнәре җитештерүдән бик еракта булуы белән аңлата.

— Нинди югары технологияләр турында сүз була алсын ди, Русиядә MacDonal’ds урынына ачылган "Вкусно — и точка" ресторанында фри-бәрәңгеләр дә ясый алмаячакларын игълан иттеләр бит. Чөнки Русиядә ул ризыкны җитештерү өчен тиешле таләпләргә туры килгән, тиешле ингредиенлары булган бәрәңге үстерә алмаулары һәм ул бәрәңгене рестораннарга китергәндә, аны әзерләгәндә тиешле технологияләрне үти белү кирәклеге ачыкланды. Ә микроэлектроника, химия белән шөгыльләнү күпкә катлаулырак эш, — ди Спивак.

БУ ТЕМАГА: "Ракет ясый алабыз, ә авыл хуҗалыгы техникасын чит илнекен кулланабыз" — фермерлар санкцияләр турында

Русиядәге вазгыятьне ул "Простоквашино" мультфильмында этнең песигә әйткән "Акча бар бездә, акыл юк", дигән сүзләре белән сурәтли. Ягъни Русия хөкүмәтенең акчасы күп булса да, илдә белеме җиткән кешеләргә кытлык булуына ишарәли, һәм хөкүмәт белемле кешеләрне чит илләргә китәргә мәҗбүр итү өчен барысын да эшли ди. Ә хәзерге Русиядә кешеләр махсус түгел, ялгыш кына булса да ниндидер "ярамаган" сүз ычкындырудан куркып яши ди Спивак.

Аның сүзләренчә, ирекле фикерли алмаган кешеләр яши торган ил башкаларга ияреп бара ала, әмма беркайчан да лидер була алмый. Кытай да башка илләрне куып җитә алды, әмма лидер булу өчен алар барыбер дөньяга ачылырга мәҗбүр ди ул.

Казандагы икътисад белгече Таһир Дәүләтшин сүзләренчә, хөкүмәт инвестицияләренең нәтиҗәлелеге гадәттә бизнес инвестицияләреннекеннән күпкә түбәнрәк була.

Таһир Дәүләтшин

— Бик зур бюджет акчаларын ташлаячаклар, ә нәтиҗәсе минималь булачак. Русиядә станоклар төзүнең инде нигезе дә калмады, анда перспектива бик тә аз. Электроникада да перспектива юк. Аларга күрме генә акча түксәк тә, ул акча юкка чыгачак. Аз һәм урта тонналы химиядә дә дәүләт эшчәнлеге кирәкми, хосусый эшмәкәрләргә бирергә кирәк. Хөкүмәтнең тыкшынуы безне артка гына өстерәячәк. Нәтиҗәсе шул булачак: бюджет акчаларын урлап бетерәчәкләр, ә халыкның тормыш сыйфаты начараячак. Совет системында да шулай булган иде, ул инде үзен күрсәтте — кешеләргә югары тормыш дәрәҗәсе бирә алмады. Сүздә генә калачак бу. Илдә югары квалификацияле кешеләр бетеп бара, бигрәк тә дәүләт структураларында. Мин монда коррупция чәчәк атачагын, бик зур бюджет акчаларының югалачагын гына күрәм, — ди Дәүләтшин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!