Бүген, 8 сентябрьдә Чаллының 24нче мәктәбенең тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллин шәһәр мәхкәмәсенә дәгъва тапшырган, ул үзен эштән җибәрүләрен канунсыз дип табуны һәм вазифасына кире алуларын таләп итә. Бу хакта Вәлиуллин "Idel.Реалии"-га хәбәр иткән.
1 сентябрь – Белем көнендә Чаллының 24нче мәктәбендә тарих укытучысы Раушан Вәлиуллинны эшеннән алганнар иде. Боерыкта – "хезмәт килешүендәге үзгәрешләр белән бәйле эшне дәвам итүдән баш тартуы сәбәпле" дип әйтелгән. Вәлиуллин элегрәк Азатлыкка эштән китәргә, һөнәр алыштырырга мәҗбүр итәрлек махсус шартлар куела, дип сөйләгән иде.
Уку елы башланыр алдыннан мәктәп мөдире аның кабинетында якын арада видеокамера урнаштырылачагы, сыйныф җитәкчелегеннән алынуы, мәктәп музее өчен җаваплылыктан да бушатылуы турында хәбәр иткән. Моннан тыш аның дәресләр саны да киселгән, җәмәгать белеме дәресләрен дә аннан тартып алынган, бары тик 5-7 сыйныфларга гына белем бирүе калдырылган. Ә бу хезмәт хакының кимүе дигән сүз.
БУ ТЕМАГА: Татарстандагы билгеле активист, Чаллы укытучысы Раушан Вәлиуллинны эштән алганнарМәхкәмәгә биргән гаризасында укытучы мәктәпнең хезмәт килешүендәге үзгәрешләр турында Хезмәт кодексына ярашлы алдан кисәтмәве турында әйткән.
Раушан Вәлиуллин мәктәп җиткәчелегенең гамәлләрен "нигезләнмәгән һәм канунсыз" дип санавын әйткән, үзгәрешләр кертелгән хезмәт килешүен имзаламаган өчен эштән алынмаска хакы булуын искәрткән.
Укытучы мәктәп җитәкчелегенең гамәлләрен канунсыз дип табуны, вазифасында кире торгызуларын, эшләми торган вакыт өчен белем бирү йортыннан уртача хезмәт хакы түләттерүне һәм рухи зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация сорый.
- Раушан Вәлиуллин – Чаллы активисты, ул элек Алексей Навальный тарафлардары оештырган "Укытучылар альянсы"ның Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде.
- Укытучы берничә тапкыр каршылык чаралары оештырды, штрафларга тартылды, сайлауларда катнашты һәм Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, "укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлүен таләп итте.
- Ике ел элек, 2020 елның июнендә Вәлиуллинны мәктәптән җибәрмәкчеләр иде инде. Ул чакта ул аңа үзизоляция вакытында эшкә килмәве өчен "арткы көн белән" эштән җибәрүләрен хәбәр иттеләр. Укытучы моны оппозицион эшчәнлек алып барганы өчен дип бәяләде.
- 2020 елның җәендә ул эштән алынуы турындагы боерыкны канунсыз дип табуны, кире шул ук вазыйфага эшкә алуларын, эшләми торган чор өчен уртача хезмәт хакы түләүләрен һәм 100 мең сум компенсация таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.
- 2020 елның августында мәхкәмә Вәлиуллинның шикаятен өлешчә канәгатьләндерде. 24нче мәктәп җитәкчелеген укытучыны эштән җибәрү турындагы фәрманны гамәлгә яраксыз дип танырга һәм Вәлиуллинны кире эшкә алырга мәҗбүр иттеләр. Шулай ук аңа эшләми торган чор өчен уртача хезмәт хакы түләргә һәм рухи зыян өчен 10 мең сум компенсация бирергә дигән карар чыккан иде.
🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!