Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы билгеле активист, Чаллы укытучысы Раушан Вәлиуллинны эштән алганнар


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Уку елы башланыр алдыннан мәктәп мөдире аның кабинетында видеокамера урнаштырылачагын әйткән иде.

Бүген 1 сентябрь – Белем көнендә Чаллының 24нче мәктәбендә тарих укытучысы Раушан Вәлиуллинны эшеннән алганнар. Боерыкта – "хезмәт килешүендәге үзгәрешләр белән бәйле эшне дәвам итүдән баш тартуы сәбәпле" дип әйтелгән. Вәлиуллин элегрәк Азатлыкка эштән китәргә, һөнәр алыштырырга мәҗбүр итәрлек махсус шартлар куела, дип сөйләгән иде.

Уку елы башланыр алдыннан мәктәп мөдире аның кабинетында якын арада видеокамера урнаштырылачагы, сыйныф җитәкчелегеннән алынуы, мәктәп музее өчен җаваплылыктан да бушатылуы турында хәбәр иткән. Моннан тыш аның дәресләр саны да киселгән, җәмәгать белеме дәресләрен дә аннан тартып алынган, бары тик 5-7 сыйныфларга гына белем бирүе калдырылган. Ә бу хезмәт хакының кимүе дигән сүз.

"Сәгатьләрем күп булганда, сыйныф, музей белән җитәкчелек иткәндә аена 35 мең сум җыела иде, хәзер исә мин 14-15 мең сум алачакмын. Укытучылык - минем яраткан һөнәрем, балалар белән эшли беләм. Китәргәме? Шулай итүемне телиләр. Хатын белән сөйләштек, чит илгә чыгып китүне дә уйлый башладык", дигән иде ул аптырап.

Раушан Вәлиуллин – Чаллы активисты, ул элек Алексей Навальный тарафлардары оештырган "Укытучылар альянсы"ның Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде.

Укытучы берничә тапкыр каршылык чаралары оештырды, штрафларга тартылды, сайлауларда катнашты һәм Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, "укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлүен таләп итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG