Гаяз Исхакый һәм бүгенге Русиядәге вазгыять. Төркиядә Исхакыйның мөһаҗирлектәге тормышын өйрәнәләр

Ләйсән Шаһин

Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге хәяте, Идел-Урал белән бәйләнеше темасы бүгенге көндә актуальләшә. Истанбулда Төркиягә яңа күченеп килгән татарлар аның идеяләре никадәр мөһим һәм авторитар режим урнашкан Русиядә язучы янә тыела алганда аның мирасын саклап калу юллары нинди булуы турында фикерләште.

Мөһаҗирлек һәм татарлар темасы 2022 елда Русия Украинага бәреп кергәннән соң игътибар үзәгенә әверелде. Төркиянең төрле шәһәрләрендә Русиянең сәясәте белән килешмичә китеп яңа тормыш коручы татарлар барлыкка килде. Алар төрле социаль проблемнар булуга карамастан оешырга һәм моңа кадәр булган татар мөһаҗирләренең тәҗрибәсен өйрәнергә тырыша. Төркиядә яшәп Идел-Урал төбәгендәге тормыш белән бәйләнешне югалтмыйча нинди файдалы эшләр башкара алу хакында уйлана, эзләнә.

Татарча китап уку клубы, балалар өчен татар рәсем дәресләре белән беррәттән, Төркиягә киткән татарлар Истанбулда айга бер җыелышып, Төркиядәге татар мөһаҗирләре тарихын өйрәнә башлады. Беренче лекциядә Истанбулда яшәүче эшмәкәр Илшат Нәҗипов Төркия һәм татарлар тарихына гомум экскурс ясаса, бу юлы Истанбулда яшәүче галимә Ләйсән Шаһин татар язучысы, публицист, Идел-Урал дәүләтен төзү идеологларының берсе Гаяз Исхакыйның тормышы, иҗаты, эшчәнлеге турында сөйләде. Язучының тормышы озын һәм бай, эшчәнлеге киңкырлы булганга күрә галимә беренче лекциядә аның тормышы турында күбрәк сөйләде. Чарага килгән татарлар Исхакыйның тормышын, иҗатын, эшчәнлеген бүгенге сәяси вазгыятькә туры килгән сорауларны да күтәреп, аларга җавап табарга тырышты.

Бу очрашуда Казан галиме, Габдулла Тукай иҗатын җентекле өйрәнгән һәм Гаяз Исхакый әсәрләрен халыкка кайтаруга зур өлеш кертүче әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев та катнашты. Гаяз Исхакыйны өйрәнүче яшь төрек галиме Бәкир Йылан да үз фикерләрен җиткерде.

Зөфәр Рәмиев, сулда - Бәкир Йылан

Очрашуда Азатлык хәбәрчесе дә булды, анда яңгыраган мөһим, кызыклы дип табылган фикерләрне, фактларны тәкъдим итәбез.

Урыс мәктәбендә белем алган татар дәүләтчелеге идеологы

Гаяз Исхакый белемле рухани гаиләсендә туа. Зирәк бала булып үскән кечкенә Гаяз башта авыл мәдрәсәсендә белем алса, ә Казанга киткәч, ул башкаладагы Татар укытучылары мәктәбенә укырга керә. Бу – дүрт еллык мәктәп, аны Русия империясе оештыра. Бу мәктәп урыс православ миссионеры Ильминский проекты була. Биредә укыган балаларга урыс теле, урыс әдәбияты укытыла, аларны әкренләп урыслаштыру, соңрак шушы кешеләргә татарлар арасында урыс дөньясы миссионерларын тәрбияләү максаты куела. Гаяз Исхакый биредә укый, белем ала. Урыс теле, әдәбиятыннан тыш бу мәктәптә математика, география, мантыйк, гимнастика, тарих, табигать һәм башка фәннәр укытыла. Бу мәктәпне Русия империясе махсус урыслаштыру өчен оештырып, урыс теле, әдәбиятына басым ясалса да, анда ислам дине дә була, мөгаллимнәр укучыларның вакытында намаз кылуына, татарча киенеп йөрүенә аерым игътибар биргән. Ул мәктәптә Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри да укыткан. Демократик рухлы, яңача эшләгән мәктәптә Гаяз Исхакый башка укучылар белән бәхәс алып баруга өйрәнә, башкалар арасында үз фикерен төгәл, мантыйкка нигезләнеп җиткерүче буларак таныла.

Азатлыкта Википедия Гаяз Исхакый

Мондый мәктәп Оренбурда да ачыла. Әмма аннары Русия империясе акчасына ачылып тотылган мәктәп үз максатына ирешә алмый. Урыслаштырырга тиешле мәктәптә татар балалары киң кырлы, белемле шәхесләр булып үсә, ә мондый кешеләр Русиягә куркыныч тудыра дип, мәктәпне ябу карарына киләләр.

Халык телендә иң күп әсәрләр язучы буларак танылуы

Исхакый беренче әсәрен 1898 елда яза. Аңа 17 яшь була. "Кәләпүшче кыз" ике ел басылмый, цензура аша узгач, беренче тапкыр 1900 елда басылып чыга һәм автор саф татар телендә, халыкчан йөгерек телдә иҗат итүче язучы буларак таныла. Китап басылгач, ул вакытта Парижда булган сәясәтче, акыл иясе Йосыф Акчура кулына эләгә, ул бу әсәрне укып зур бәя бирә. Ул аны заманча татар әдәбиятының иң кызыклы әсәре дип бәяләп, Казандагы тормыш күз алдыма басты, еладым, дип теркәп куя.

Берничә елдан Исхакый "Өч хатын белән тормыш" пьесасын яза, бу әсәр профессиональ театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә һәм югары бәяләнә.

Ун елда Гаяз Исхакыйның әсәрләре күп итеп туплана. "Гасыр" нәшрияты 1910 елда Исхакыйның сигез томлыгын бастырып чыгара. 1911 елда урыс телендә басылган һәм халык арасында популяр булган "Современник" журналы Исхакыйны аерым телгә алып, аны татар әдәбиятының популяр язучысы, татар әдәби теленең атасы дип яза. Аның әсәрләре урысчага тәрҗемә ителә башлый.

БУ ТЕМАГА: Татар активистлары Исхакыйның "Зөләйха"сын төрек телендә бастыруга акча җыя

200 елдан соң инкыйраз

"200 елдан соң инкыйраз" — Гаяз Исхакыйның киләчәккә кисәтү булып яңгыраган һәм бүгенге көндә иң еш телгә алынган әсәрләренең берсе. Ул аны Казан укытучылар мәктәбендә укыганда яза. Исхакый татарларга тәрәккыятькә киртә булган 5 сәбәпне атый.

  • Искелеккә ябышып ятучы руханилар
  • Иске фикергә ябышып ятучы мәгариф системы
  • Милләткә хезмәт итүче зыялыларның фәкыйрь тормыш итүе
  • Урыс теле Көнбатыш дөньясына күпер булуын аңламау
  • Татарларның башлаган эшен җиренә җиткермәү

Исхакыйның сүзләрен яңача аңларга кирәк, урыс теле урынына татарлар инглиз телен өйрәнергә, дөньяга киң карап, үзләренең үзенчәлекле яшәеш нигезен саклау итеп кабул итәргә кирәк. Милли интеллигенция Исхакый вакытында иза чиксә, бүген дә кадерсез бер катлам булып кала. Милли мәгариф Русия сәясәте тарафыннан тар-мар итеп килә һәм руханилар да бер кысаларда яшәп, киң фикерләүдән читләшеп бара. Татарга тәвәккәллек, үҗәтлек җитми һәм проектларын дәүләттән тыш алып барыр өчен матди нигез булдыру эше дә әлегә җайга салынмаган, дигән фикерләр яңгырады.

Искахый һәм Төркия

Исхакый Төркиягә беренче тапкыр 1908 елда килә. Ул вакытта Солтан иле инкыйлаб чорын кичерә. Яшь Исхакыйның бу вакыйгаларны үз күзләре белән күрәсе килә, аның эчендә кайнау теләге туа. Ул күп кешеләр белән таныша, аралаша, матбугатны укый. Әмма аның Төркиядән күңеле кайта, ул госманлы империясендәге мохитне кабул итми, ошатмый, күңелендә йөрткән халыклар тигезлеге, демократия идеяләре белән Төркиядәге яшәеш туры килми. Бер ел Төркиядә яшәгәннән соң ул кире Казанга кайта.

Гаяз Исхакый (1878-1954)

Икенче тапкыр ул Төркиягә 1925 елда килә. Исхакый инде күптән иленнән киткән мөһаҗир. 1919 елда большевиклар хакимияткә килү белән ул Көнчыгыш Төркестан аша Япониягә, аннары Европага китә. Төркиягә сәфәре вакытында ул төркичелек идеясе белән янып төрки халыкларны берләштерү фикерләрен яңгырата, төрле кешеләргә ул хакта сөйли, аңлата. "Прометей" хәрәкәтен оештыра, бирегә Русия, аннары большевиклар корган дәүләтеннән иза чиккән халыкларның вәкилләрен туплый, асаба милли азчылык мәсьәләләрен күтәрә. Әмма Төркиядә ул үз фикерләренә теләктәшлек тапмый. Аны ишетмиләр, аңламыйлар, кабул итмиләр. Төркия республикасының совет дәүләтенә, большевизм идеяләренә теләктәшлек күрсәтүен дә Исхакый кабул итә алмый. Ул Төркиядә ике ел яши, берара Әнкарада, аннары Истанбулда тора. Үзенә урын тапмый һәм Европага китә. Берлинда, Варшауда "Милли юл", "Яңа милли юл" журналларын оештырып нәшер итә, публицистик мәкаләләр яза, Совет Берлегендә чыккан татар матбугатында язылганнарга анализ ясап, мөһаҗирлектә булса да Идел-Уралда ниләр булып ятканын, татар-башкортларның тормышын күзалларга, аңларга тырыша.

1939 елда Германиядә фашистик режим урнашкач, Һитлер белән Сталин килешүеннән соң Польша басып алына һәм Гаяз Исхакый янә Төркиягә килә. Соңгы көннәренә кадәр ул биредә яши. Авыр хәлдә була, ярым ач, ярым фәкыйрьлектә уза аның тормышы, әмма шулай булуга карамастан, ул Икенче дөнья сугышында әсирлеккә төшкән татар-башкортларга һуманитар ярдәм оештыра, Япониядән татарларга Төркиягә күчәргә ярдәм эшләрен башкара. Һәм биредә дә язуын туктамый. Төркиядә 15 ел гомер кичерә.

БУ ТЕМАГА: Истанбулда татар почмаклары

Исхакый һәм бүгенге сәяси тормыш

Совет вакытында Гаяз Исхакый тыелган була, аңа фашистлар белән элемтәдә булган дип яла ягыла, әмма болар берсе дә дәлилләнмәгән. Бүген Русия дөньядан ябыла барганда, сүз иреге юкка чыгарылганда, урыс дөньясы торгызылып, милли республикалар, үзбилгеләнү басылганда миллләт һәм милли бәйсезлек турында язган Исхакый да янә тыелырмы? Аны өйрәнү тукталу куркынычы бармы? Александр Солженицин әсәрләре мәктәп програмыннан алынырга тиеш дигән фикерләр яңгыраганда, татарга да янә Исхакыйны качып уку чоры җитәрме? Бу хакта фикерләр дә яңгырады чарада.

Әсәрләрне тыю авыр булачак, алар галимнәр тарафыннан өйрәнелгән, берникадәр интернетта да бар, шуңа аларны юкка чыгару эше барып чыкмас, әмма Гаяз Исхакыйның публицистикасы әле өйрәнелмәгән, мөһаҗирлектә булган архивлар да бар. Аларга кул җитәрме, галимнәр аны өйрәнеп өлгерерме – бу сорауга җавап ачык кала. Бу татарларның активлыгына, тәвәккәллегенә бәйле.

Очрашуда Исхакыйның 1919 елда ватаныннан китеп, Япониягә барып, Европага китәргә теләве дә искә алынды. Ул берничә ай дәвамында виза көтеп яши. Исхакый Европага барып, анда узарга тиешле Версаль конференциясенә барырга тели. Җыенда ул Идел-Урал халыклары һәм аларның хәле, тормышка аша алмаган Идел-Урал дәүләте, Милли Мәҗлес турында сөйләргә, бу идеяләргә Европаның теләктәшлеген алырга тели. Әмма виза бирелми, ул Версаль конференциясенә барып өлгерми.

Бүген дә татарлар, башкортлар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла ала һәм татар идеясен Европа, Америка, Канадада таныту, аңлату, теләктәшлек эзләү эше дәвам иттерергә тиеш, дигән фикерләр яңгырады очрашуда​.

Истанбулның Әдернәкапы зиратында Гаяз Исхакый кабере

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!