Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Исхакыйның "Зөләйха"сын төрек телендә бастыруга акча җыя


"Зөләйха" китабы тышлыгы
"Зөләйха" китабы тышлыгы

Гаяз Исхакый "Зөләйха"ның бер өлешен 1911 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәгәндә язган. Аның төрекчәгә тәрҗемәсен дә Истанбул шәһәрендә китап итеп чыгарырга ниятлиләр.

"Азатлык" татар яшьләр берлеге Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен төрекчә чыгару өчен акча җыя башлаган. Биш мең данә китапка 313 мең сум (37 мең төрек лирасы) акча кирәк.

"Зөләйха" әсәрен төрекчәгә узган ел тәрҗемә иттердек. Хәтта танылган төрек язучылары аңа кереш сүз язды. Гаяз Исхакый "Зөләйха"ның бер өлешен 1911 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәгәндә язган. Үзе дә ярты гомерен Төркиядә үткәргән, кабере дә Истанбулда, Әдернекапы зиратында. Гаяз Исхакый Төркиядә гаделсез рәвештә онытылган һәм "Зөләйха"ны Төркиядә чыгару Исхакый исемен дә хәтерләтәчәк, Төркиядә татар әдәбиятын, мәдәниятын танытырга да ярдәм итәчәк. Милләтләр арасы дуслык-туганлык хисен ныгыту максатыннан да бу китапның Төркиядә басылуы бик мөһим", диде әлеге уңайдан берлек рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

Нәбиуллин әйтүенчә, "Зөләйха" әсәре чуаш, саха, алтай телләренә дә тәрҗемә ителә башлаган.

Ике ел элек "Азатлык" татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның әлеге әсәрен татар телендә китап итеп бастырып чыгарган иде. Шулай ук китапны рус телендә чыгару өчен дә акча җыелды.

"Якында китап рус телендә басылып чыгачак, эшләр инде төгәлләнеп килә. Русиядә азчылыкны тәшкил иткән милләтләрдә милли үзаңны ныгыту максатыннан бу әсәрне Русиядәге төрле төрки халыкларның телләренә тәрҗемә итергә булдык. 2023 елда Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булачак, аны билгеләп үтәчәкбез һәм бу датага кадәр әсәрне кимендә 7-8 телгә тәрҗемә итерп чыгарырга няитлибез" диде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

Тәрҗемәләр әзер булганнан соң, китап итеп кенә чыгарылып калмыйча, Гаяз Исхакый сайтына да урнаштырылачак.

Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы XVIII-XIX гасырларда татар халкының фаҗигасен чагылдыра. "Зөләйха" әсәренә бәйле 2004 елда Казанда фильм да төшерелде. Аның режиссеры Рамил Төхвәтуллин элегрәк Азатлыкка фильмны мөселман фестивале бәйгесенә кертмәделәр һәм киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә мөмкинлек тудырмадылар дип әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG