Владимир Путин Украинада сугыш башланганнан соң Русиянең таркалу ихтималы турында бәхәсләр барлыкка килде. Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) вәкилләре мондый фараз тормышка ашырлык түгел дип килә. ФБК активистлары Леонид Волков та, Владимир Милов та төрле вакытларда шундыйрак фикерләрен белдерде. Июль уртасында исә ФБК вәкиле, тумышы белән Уфадан булган Георгий Албуров Татарстан белән Башкортстанның Русиядән аерылып чыгу идеясен "супермаргинал" дип атады.
"Күрәм ки, Каспаровтан соң Башкортстан һәм Татарстанның яки тагын башка төбәкнең аерылып чыгуы турында сөйләшүләр башланды. Мин 17 ел Уфада яшәдем һәм шуны әйтәсем килә: бу — супермаргинал идея, Башкортстанда нибары дистә кешегә генә кызыклы була ала. Халыкның 99,9% аерылу турында ишетсә, бармагын чигәсенә төртеп боргалый," дип язды ул.
Албуров фикеренчә, Татарстанда да кәефләр шундыйрак.
Әлеге твитны ФБКның тагын бер вәкиле Леонид Волков та күтәреп алды.
"Шул ук вакытта Путин вакытында туган кешеләр "Татарстанның бәйсезлек турындагы референдумын" һәм 1993 елгы "Урал республикасын" Русиянең кичекмәстән таркалачагына дәлил итеп кабул итә (гәрчә бу Шәймиев белән Россельның Мәскәүдән акча алу өчен пиар-проектлары гына иде)", дип язды Волков.
Сөйләшүгә Казандагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Олег Емельянов та кушылды. Ул Татарстанда аерылу яклы кешеләр күп түгелдер, ләкин "нормаль социология" кирәк диде.
Шул ук вакытта белгечләр бүгенге шартларда Русиядә сораштырулар объектив була алмый дип саный. Мәсәлән, социолог Игорь Яковенко Русиядә җанисәп нәтиҗәләренә карап "тоталитар фашистик режимнарда сораштыру социологиясе була алмый", дип белдерде. ФБК вәкилләре үзләре дә Путин режимын фашистик дип атый.
"Idel.Реалии" ФБК вәкилләре белдерүләре, аларның республикада эшчәнлеге турында милли хәрәкәт вәкилләре, социологлар белән сөйләште.
Кемдә легитимлык күбрәк
Башкортстанда туып үскән татар активисты, сәясәт белгече һәм журналист Ләйлә Латыйпова Татарстан һәм Башкортстанда ФБКны хуплау дәрәҗәсе түбән, ә сепаратистик идеяләрне хуплау дәрәҗәсе - югарырак дип саный.
"Башкортстан һәм Татарстанның күпчелек халкына Навальныйның хакимияткә килүе уңай үзгәрешләр китермәвен аңлар өчен социаль фәннәр яки колониализм сәясәте белгече булу кирәкми. Бигрәк тә аның урыс булмаган һәм асаба халыклар хокукларына хөрмәт белән карамаячагын аңлар өчен", диде Латыйпова "Idel.Реалии"га.
Журналист ФБК белән Кремль бер методичка нигезендә эшли дип саный.
"Кызганычка каршы, Русия либераль оппозициясе дип аталган төркемнең дә, Кремльнең дә методичкалары бер - милли һәм деколониаль активистларга карата газлайтинг (психологик көч куллану һәм социаль паразитизм формасы - ред.) алымнары куллану. Аларны "деколонизация магистрлары" дип атау - бу бит курку һәм аларның дөньяны күзаллаулары чынбарлыкка бөтенләй туры килмәвен танырга теләмәү", ди Латыйпова.
Кешенең кайсы да булса төбәктә яшәве, аның бу төбәктәге хәлләрне объектив бәяли алуын аңлатмый ди ул.
"Албуров үз казанында гына кайнаган. Уфа, башка республика башкалалары кебек, урыслашкан шәһәр, андагы яшәү дәрәҗәсе дә республикадагы чын хәлләрне күрсәтми. Якташлар белән сөйләшүдән чыгып шуны әйтергә була, Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне үзгәртү теләге (аерылу булсынмы ул, федерализация, конфедерализация яки башка модель) милли факторга бөтенләй бәйле түгел. Куштаудагы протестларны хәтерлисезме? Анда бит төрле милләт вәкилләре иңгә-иң торды. Шундый бай җирдә яшәп тә, бернидән дә файдалана алмау, Мәсәкүне ашатуны дәвам итү, аның империячел амбицияләре өчен һәлак булудан бөтен кеше туйды" ди Латыйпова.
БУ ТЕМАГА: Куштау хәлләре нәрсәне күрсәтте һәм нәрсәгә китерәчәкБашкортстан - ул Уфа гына түгел
Куштау шиханындагы хәлләрне Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке лидерларының берсе, бүген сәяси эмигрант Руслан Габбасов та искә алды.
"Куштауны яклауда башкорт милли хәрәкәте иң мөһим рольне уйнады. Куштауда без беренчеләрдән булып җыен уздырдык һәм тауга игътибарны җәлеп иттек. Нәкъ шушы җыеннан соң Үрнәк авылы халкы безгә Куштауны яклауны сорап мөрәҗәгать итте. Аннары без Уфада Куштауны яклаучылар җыелышы уздырдык, анда галимнәрне, башкорт милли хәрәкәт вәкилләрен, җәмәгать фикере лидерларын, Үрнәк авылы кешеләрен чакырдык. Шунда алар бер-берсе белән танышты, шунда сивил җәмгыятьнең беренче кушылуы булды", дип саный Габбасов.
Габбасов Башкортстанның бәйсезлеге идеясен алга сөрә, ләкин үзенең эшчәнлеген сепаратизм дип атамый. Урыс телендә дә, татар телендә дә бу сүз "милләтчелек" кебек үк тискәре төсмердә.
"Мин милли азатлык хәрәкәте бара дип саныйм. Әле берничә ел элек кенә Башкортстанның бәйсезлеге турында уйлап та булмый иде, ә бүген бу идея тарафдалары артканнан арта бара", ди активист.
Габбасов ФБК Русиядәге чынбарлыкны дөрес кабул итми дип саный һәм "Акыллы тавыш бирү" проектын мисал итеп китерә. Активист фикеренчә, Путин Русиясендә мондый проект эшли алмый. Навальный тарафдалары "Акыллы тавыш бирү" системын соңгы тапкыр 2022 елда Мәскәүдә муниципаль сайлауларда кулланды.
БУ ТЕМАГА: Навальный Татарстанда "Акыллы тавыш бирү" системын куллануны "бик катлаулы" дип саныйБашкорт хәрәкәте лидеры Албуровның та Башкортстан җәмгыятендәге кәефләр турында фикерләре чынлыктан ерак, Башкортстан - ул Уфа гына түгел, ди.
"Гадәттә Уфа либераллары башкорт милли хәрәкәте белән очрашмый, алар белән кызыксынмый, алардан читләшә һәм Уфадан ерак китми. Шуңа күрә аларның башкорт милли хәрәкәте турындагы күзаллаулары бөтенләй икенче төрле. Албуров, гомумән, Башкортстанда оппозициядә булдымы? Мин аның безнең республикада яшәвен дә әле генә белдем. Менә Лилия Чанышева башкортлар турында белә, чөнки безнең чараларда катнашты, безгә ярдәм итте. Ул республикада милли хәрәкәтнең көчен белә һәм безне беркайчан да маргинал дип атамас иде", дип ышана Габбасов.
Шул ук вакытта Чанышеваның үз электораты, башкорт активисларының - үз электораты ди ул.
Татарстан һәм ФБК
"Азатлык" татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин да ФБКга карата тәнкыйди карашта. Ул әлеге оешма Татарстанда милли активистлар белән хезмәттәшлек итәргә тырышмады ди.
"ФБКның Татарстанда татар милли хәрәкәте белән элемтәләр булдырырга тырышуын күрмәдек, аларның вәкилләре Хәтер көннәрендә катнашмады, хәтта федерализмны, шул исәптән бюджет федерализмын, татар теле статусын яклауларын да күрмәдек. Милли мәсьәләдә ФБК мөнәсәбәтенең хакимият мөнәсәбәтеннән аерылуын күрмибез", ди активист.
Русия оппозициясен ул империячеләр дип атый.
"Кызганычка каршы, Русия оппозициясе хакимияттән берни белән дә аерылмый диярлек. Шундый ук империячеләр. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстанда татарлар Русия оппозициясен якламады, чөнки ялганны сизде. Абруров сүзләре гаҗәпләндермәде. Мондый чыгышлары белән ФБКның киләчәге юк", диде Нәбиуллин.
БУ ТЕМАГА: "Русиянең либераль оппозициясе дә империя чире белән чирле"Төбәк тәҗрибәсенә колак салучы юк
Татарстаннан социолог (ул исемен күрсәтергә теләмәде) ФБК үзе Татарстан һәм Башкортстан кешеләре өчен маргинал булып тора дип саный. "Русия республикаларының кайберләрендә Навальный штаблары бар иде, алар бераз хуплау да таба алыр иде. Ләкин тулы канлы вәкиллек булдырыр өчен Русия халкына өстән караучы һәм аны телсез бер масса дип атаучы түгел, ә төбәк халкына якын перспективага таянган сәяси програм кирәк", ди социолог.
Америка эксперты һәм Русия таркалуы турында китап авторы Януш Бугайский ФБК берничек тә Идел буе республикаларын вәкиллек итә алмый дип белдерә.
"Навальный фонды Татарстан, Башкортстан яки башка бер республика исеменнән сөйли алмый. Мондый белдерүләр Путинга каршы империалистларның ясалма федерация таркалуы алдыннан арткан куркулары турында сөйли", диде эксперт.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!