Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәнгә бер ел була. Бу Русия Украинада сугыш башлаганнан соң читкә китүчеләрнең икенче дулкынына сәбәп булды. Бер ел элек, сентябрь-октябрь аенда, Татарстан һәм Башкортстаннан да бик күп ир-егет Русия чикләре аша Грузиягә, Төркиягә, Әрмәнстанга, Казакъстанга, Кыргызстанга, Үзбәкстанга күченде. Телеграм-каналларда үзара ярдәмләшү чатлары, чик буйларында исә сәгать-сәгать чик узарга чират торучы мөһаҗирләрне каршы алучы волонтер штаблары барлыкка килде.
Белешмә: Русиядә мобилизация
- 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
- Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
- Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
- Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
- Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
- 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.
Ул вакытта күченгәннәрнең күпмеседер кире кайтырга мәҗбүр булды, ә зур бер өлеше чит илдә яңа тормышка өйрәнергә тырыша. Шушы бер ел эчендә биш илдә яшәп караган башкорт егете Байрас Азамтов, мәсәлән, хәзер үзе яшәгән Казакъстанда мәктәп балалары өчен өстәмә белем үзәген үстерә.
Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Астанада. Җылы җәйне монда уздырып, суыткач, Төркиягә күчәргә җыенабыз, ди. Байрас – мобилизация турында фәрман чыкканнан соң илдән китәргә карар итүчеләрнең берсе. Тумышы белән Башкортстаннан, чит илгә киткәнче Мәскәүдә яшәде, аерым алганда Башкортстан яшьләренең якташлык берләшмәсен төзүгә дә үз өлешен керткән инде. Әлеге вакытта ул Казакъстанда бизнес-партнеры белән "Омтылайык" дип аталган мәгариф проекты белән шөгыльләнә. Ул балаларга төрле фәннәрне тирәнтенрәк өйрәнергә һәм төрле сәләтләрне үстерергә мөмкинлек бирүче проект. Казакъстанда балалар күп туа, мондый әйберләргә ихтыяҗ бар, ләкин шул ук вакытта "бер чакырым ераклыкта безнең 11 көндәш" бар ди Байрас.
Байрас Азаматов белән релокациянең уңай һәм тискәре яклары, башкорт телен белүнең өстенлеге, сагыну белән шәҗәрәнең бәйләнеше турында сөйләштек.
БУ ТЕМАГА: Казакъстан халкы күченүче русияләр ташкынын ничек кабул итте— Байрас, Русиядән күчеп китүегезгә бер ел була. Релокацияне ничек кичердегез, аның уңай һәм тискәре яклары дип ниләрне атар идегез?
— Мин үзем генә Таҗикстан, Үзбәкстанда яшәп өлгердем. Хатыным белән – Төркия, Мисырда булдым, хәзер менә Казакъстанда. Гомумән алганда, гаиләм белән – өч ил, үзем биш илдә булдым. Плюсларына килгәндә, гомумән, бу үзенә күрә сынау бит инде. Син психологик яктан адаптация кичерәсең, башка мәдәниятне өйрәнәсең. Нәрсәсе кызык – чит илдә минем башкорт теле күпкә яхшырды. Чөнки без башкорт телендә ешрак сөйләшә башладык, телгә ешрак игътибар итә башладык. Казакъларны да, төрекләрне дә яхшырак аңлый, телләрне аера башладык. Элек мин, мәсәлән, уйгыр телен казакъ теленнән аера алмас идем.
Һәр илнең юрисдикция өлкәсендәге үзенчәлекләренә төшенә башлыйсың. Ешрак йөргән саен, әһә, шундый-шундый документларны әзерләргә кирәк, шул-шул кешеләрдән киңәш табарга, төрле сайтлардан кирәкле мәгълүмат табарга була дисең. Әлбәттә, файдалы танышулар – танышлар, дуслар күбәйде. Шул ук Төркиядә дә, хәтта Мисырда да әле дә бәйләнештә булган яхшы кешеләр бар.
Мисырга килү кыен булган иде – гарәп илләрендә гомумән булган юк. Тел ягыннан да, менталитет, инфраструктура ягыннан да алар нык аерыла. Мисырга килү белән "нәрсә эшләргә?", "ничек аралашырга?" дигән күп сораулар туды. Чөнки алар инглиз телен белеп җиткерми, без дә гарәп телен белмибез. Әмма танышлар табылды. Ә Казакъстанны инде гомумән безнең як дип атарга була – танышлар да күп, кунакларга да чакыралар, беренче килүемдә үк очкычта казакъ гаиләсе белән танышып алдым, ураза ае иде, икенче көнне алар мине ифтарга чакырдылар, бишбармак белән сыйладылар. Әле менә күптән түгел Ютуб-шоуга чакырдылар – төрки телләрдәге төрле сүзләргә багышланган интеллектуаль шоу. Шундый чараларга еш чакыра башладылар. Монда Татарстаннан, Башкортстаннан килгән егетләр белән нетворкинг оештырырга уйлыйбыз.
Минуслар дигәндә, психологик яктан адаптациянең кыен яклары бар. Гомумән, моны күпләр качу дип саный бит инде. Әмма мин алай санамыйм. Бу – үзеңнең принципларыңа, кыйммәтләреңә хыянәт итмәү. Бу – сәяхәт тә түгел. Кемдер Мисырга килеп, диңгездә ята яки пирамидалар карый, ә син тормышыңны җайларга тырышасың.
Икенче яктан, эш мәсьәләсе, финанс мәсьәләсе борчый. Март аена кадәр Русиядә дистанцион эшем булды. Ләкин соңрак шарт куелды: йә илгә кайтасыз, йә эштән куыласыз. Мин, әлбәттә, эштән куылуны сайладым. Димәк, ниндидер эшмәкәрлек табарга кирәк. Минем кәләшем таргетолог булып китте. Мин үземне төрле өлкәләрдә сынап карап, яңа гына партнер таптым, эшкуарлык өлкәсенә киттем.
Акчаны да күп югалттык. Мәсәлән, Төркиядә күп хаталар эшләдек. Яшәү рөхсәте алыр өчен фатир арендасына бер ел алдан түләп куйдык. Ләкин документ булмады, фатир акчасын кайтармадылар.
Моннан тыш, туганнар белән аралашу җитми. Әти белән әнине күргән юк. Ярый әле үткән атнада, бер ел күрешмәгәннән соң, әнием килеп китте, хатынымның да әтисе белән әнисе килеп киттеләр. Ниһаять, күрешеп, якын аралашып алдык. Тере аралашу булмагач, сагындыра, кайчак сагыш баса.
Кайбер илләрдә ризыкка, андагы ашамлыкларга күнегү авыр. Бәяләр бик каты үсә. Мәсәлән, Үзбәкстанда инфляция зур, анда миллионнар белән санарга кирәк. Җирле халык читләрне алдарга тырышырга мөмкин. Аннан тыш, инглиз телен белсәм дә, шәп дәрәҗәдә беләм, аралашам дип әйтмәс идем.
БУ ТЕМАГА: Казакъстанга сыенганнар: "Бу яхшылык беркайчан да онытырлык түгел"— Астанада белем бирү өлкәсенә кереп киткәнсез. Казакъстанның мәгариф системының нинди үзенчәлекләре бар?
— Монда, мәсәлән, бюджет урыннары юк. Мәктәпне бетергәч, грант алу мөмкинлеге бар, студентлар шул грант хисабына укый. Укып бетергәч, өч ел Казакъстанда эшләргә тиешләр. Биредә шулай ук казакъ-төрек лицейлары эшли, физика-математика юнәлешле яңа мәктәпләр дә бар. Моннан тыш, 7нче сыйныфтан соң имтихан белән Назарбаев интеллектуаль мәктәпләренә керергә була. Аларда казакъ, урыс, инглиз телләрендә белем бирелә.
Әлеге мәктәпләргә керү өчен көндәшлек шулкадәр зур, һәм безнеке кебек мәгариф-белем үзәкләре аларга керергә әзерлек алып бара.
— Читтә ияләшергә нәрсә ярдәм итте, нәрсә көч бирде?
— Без сәяхәткә өйрәнгән кешеләр. Ниндидер кыенлыклар булуына да әзер идек. Аннары башкортларның бер-берсенә ярдәм итүен дә әйтәсе килә. Бик күп башкорт яшьләре Төркиянең Анталья шәһәрендә җыелдык. Ватсапта, Телеграмда чатлар оешты. Күпләргә яшәү рөхсәте бирелмәде, төрлебез төрле якка таралырга мәҗбүр булды – кем Аргентинага, кем Балига, кем кире Русиягә… Ләкин алар белән аралашу тукталмады. Дуслык җепләрен барыбер өзмибез, бу – үзенчә ярдәм итеп торучы мохит.
Үзбәкстанда безгә башкортлар бик ярдәм итте, ә Таҗикстанда - таҗик гаиләсе. Иң элек без Уфадан өч егет Дүшәнбе шәһәренә очтык. Анда кайда яшәребезне дә белми киттек. Очкычта минем янда таҗик егете утырды. Аның белән сөйләшеп киттек. Исеме – Илхом. Ул ни өчен очасыз, яшәргә урыныгыз бармы, дип сорый башлады. Әйдә, безгә киттек, бездә яшәрсез, бездә барысы да бар, ди. Без бит өчәү, уңайсыз булыр, дим. Бу егет Русиядә эшләп йөргән, Русия ватандашлыгын алган, бер ел Русия гаскәрендә хезмәт иткән, 2022 елның гыйнварында армиядән кайткан, Мәскәүдә официант булып эшләп йөргән – бәлки, ярлы гына гаиләдәндер дип уйлыйбыз инде. Мәҗбүриләп диярлек үзенә алып китте. Баксаң, безне машина белән килеп алдылар, биш бүлмәле фатирга алып керделәр, ефәк келәмнәр җәелгән зур фатир. Ашаттылар, эчерделәр, кала буйлап йөрттеләр, үзләре такси табып, машинага утыртып Үзбәкстанга озатып җибәрделәр. Бик яхшы хатирәләр калды. Түлик дигәч, алмадылар.
БУ ТЕМАГА: Мөһаҗирлектә оешучы яңа татар дөньясы. Казакъстан мисалыТормышыгызда таҗик кешесенең кыенлыкка тарыганын күрсәгез, ярдәм итегез
Бу егет белән аралашып торабыз, ул хәзерге вакытта Дубайда йөри. Ул бер нәрсә генә әйтте: сезнең тормышыгызда таҗик кешесенең кыенлыкка тарыганын күрсәгез, аңа ярдәм итегез, диде. Ул үзе Мәскәүдә шундый хәлләргә очраган булган. Мин ярдәм итәм, сез дә ярдәм итсәгез, бик рәхмәтле булырмын – амәнәте шул булды.
— Үз тәҗрибәгездән чыгып, релокантларга уңайлы илләр рейтингын төзи аласызмы?
— Иң авыры да, иң җиңеле дә барыбер Төркия булды. Авырлык дигәндә – икамәт (яшәү рөхсәте) алып булмады, алдаучыларга, Төркиянең бюрократиясенә юлыктык… Гомумән, киләчәккә шундый максат бар – Төркиядәге төрки халыкларга, аеруча уйгырларга, кырымтатарларга 90 елга бирелүче икамәт алу. Төркия барыбер беренче урында: без Антальяның үзендә түгел, аның янындагы бәләкәй генә Кадрия бистәсендә яшәдек. Электромотоцикл сатып алдык – диңгезгә биш минутта барып җитәсең, бер якта – таулар. Атна саен – базар, хаклары да яхшы гына. Ашавыбыз яхшырып китте, яңа гына өзелгән җимешләр, яшелчәләр ашарга күнегеп беттек.
Иң ахыргы урында – Мисыр. Кызыл диңгез, Шарм Әш-Шәех кебек курорт җире булуга карамастан, аралашырлык кеше юк. Эш юк, интернет, тәмле ризык белән проблемнар. Һәм бу туристик җир булганга, халык синнән бөтен җирдә акча алырга тырыша.
Төркиядән соң, Казакъстан, аннан соң – Үзбәкстан, Таҗикстан.
— Башкорт теле ярдәм итәме?
— Мин Русиядә, Башкортстанда яшәгәндә дә чит илдәге диаспоралар ничек яшәгәнен актив күзәтә идем, кайчан да булса бу илләргә барып чыксам, шуларга язармын, шулар белән күрешермен дигән фикердә идем. Үзбәкстанга барып чыккач шулай иттем дә. Безгә ярдәм кирәк иде, чөнки ул вакытта фатирлар тәүлегенә 100 доллар тора иде. Әлбәттә, бу бик күп. Башта алты егеткә бер фатир табып, шул 100 долларга кердек. Әмма егетләр, эшләрен җайлап, 3-4 көннән башка илләргә оча башлады. Мин тизрәк башкортларга чыгып, аларның Ташкенттагы халыклар дуслыгы йортына барып таныштым. Аларга башкорт теленнән тәрҗемә итәргә кеше кирәк иде, үзләре дә башкорт телен өйрәнергә тели. Алар белән сөйләштек тә, тәрҗемә белән ярдәм итәргә тәкъдим иттек, ә безне совет заманында ук Иглин районыннан Үзбәкстанга күчеп киткән бер апа үзенә чакырды. Дүрт егет шул 78 яшьлек апага барып кундык. Җылы итеп каршы алды. Әлбәттә, уңайсыз, бик уңайсыз иде – әллә кайдан килеп төштеләр, берсе дә таныш түгел, моннан тыш, апаның оныклары бар, үз балалары бар. Кешенең бит әллә ниләр уйлавы, караклар-аферистлар дип шикләнүе дә бар. Ике атнага якын шул апада яшәгәч, безне соңыннан күз яшьләре белән озатып калды, хәзер дә язышып торабыз, хәлләрне белешеп тора, туган көннәр-бәйрәмнәр белән котлап торабыз.
Башкорт теле Төркиядә телне өйрәнгәндә ярдәм итте. Казакъстанда гомумән ярдәм итә, чөнки монда хезмәттәшләремнең күбесе Көньяк Казакъстаннан, ә алар күбрәк казакъча сөйләшә, русча начар беләләр. Һәм аларны аңлавы күпкә җиңелрәк. Башкорт телен белгәнгә төрле чараларга чакырып торалар, туган телдә сөйләшү белән кызыксыналар, телләр белән бәйле проектларга чакыралар. Ул яктан бик ярдәм итә.
БУ ТЕМАГА: Мобилизациядән качу. Читтәге татар-башкортлар милләттәшләренә ничек ярдәм итә— Бер ел эчендә берничә илдә яшәгәнсез. Хәзер нишләргә җыенасыз? Гомумән, планлаштыру горизонты нинди – бер ел, ун ел, бер ай?..
— Алты айга планлаштырып карадык. Яңа елга кадәр Казакъстанда яшәп, финанс яктан ныгырга. Күп чыгымнар кичердек, булган запаслар чыкты. Финанс яктан ныгырга да, ике якның берсен – Аргентина ватандашлыгы артыннан барырга яки Америкага талантлар визасы өчен документлар әзерләргә.
— Элек күп башкорт проектларында катнаштыгыз, иҗтимагый активист, яшьләр лидеры идегез. Милли проектлар хәзер туктап калдымы ?
— Хәзерге вакытта мин милли проектларга берничек тә җәлеп ителмәгән. Русиядә яшәгән халыкларның мәдәнияте, теле, яшьләр белән эшчәнлеге – гомумән, җәмәгать эшчәнлеге белән бәйле өлкәләр стагнациядә. Үз өлешеңне ничек кенә кертмә, үз эшеңне ничек кенә эшләмә, бер көнне алар барысы да юкка чыгарга мөмкин. Минем уйлавымча, бүгенге көндә башкортларның, Русиядә яшәгән халыкларның киләчәге – үзаллы булуда, сәясәткә, дәүләткә мохтаҗ булмауда. Финансларың, күңелең, намусың, эшчәнлегең дәүләткә бәйле булмасын дигән максаттамын. Телгә игътибар иткәндә, үзебез башкортча сөйләшәбез, калганнарны да өндибез, барыбер үзебездән, гаиләдән башлана дип уйлыйбыз. Хәзер ниндидер масштаблы проектлар бар дип әйтә алмыйм.
БУ ТЕМАГА: Хәбиров грантларын быел кем алды?— Русиядән читтә башкорт милли хәрәкәте активлашты. Деколонизация турында сөйләшүләр еш ишетелә. Моңа ничек карыйсыз, ничек бәялисез?
— Ишетеп беләм, актив күзәтәм, әмма катышым юк әле. Мондый кешеләр булырга тиеш дип уйлыйм, алар кирәк. Мәсәлән, минем кебек бик күп яшьләр чит тарафларга китте, әмма алар арасында сәяси эшчәнлек, ниндидер иҗтимагый эшчәнлек алып барган кешеләр юк диярлек. Ә булган оешмалар – бүгенге чорда андый эшчәнлек алып барулары белән баһадир, каһарманнар. Калганнарны да аңларга була, чөнки алар курка һәм бу, минемчә, нормаль күренеш – үзеңнең гаиләң, танышларың өчен курку.
— Илдән китәргә мәҗбүр булган танышлар күпме? Русия хөкүмәте китүчеләрнең күбесе кире кайтты дип белдерде. Сезнең танышлар арасында бу сизеләме?
— Китүчеләр күп булды, йөзләрчә кеше дияргә була. Русиядә күптән күрешмәгән танышлар белән әллә кайсы калаларда күрешеп беттек – Ташкентта, Дүшәнбедә, Төркия шәһәрләрендә… Хәзер дә китүчеләр бар, язып торалар. Чөнки кануннар үзгәреп тора, нидер булуы ихтимал. Китмәсәләр дә, әзерләнүчеләр, бизнесларын булса да күчерергә теләүчеләр бар.
Кире кайтучылар да күп – моның сәбәпләре төрле, беренче чиратта бу акча җитмәүгә бәйле. Кемдер бизнес ачып, кемдер яңа һөнәр үзләштереп карады – кемнеңдер килеп чыкты, кемнекедер килеп чыкмады, кемдер эшен дәвам итте. Кемнәрдер гаиләсе-балалары булганга кире кайтты. Чит тарафта җиңел булмагандыр инде.
БУ ТЕМАГА: Нигә киттеләр һәм нигә кире кайталар? Мобилизациядән качкан ирләрнең бер өлеше кире кайта— Бик сагынабыз дидегез. Сагынуны ничек басасыз?
— Әйе, бик сагындыра. Астанага курайга заказ бирдем. Башкортча китаплар күп укыла. Без тарихи чорда яшибез. Ниндидер дәрәҗәдә Зәки Вәлиди юлын үтәбез бит инде. Тарихка башка төрле карыйсың. Август аен мин тулысынча шәҗәрәгә багышладым, үземнең токымның, фамилиянең, авылның тарихын махсус сайт итеп эшләдем. Сталин золымы корбаннары булган безнең гаилә кешеләрен барладым, сугыш вакытында югалган бабайлар турында мәгълүмат җыйдым. Безнең токым һәрвакыт тарихи язмышка дучар булган. Картатай, мәсәлән, шул ук совет заманы килгән вакытта, мәчет манарасын саклап калам дигән өчен халык дошманы дип игълан ителә, һәм атып үтерелү хөкеме ала. Анда карасаң, бик күп маддәләр "хәрби фетнә", "террорчы эшчәнлек" һәм башкалар, һәм башкалар. Мондый тарихлар безнең гаиләдә бик күп. Минем карт картәсәем Украинада яшәгән поляк кызы булган. Яшь чагында карт картатаем белән безнең якка килгәннәр, аларны башта хәтта авылга да кертмәгәннәр. Соңыннан ул ислам динен кабул итә, башкорт телен өйрәнә. Һәм, көненә биш тапкыр намазын укып, уразаларын тотып, 103 яшенә кадәр яши. Муллалар аңа килеп чәй эчеп китә торган булган – кяфердән чыккан кешенең чәен эчү савап була, дип. Һәм золым (репрессия) вакытларында Башкортстаннан чит тарафта яшәргә тиеш дип, аны читкә чыгаралар, әмма ул ничектер барыбер кайта. Мондый хәлләр бик күп безнең тарихка карасаң, хәтта безнең токым тарихында гына да.
Мәсәлән, безнең фамилиянең башлангычы Азамат картатай 72 яшендә Брагин дигән кешегә каршы күтәрелештә катнашкан. Брагин – империя тарафыннан куелган кеше. Бабам 72 яшендә эзәрлекләүләргә дучар була, аңа Җаек артындагы казакъларга качу кирәк була.
Ни өчен мин моны җыям – минем туганнар арасында да хәрбиләр күп, алар да хәзер барган бу хәлне аңласын өчен. Кирәкме безгә янә бу сугышта катнашырга, кирәкме моңа үз өлешебезне кертеп маташырга?
Кирәкме безгә янә бу сугышта катнашырга?
Синең токымың әллә ничә тапкыр гаделсезлеккә эләккән, газап кичергән һәм бүгенге көндә сез, аларның балалары, оныклары буларак, шул ук хаталарны кабатларга тиешме дигән сорау белән алып барам бу эшчәнлекне. Бу да шул сагынуның бер чагылышы.
— Кайсы шартларда туган якка кайтыр идегез?
— Беренчедән, мотлак сугыш беткән очракта. Әгәр ул бетмәсә, башка шартларны әйтә алмыйм. Чөнки менә Башкортстанның азатлыгы турында күп сүзләр алып барыла бит инде. Гомумән, Башкортстан гына түгел, милли республикаларның азатлыгы. Мин моны күз алдыма китерәм, әмма барыбер бу җиңел эш булмаячак, чөнки бу — озак, катлаулы процесс. Кеше бәхетле булыр өчен киләчәктә ниндидер позитив яңалыкларга өмет итәргә тиеш. Әмма сугыш беткән очракта кайтыр идем.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!