Казакъстанның төньяк-көнбатышында, илне Татарстан һәм Башкортстаннан аерып торучы Оренбур өлкәсе чигенә якындагы Актүбә шәһәрендә бер эшкәмәкәр үзенең офисын тулай торак итеп үзгәртеп корып, аны мобилизациядән качучыларга ярдәм итүче волонтерларга тапшырган. Анда көненә 50ләп кеше сыена. Мобилизациядән качып бирегә сыенганнар арасында гаиләләре белән качканнар да бар.
Кешеләрне бирегә сыендыру белән шөгыльләнүче "Добро" волонтерлар оешмасы җитәкчесе Екатерина Голотина сүзләренчә, бирегә салкын тидереп хастаханәләрдә булып чыккан кешеләр дә эләгә. Украинага каршы сугыш башлаган Путин сентябрь аендагы җиңелүләреннән соң анда тагын да күбрәк ирләрне җибәрергә теләп, мобилизация игълан иткәч, сугышырга теләмәгән йөзләрчә мең кеше тәүлек буена чик буенда яңгыр астында, салкын һавада торып илдән качарга мәҗбүр булган иде.
Татар-башкортлар да иң якын чик буена, Казакъстанга юнәлде. Алар иң беренче тукталган урыннар — Актүбә һәм Җаек (Уралски).
Актүбәдәге эшмәкәр офисы бүлмәләрендә кешеләр идәндәге ястыкларда да, башкача җайлаштырылган урыннарда да йоклый. Сугыштан качучылар биредә Үзәк Азиядәге кайбер илләрдәгы табын өстәле — дастархан белән дә таныша.
Сугыштан качып Башкортстаннан бирегә сыенганнарның берсе Тимур Казакъларның авыр чакта сыендыруын мәңге онытмаячагын әйтә.
— Бу яхшылык беркайчан да онытырлык түгел. Сезнең яхшылыгыгызны гомерем ахырына кадәр хәтерләячәкмен, — ди ул.
Бу тулай торак — Русиядәге мобилизациядән качып килүчеләрнең беренче сыену урына. Монда яшәгәндә кемдер эш, кемдер алга таба барыр юл таба.
Шулай ук Башкортстаннан килгән Илнур Казакъстан халкының җылы кабул итүе үзенә өмет бирүен әйтә.
— Безне Русиядә күрелмәгән яхшылык белән кабул иттеләр. Шул кадәр җылылыкны, энергияне беркайда да күргәнебез юк иде. Аңлатып булмаслык хисләр кичерәбез. Шул җылылыктан көч аласың. Алай ук өметсез түгел икән, күңелне күтәрә, — ди Илнур.
Актүбәдә яшәүчеләрнең Русиядән ирләр агымына мөнәсәбәте төрлечә. Биредә яшәүче, өлкән яшьтәге, исемен әйтергә теләмәгән Казакъстан ватандашы Русиядән килгәннәр яшьләр арта барган, һәм аларны эш белән тәэмин итү болай да проблем булган илдә яңа кыенлыклар китереп чыгарыр дип борчыла.
Бераз хәл алсыннар да, аннан, үз илләрендә вазгыять яхшырамы, юкмы, кире җибәрергә кирәк
— Булышу — дөрес эш. Әмма артык иркәләү ярамый. Без аларга эш бирәбез дип әйтәләр. Димәк, монда торып калулары мөмкин. Үзебездә дә яшьләргә эш җитми бит. Аларга билгеле бер вакыт бирергә кирәк, бераз хәл алсыннар да, аннан, үз илләрендә вазгыять яхшырамы, юкмы, кире җибәрергә кирәк, — ди ул.
Шулай ук өлкән яшьләрдәге казакъ хатыны Украинага каршы сугышырга теләмәүчеләрне үз фатирында бушлай сыендырырга да әзер булуын, тик җитәрлек урыны булмавын, әмма урамда аларны күргәндә җылы сүзләр әйтүен белдерә.
Казакъстан эчке эшләр министрлыгы Русиядәге мобилизациядән качып илгә 200 меңнән артык кешенең килүен белдерде. Шул ук вакытта Русиядән килгәннәрнең зур өлеше башка илләргә киткән диелә.
Сугышырга теләмәүче татар-башкортларга Казакъстанга китәргә үз милләттәшләре дә булыша.
Казакъстанда сугыштан качучыларга оешкан волонтерлар да, "качакларга" азык-төлек китерүче җирле пенсионерлар да, кием белән ярдәм итүче башкалары да булыша. Кайбер волонтерлар аларны вокзалларда ук җирле сим-карталар белән каршы ала.
Русия ватандашлары Казакъстанда рәсми теркәлүсез 30 көн, теркәлгән очракта 60 көнгә кадәр яши ала.
Русиядәге мобилизациядән качып килүчеләр агымы Казакъстанның чик буендагы шәһәрләрендә фатир яллау бәясенең нык артуына китергән. Фатир арендалау бәясе өч мәртәбәдән дә күбрәк аркан. Кайберәүләр сатарга җыеган фатирларын сатуны кичектереп, акча эшләүгә дә керешкән. Чөнки анда кайбер очракларда бер бүлмәле фатирның көнлек аренда бәясе 350 доллардан артып киткән.
Җаектагы "Синема Парк" кинотеатры хуҗасы Диләрә Мөхәмгалиева исә кинотеатрының дүрт залын сугыштан качучыларга бушлай тәкъдим итәргә, теләгән һәркемне кертергә булган. Беренче төндә үк анда 200дән артык кеше йоклаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!