Соңгы ярты елга булган рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстан финанс һәм икътисади яктан Татарстаннан ике тапкырга диярлек калыша. Икътисад белгече Наталья Зубаревич фикеренчә, Татарстан башка төбәкләр арасында үзенең аерым статусын саклый, ә менә Башкортстан күрше республиканы икътисадның бер өлкәсендә дә куып җитә, хәтта якынлаша да алмады. Төп сәбәпләрнең берсе — Татарстанның күпкә мөстәкыйльрәк булуында.
Азатлык Татарстан белән Башкортстанның керемнәрен, салымнарын һәм икътисади күрсәткечләрен чагыштырды.
Татарстанда
2024 елның җиде аенда Татарстанның икътисады (эчке төбәк продукты (ВРП) 2,8 трлн сум тәшкил иткән. Бу узган елның шушы чорыннан 1,8%ка күбрәк. Ел ахырында икътисад күләме 5 трлн җитәр дип көтәләр.
Шул ук вакытта быел рәсмиләр икътисад үсешенең акырынаюын да билгеләп үттеләр. Мәсәлән, республикада сәнәгать үсеше 1,5% тәшкил итте. Моның төп сәбәбе — нефтькә бәйле кертелгән чикләүләр, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.
"Нефть чыгару буенча чикләүләр булмаса, бу күрсәткеч тагын да югарырак булыр иде", диде ул. Сүз ОПЕК+ керткән чикләүләр һәм санкцияләр турында бара.
БУ ТЕМАГА: Мәскәү байый, төбәкләр фәкыйрьләнә. Салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясар?2024 елның 8 аенда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 400 млрд сумга якынлашкан. Шул ук вакытта республикадагы төп салымнарның берсе — табыш салымы 10,4 процентка кимегән. Бу нефть һәм нефть-химиясе тармагы торышына бәйле.
Киләсе өч елда Татарстан бюджетын үтәү 50 млрд сумга кыенрак булыр дип көтелә. Татарстан финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов сүзләренчә, Русиядә кертелүче салым реформасыннан Татарстан югалтулар кичерәчәк.
Фәйзрахманов китергән саннардан күренгәнчә, физик затларның керем салымын (НДФЛ) кире кайтаруга бәйле үзгәрешләр сәбәпле, Татарстан ел саен 1 млрд сум керемен югалтып барачак. Эшмәкәрләр өчен салым салуның гадиләштергән системы үзгәрүдән республика ел саен 3 млрд сумга азрак керем алачак. Керемсез калган үзмәшгульләргә бәйле төзәтмәләр дә Татарстанны 0,73 млрд сумга ярлырак итәчәк.
Моннан тыш, федераль кануннар нигезендә республика минималь хезмәт хакын арттырырга мәҗбүр булачак. Киләсе елдан Татарстанга Мәскәүдән бүленәчәк финанслар да кимер дип көтелә. Федераль програмнардан — 18,3, илкүләм проектлардан — 17,2 процентка азаюы ихтимал.
Шул сәбәпле, 2025 елда республика бюджетын үтәү 11,7 млрд сумга, 2026 — 18,8 млрдка, 2027 — 19,2 млрд сумга кыенрак булачак, ди Марат Фәйзрахманов. Киләсе өч елда бу 49,79 млрд сум булыр дип фаразлана.
БУ ТЕМАГА: Татарстан белән Башкортстан икътисады: акрыная һәм тараяБашкортстанда
Башкортстанда, Татарстан белән чагыштырганда, икътисад күләме ике тапкырга кимрәк. Мәсәлән, Татарстан ел ахырына кадәр эчке төбәк продуктын 5 трлн сумга җиткерергә җыенса, Башкортстан — 2,6 триллионга исәп тота.
Сәнәгать үсеше Башкортстанда тизрәк барса да, аның күләме шулай ук ике тапкырга азрак. Шул ук мәсьәлә инвестицияләргә, оешмаларның акча әйләнеше күрсәткеченә дә кагыла (тулырак икенче таблицада).
2024 елның гыйнвар-май айларында уртача хезмәт хакы Башкортстанда — 63,2 мең сум, Татарстанда — 68,5 мең сум тәшкил иткән.
Ярты елда Башкортстан үз-үзен ашата алмаучы дотацион республика буларак 164,5 млрд сумлык салым җыйган. Донор республика саналучы Татарстанда, мәсәлән, 710 млрд сум тәшкил итә. Ягъни, Татарстанда 4,3 тапкырга күбрәк салымнар җыела дигән сүз. Шул ук вакытта Башкортстан үз кеременең чирек өлешен генә Мәскәүгә җибәрә, Татарстан — 65-70 процентын.
Бу шартларда Башкортстан Мәскәү ярдәменә мохтаҗ, гәрчә, Татарстанга караганда, федераль үзәктән азрак акча җәлеп иткән. Нәтиҗәдә, 2024 елның ярты елын Башкортстан 16,4 млрд сумлык дефицит белән тәмамлады. Татарстанда, киресенчә, 70 млрд сумлык профицит бара.
БУ ТЕМАГА: Икътисадчы: Башкортстанның үз керемнәре кимиМоңа кадәр Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов Башкортстан икътисадының проблемын идарә итү алымнарының начар булуына бәйләп аңлаткан иде. Мәсәлән, Башкортстанда салым ташламалары, Татарстанга караганда, дүрт тапкырга күбрәк бирелгән. Шул ук вакытта Татарстан бюджеты керемнәре ике тапкырга күбрәк булып кала. Аныңча, күпчелек салым ташламалары "Роснефть" карамагындагы "Башнефть"ка бәйле нефть оешмаларга ясалган. Нәтиҗәдә, 2024 елның 8 аенда Башкортстанның табыш салымы 20 процентка кимеп, бары 35,7 млрд сум тәшкил иткән.
"Нефть табу, сәнәгать өлкәсе Башкортстан җитәкчелеге кулында түгел"
Мәскәү дәүләт университетының икътисади һәм социаль география кафедрасы профессоры, икътисадчысы Наталья Зубаревич "Аспекты — Башкортстан" каналына сөйләвенчә, Башкортстанның Татарстанны "куып тоту" омтылышы уңышсыз булды.
Быелның беренче яртысында бюджет дефициты инде 11 процентка җитте
— Татарстан тизрәк һәм тотрыклырак үсештә, — диде ул. — Чыннан да, хәзерге җитәкчелек (Радий Хәбиров җитәкчелегендәге такым) икътисади үсешне тизләтергә тырышты, бюджет акчаларының зур өлешен икътисадка инвестицияләде, бизнесны җәлеп итәргә омтылды. Бу нәрсәгә китерде? Башкортстанны сәнәгать үсеше ягыннан Русия күрсәткеченнән күпкә югары дип әйтеп булмый. Алар Татарстанны куып җитә алмадылар. Нәтиҗәдә, бюджет дефициты һәм бурычлар арта. 2023 елда Башкортстанда бюджет дефициты 5 процент иде. Быелның беренче яртысында бюджет дефициты инде 11 процентка җитте. Татарстан белән ярышу финанс тотрыксызлыгына китерүе ихтимал. Республика җитәкчелегенең эш-гамәлләрен анализлап ясалган төп нәтиҗә бу.
Зубаревич Башкортстанның икътисади алгарыш ясый алмавын аның мөстәкыйль булмавы белән бәйли, чөнки республикадагы төп ширкәтләр белән федераллар идарә итә.
— Русиядә нефть чыгару 1 процентка кимеде. Татарстанда — 3 процент. Башкортстанда исә — 10 процент. Бу "Роснефть" сәясәте икәнлеге аңлашыла. Республика җитәкчелегенең моңа бернинди дә катнашы юк. Әмма мондый җитди кимү, әлбәттә, бөтен сәнәгать динамикасына йогынты ясады. Гыйнвардан июльгә кадәр сәнәгать үсеше нибары 5 процент булды. Әйе, хәрби сәнәгать яхшы эшләде. Нефть эшкәртү сәнәгате дә актив булды. Нефть чыгару исә тискәре йогынты ясады. Республика территориясендә булган бөтен нәрсә белән республика җитәкчелеге идарә итми. Аларның катнашы булмаган тармаклар — нефть чыгару, эшкәртү һәм хәрби сәнәгать өлкәсе. Республика җитәкчелеге нәрсәгә йогынты ясый ала? Инвесторлар җәлеп итә, инфраструктура төзү өчен мәйданчыклар ясый ала. Бу тулы күләмдә барып чыктымы? Юк. Бюджет дефициты шушы чыгымнар белән артты.
Шуңа да Башкортстан "бер генә күрсәткечтә дә Татарстанны куып җитмәде һәм якынлаша да алмады" ди профессор.
Нефть эшкәртү, нефть чыгару табышы кискен төште
— 2024 елның беренче яртыеллыгында Башкортстанда бюджет керемнәре үсеше 0% булды. Русиядә ул уртача 8% иде. Керемнәр артмады. Бу чимал төбәкләренең проблемы. Барысы да физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) хисабына артты, чөнки хезмәт хаклары күтәрелде. Шулай да Башкортстанда табышка салым Русиядәге кебек 10 процентка түгел, 29 процентка кимеде. Аерманы сизәсезме? Нефть эшкәртү, нефть чыгару табышы кискен төште. Татарстанның беренче яртыеллыгында бюджет керемнәре 18%ка үсте. Табышка салым исә, бары 5%ка кына төште.
Наталья Зубаревич әйтүенчә, Татарстан бүгенгә кадәр аерым статусын саклап кала.
— 2024 елда Башкортстанга федераль ярдәм, ягъни трансфертлар, 11 процентка кимеде (Русиядә ул уртача 7 процентка азайды). Ә Татарстанга ярдәм (Мәскәүдән күчерелгән ярдәм) 22 процентка артты. Димәк, Татарстанның аерым статусы саклана. Башкортстан "яраткан төбәк" була алмады, гәрчә төбәк җитәкчелеге ничек кенә тырышса да, — диде ул.
"2000 елларда Казан белән Уфа бер дәрәҗәдә иде, хәзер алар бер адым алда"
Сәясәт белгече Арсен Шаяхмәтов тә Радий Хәбировның чорында алга китеш күренми дип белдерде.
— Соңгы елларда Башкортстанга федераль бюджеттан да, башка урыннардан да зур инвестицияләр килде, зур чаралар узды. Шулай да әлегә без моның нәтиҗәсен күрмибез. Аерым мәктәпләрне реновацияләү, җәмәгать урыннарын оештыруга бәйле федераль програмнар үтәлешен күзәтәбез. Күмертау шәһәрендә боралак заводы, Уфада троллейбус һәм трамвай заводы ачылды, Беларус белән уртак җитештерү барлыкка килде. Яңа сыйфат күрергә теләр идем. Аеруча, Казан, Түбән Новгород шәһәрләренә барганда, ә 2000 еллар башында алар Уфа белән бер дәрәҗәдә иде, анда башка алымнар һәм ничек фикер йөртүләрен күрәбез. Бу аларга бер адым алга атларга ярдәм итте. Бер дистә ел эчендә эшләнә торган эш түгел ул. Бу сәяси мәдәният, менталь, икътисади мөнәсәбәтләр белән бәйле. Соңгы 20 елда ул алга барырга ярдәм итте. Кызганыч, Уфага һәм Башкортстанга бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә кала, — диде ул "Аспекты — Башкортстан" медиасына интервьюда.
- 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте.
- Мәсәлән, АКШ чикләүләренә Татарстанның "Электроприбор", Ремдизель", Казан дары заводы, Казан боралак заводы, "Казанькомпрессормаш", "Промтех-Казань" һәм "Аэрокон" фәнни җитештерү комплексы, Ак Барс Банк эләкте.
- Санкцияләр Башкортстанның "Нефтегазстрой", Сибкапитал", "Башвзрывтехнологии", Күмертау боралак заводы, Ишембай катализаторлар химия заводы, Стәрлетамакның "КНТ-КАТ", "РН-кат" оешмалары, Стәрлетамак катализаторлар заводы, Ишембайның "Витязь" машина төзү ширкәте һәм Октябрьскидагы "ВНИИГИС" фәнни җитештерү оешмасына кертелде.
- Татарстан президенты Украинага һөҗүме өчен Русиягә кертелгән чикләүләрне укол белән чагыштыра. Аның әйтүенчә, "авырттырса да", республика аларга җайлашкан. "Безнең технологик җиһазларга чикләүләр бар. Дус булмаган илләрдән аеруча машина, авиация сәнәгатендә тәэмин итүчеләрне күпләп югалттык, әмма башка юллар таптык", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!