Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү байый, төбәкләр фәкыйрьләнә. Салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясар?


Русиядә салым реформасы башланды. Әлеге ислах халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде.

30 майда Русия хөкүмәте салым реформасын хуплады. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Хәзер әлеге тәкъдимне Русия думасы депутатлары карарга тиеш булачак. Салым реформасы кирәклеге турында Русия президенты Владимир Путин 29 февральдә еллык юллама белән ясаган чыгышында белдергән иде. Ул төбәкләрнең бюджет кредиты бурычларын "гафу итәргә" вәгъдә итте һәм салым системын "модернизацияләргә" тәкъдим итте. Анда ул байларга һәм ширкәтләргә карата "гадел" салым булырга тиеш диде.

Әлегә бу реформага карата Татарстан җитәкчелеге фикер белдермәде, гәрчә сугышка кадәр республика рәсмиләре мондый тәкъдимнәрне тәнкыйтьләргә курыкмый иде. 2017 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов табыш салымының бер проценты федераль бюджетка китә башлаячагына ризасызлык белдергән иде. Әлегә республика дәшми.

Нинди үзгәрешләр көтелә?

ХАЛЫК КЕРЕМЕНӘ САЛЫМ (НДФЛ)

Реформаның төп үзгәреше — физик затларга салым прогрессив арту системы буларак билгеләнәчәк. Моңа кадәр ул һәр кешегә 13% күләмендә исәпләнә иде. Алга таба ул 13%тан 22%ка кадәр үсәчәк. Яңа салым системы болай корылачак:

  • елына 2,4 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр керем алучыларга (аена 200–417 мең сум) — 15%;
  • елына 5 миллион сумнан 20 миллион сумга кадәр (аена 417 мең –1,7 миллион сум) — 18%;
  • елына 20 миллион сумнан 50 миллион сумга кадәр (аена 1,7–4,17 миллион сум) — 20%;
  • елына 50 миллион сумнан артыграк — 22%.

Прогрессив системлы салым кемнәргә кагылмаячак: аена 200 мең сумнан азрак акча эшләүчеләргә һәм Украина сугышында катнашучы хәрбиләргә. Яңа үзгәрешләр Русиядә эшләүче 3% кешегә кагылачак, дип саный Русия министрлыгы.

ТАБЫШКА САЛЫМ

Бүген ширкәтләр, аеруча җитештерү оешмалары табыш салымын 20% күләмендә түли. Яңа үзгәрешләргә күрә, ул 25%ка күтәреләчәк.

НДС

Кече һәм урта бизнес өчен салым салуның гадиләштергән системы (УСН) үзгәрә. Әлеге салым системын кулланыр өчен еллык керем чиген арттыру каралган. 60 млн сумнан күбрәк керем алган оешмаларга өстәлгән бәягә салым (НДС) түләттерәчәкләр. Бүген эшмәкәрләрнең төп өлеше бу салымны түләми иде. Эшмәкәрләргә ике юл кала:

  • өстәлгән бәягә салымны 20% түли башлау. Кайбер төр тауарларга ул 10% каралаган. Эшмәкәрләр салымның бер өлешен кире кайтара алачак (вычет).
  • эшмәкәрләр махсус режимга күчеп, елына 250 млн сум керем эшләгән очракта 5% салым, 450 млн сумга кадәр — 7% түли ала. Шул ук вакытта салымны кире кайтару (вычет) каралмаган.

Татарстан нәрсә югалта?

Салым реформасы үз-үзен ашата алган субъектларга, аеруча Татарстанга кагылачак. Бүген физик затлар кеременә салым (НДФЛ) һәм табыш салымы Татарстан бюджетын коручы төп салымнарның берсе санала.

Физик затлардан җыелучы керем салымы (НДФЛ) моңа кадәр Татарстан бюджетында калды. Реформа нигезендә, 13%тан соң өстәлгән һәрбер процент салымы Мәскәүгә китәчәк. Моннан Татарстанга бернинди файда булмаячак.

2023 елда Татарстанда еллык кереме 5 млн сумнан арткан кешеләрнең саны 5,4 меңгә җиткән иде. Республика салым хезмәте идарәсе мәгълүматына караганда, алар 190 млн сум салым түләгән. "Байлар салымы" дип йөртелгән 15% түләү әле 2021 елда ук кертелде. Шуннан чыгып яңа үзгәрешләр республика халкының төп өлешенә кагылмаячак дигәнне аңларга була. Ел башында Татарстанда уртача хезмәт хакы 63,4 мең сум тәшкил иткән, ягъни еллык керем 800 мең сумга да җитми.

Татарстанга иң нык тәэсир итәчәк үзгәреш — табыш салымы. Бүген әлеге төр салым республика бюджеты кеременең төп өлешен — 37% тәшкил итә, дип белдерде апрельдә узган хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин.

Моңа кадәр табыш салымы 20% тәшкил итте. Аның 17% Татарстанда калды, калган 3% — Мәскәүгә китеп барды. Сүз уңаеннан, 2017 елга кадәр республикада салымның 18% кала иде. Аннан Мәскәү үзенә 1% тартып алды. Шунлыктан Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә берничә тапкыр ризасызлык күрсәтте.

Яңа үзгәрешләргә ярашлы, табыш салымын 25% итү карала. Өстәмә 5%, Русия финанс министрлыгы "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, Татарстанга түгел, ә Мәскәүгә китәчәк. Федераллар исә салым реформасыннан иң күп керемне нәкъ менә табыш салымыннан алырга тели. Әйтик, 2025 елда федераль бюджет бу реформадан өстәмә 2,6 трлн сум җыярга тели, шуларның 1,6 трлн сумы — табыш салымына туры килә.

Димәк, Татарстанда салымнар тагын да күбрәк җыелачак һәм шуның кадәр күбрәк Мәскәүгә юлланачак. Нәтиҗәдә, республикада эшләүче оешмалар кеременең бер өлешен югалтачак дигән сүз. Үз чиратында ширкәтләр җитештерү өчен инвестиция ясауга һәм хәйриягә акчаларны киметергә мөмкин. Татарстан Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин да Татарстан бюджеты моннан оттырачак, дип белдерде.

Ни өчен Татарстан табыш салымына нык бәйле?

Бу түләүләр республиканың иң эре ширкәтләреннән — "Татнефть", СИБУРга караган нефть-химия заводлары һәм башка зур җитештерү оешмаларыннан туплана. 2023 елда ул 182,9 млрд сум күләмендә җыелды. 2024 елда исә табыш салымы кими башлады. Гыйнвар-март айларында республика табышка салымны, узган елның шушы чорына караганда, 5 млрд сумга азрак алган. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны салым системына һәм санкцияләргә бәйле дип аңлаткан иде. "Тенденцияләр һәм перспективалар яхшы түгел", диде ул.

Аерым алганда, елның беренче өч аенда Татарстанның нефть һәм нефть-химия заводлары табыш салымын, былтыргы саннар белән караганда, 3,9 млрд сумга азрак түләгән. Мәсәлән, "Татнефть" — 2,1 млрд сумга, "ТАИФ-НК" — 1,3 млрд сумга, СИБУР заводлары: "Түбән Кама нефтехим" — 834 млн сумга, "Казан оргсинтез" — 768 млн сумга салымны киметкән. Министр Радик Гайзатуллин 2024 елның ярты елында табыш салымы 8,4 млрд сумга кимер дип фаразлануын сөйләде.

Элегрәк икътисадчы Таһир Дәүләтшин Азатлыкка табыш салымының мөһимлеге турында сөйләде. 2018 елда ул федераль үзәкнең Татарстан кебек уңышлырак эшләүче төбәкләрне тагын да ныграк таларга җыенуы турында кисәткән иде.

Татарстаннан Мәскәүгә китәчәк салымнар нәрсәгә тотылачак?

Икътисадчы Максим Блант фикеренчә, бу реформа бәяләрнең артуына һәм инфляциягә китерәчәк.

Шулай да төп сорау — Татарстан икътисады казанган керемнәр Мәскәүгә юлланганнан соң нәрсә өчен тотылачак?

Мәскәү өстәмә салымнардан кергән керемнәрне үзе теләгәнчә куллана алачак. Рәсмиләр бу акчаларны Владимир Путинның сайлау алдыннан халыкка вәгъдә иткән социаль проектларына тотылачак дип белдерә.

Bloomberg Economics икътисад белгече Александр Исаков BBC-га сөйләвенчә, әлеге финанслар хәрби чыгымнарга да тотылырга мөмкин. Reuters исәпләренә караганда, 2024 елда хәрби тармакка һәм куәт оешмаларына караган бюджет чыгымнары 38% җиткән.

2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.

2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 71% федераль бюджетка юллаган. Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренчә, быелның өч аенда Татарстанда барлыгы 364,1 млрд сум салым һәм башка төр керемнәр җыелган. Әлеге суммаларның 260,2 млрд сумы Мәскәүгә киткән, 103,9 млрд сумны республика үзендә калдырган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, Татарстан Мәскәүгә юллаган салымнарны 48%, яки 84 млрд сумга арттырган. Ул вакытта республикада 271,1 млрд сум керем җыеп алынган булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG