Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстан икътисады: акрыная һәм тарая


2024 елның ярты елында Татарстан һәм Башкортстанда икътисад үсеше акрынаюы күзәтелә. Республикаларда нефть табышы кимү дәвам итә һәм сугыш башлангач тиз үсеш алган җитештерү дә төшә башлады. Моның зыянын җитештерүчеләр генә түгел, җирле бюджетлар да күрә. Татарстанда да, Башкортстанда да бюджетның нигезен тәшкил иткән табышка салым кимеде. Азатлык ярты ел эчендә ике республикада барган икътисади күрсәткечләргә күзәтү ясады һәм кайда күбрәк зыян килүен ачыкларга тырышты.

Росстат 2024 елның гыйнвар-июнь айларына Русиянең социаль-икътисади күрсәткечләре турында хисап чыгарды. Аннан күренгәнчә, сәнәгать җитештерүе — 104,4%, авыл хуҗалыгы — 100,9%, сәүдә әйләнеше — 108,8%ка арткан. Татарстанда исә, күрсәткечләр түбәнрәк булып чыкты. Башкортстанда да саннар кими бара.

Җитештерү — акрыная, нефть табу — кими

2023 елны Татарстанның сәнәгате өлкәсе 103,3% үсеш белән тәмамлады. 2024 елда да үсеш дәвам итте, ләкин май аеннан җитештерү акрыная башлавы күренә. Май аенда ул 97,9%, июньдә — 10,4% тәшкил иткән. Ярты ел эчендә икътисадның нигезе булган сәнәгать тармагында үсеш, узган елның шушы чоры белән чыгыштырганда, 100,8% булган. Бу күрсәткеч белән Татарстан Идел буе бүлгесендәге 14 төбәк арасында Оренбурдан соң иң начары санала.

Башкортстанда сәнәгать тармагында үсешнең кимүе күренә. Мәсәлән, елның өч аенда ул 9,1% үсеш күрсәткән булса, ярты елда — 5,9% калган.

Нинди тармаклар зыян күргән?

Нефть тармагы. Ике республикада да икътисадның акрынаюы нефть тармагы белән бәйле. Табигый байлыклар табу Татарстанда 3,3 %ка, Башкортстанда — 8,4%ка төшкән.

Өченче ай рәттән Татарстан дизель ягулыгын Русия базарында сатуны киметте. Бу узган елдан 16,1% азрак.

Икътисадчы Александр Разуваев "Бизнес Онлайн"га сөйләвенчә, бу дроннар һөҗүме нәтиҗәсе булырга мөмкин.

— Заводка нинди дә булса зыян килгәндер. Хәзер нефть сәнәгатен бомбада тоту җиңел генә булмасын өчен үзгәртеп кору бара, — дип сөйләгән ул.

Татарстанга беренче тапкыр пилотсыз очкычлар 2 апрельдә һөҗүм итте. Ул Алабуга һәм Түбән Камадагы җитештерү объектларына зыян китерде, ләкин рәсмиләр бу хакта артыгын сөйләмәде. Шуннан соң дроннар тагын берничә тапкыр республикадагы заводларга һөҗүм ясады, республика җитәкчелеге аларның бәреп төшерелүен хәбәр итте.

Җитештерү тармаклары. Моннан тыш, Татарстанда кием җитештерү өлкәсе — 16,6%ка, нефть һәм кокслар — 1,8%ка, химик матдәләр — 0,7%ка, резин эшләнмәләр — 5,8%ка кимегән. Йөк машиналарын җитештерү тармагы да шактыйга — 14,6%ка төшкән.

Башкортстанда исә, күн эшләнмәләре ясау 27,6%ка, автосервислар — 22,8%, текстиль — 5,3%, автотранспорт — 0,1%ка төшкән.

Авыл хуҗалыгы. Ярты елда Татарстанда терлекчелек 2,3%ка төшкән. Башкортстанда исә — 2,3%ка үскән. Шул ук вакытта йомырка җитештерү Башкортстанда 64,4%ка кимегән. Татарстанда — 0,3%ка арткан. Сөт буенча Татарстан беренчелектә бара.

Хәзерге вакытта Татарстанда урып-җыю эшләре дәвам итә. Яңгырлы һава торышы тору сәбәпле, ашлыкны вакытында җыеп булмаска мөмкин. Моңа өстәп республикада комбайннарга кытлык сизелә башлаган. Бу да эшләрне акрынайта. Былтыр 95 яңа техника сатып алган булсалар, быел бары — 50не генә. Шуңа да республика кырларында эшләүче бер комбайнга уртача 460 гектар мәйданны эшкәртү туры килә, норматив күрсәткечләр нигезендә бер техника 350 гектар мәйданда эшләргә тиеш.

Татарстанда уңыш гектарына 31 центнер тәшкил итә. Бу яхшы күрсәткеч булып саналса да, хәзер республика келәтләрендә 1 млн тоннадан артык ашлык сатылмыйча ята. Бу соңгы ике елдан калган уңыш.

"Салым йөге гади кешеләр җилкәсенә төште"

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 710 млрд сум салым тупланган. Шуларның 69%ы — федераль үзәккә киткән, 31%ы — республикада калган. Узган елның шушы чорына караганда, Татарстан үзендә җыелган керемнәрне Мәскәү файдасына күбрәк күчерә башлаган. Былтыр республика салымнарының 63%ы гына Мәскәүгә юлланган булган. Нәтиҗәдә, Татарстанда 244,5 млрд сум калган.

Татарстан бюджетының нигезен тәшкил итүче табышка салым 5,4%ка кимегән. Быел ул 83,3 млрд сум күләмендә җыелган. Нәтиҗәдә, бюджетытта табышка салым өлеше кими башлаган. Узган елда ул 42% тәшкил иткән булса, быел — 34%ка калган.

Салымны иң күбе республика икътисадының нигезен тәшкил итүче "Татнефть" (4 млрд сум) киметкән. Шулай ук "ТүбәнКамаНефтехим", "ТАИФ", "Казан Оргсинтез" заводлары да Татарстанга азрак салым күчергән. Ярты елда "Татнефь"нең табышы 7,5%ка төшкән.

Җитештерү өлкәсендә салым җыю 23,5%ка, күпләп сәүдә итү — 13%ка, энергия белән тәэмин итү — 23,2%ка кимегән.

Башкортстанда да шундый ук хәл күзәтелә. Республикада калучы салымнар кими башлаган. Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов сүзләренә караганда, проблемнар табыш салымында күренә.

2024 елның 8 июненә булган мәгълүматларга күрә, Башкортстан бюджетының үз керемнәре 100,9 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2023 елдан 3,3%ка, 2022 елдан — 9,1%ка азрак. Табышка салым ике ел эчендә 50%ка кимегән. Мәсәлән, узган елның шушы чорында 25,5 млрд сум җыелса, быел исә бары 18,8 млрд кына.

Аның каравы, Татарстанда да, Башкортстанда да физик затлар кеременә салым (НДФЛ) арта. Татарстанда ул ярты елда 38%ка үскән һәм 74,6 млрд сумга җиткән. Моны хезмәт хакы артуы белән аңлаталар. Башкортстанда исә, НДФЛ 22,7 млрд сум күләмендә җыелган.

— Әгәр дә 2022 елда НДФЛдан кергән керемнәр табыш салымыннан 2 тапкырга азрак булса, быел казна НДФЛдан 1,2 тапкырга күбрәк керем алды, — ди ул. — Бюджет керемнәре структурасындагы үзгәрешләр салым йөге гади кешеләр җилкәсенә төшүен күрсәтә. Хәзер НДФЛ бюджет кеременең өчтән берен тәшкил итә.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда май аенда уртача хезмәт хакы 73 мең сумнан артып киткән. Башкортстанда исә, аена уртача 67 мең сум. Бу узган елның шушы чорыннан 16 һәм 17 процентка күбрәк.

Татарстан Башкорстаннан ике тапкырга күбрәк эшли

Ярты елда Татарстан 1,8 трлн сумлык тауар җитештерсә, Башкортстан ике тапкырга азрак — 960 млрд сумлык кына эшләгән.

Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов Башкортстан технопарклар саны ягыннан (9) Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң өченче булып барса да, җитештерү ягыннан караганда бары 16нчы урында ди. Мәсәлән, былтыр Мәскәүдә 364,9 млрд сум, Татарстанда — 85,7 млрд, Башкорсттанда — бары 1,55 млрд сумлык тауар җитештерелгән.

— Татарстан сәнәгать технопарклары инфраструктурасына керткән 1 сумлык инвестициягә 3,6 сум күләмендә җитештерү алган, Башкортстан — 1,3 сум гына, — ди икътисадчы. — Татарстан бюджеты 4,1 млрд сум, Башкортстанныкы — 330 млн сум салым алды, бу кардәш республикадан 12,4 тапкырга азрак.

Белгеч Башкортстанда технопаркларны бетерү отышлырак дип тә саный.

Элегрәк Шаяхмәтов Башкортстан икътисадының проблемын идарә итү алымнарының начар булуына бәйләп аңлаткан иде.

Мәсәлән, Башкортстанда салым ташламалары, Татарстанга караганда, 4 тапкырга күбрәк бирелгән. Шул ук вакытта Татарстан бюджеты керемнәре ике тапкырга күбрәк булып кала. Аныңча, күпчелек салым ташламалары "Башнефть"ка бәйле нефть оешмаларына ясалган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG