Әфганстан сайлавында хәрәмләшү булу турындагы хәбәрләр артканда Европа Берлегендәге мөһим илләр, Әфганстан киләчәген сөйләшергә чакыра.
Европа илләре БМО җитәкчелегендәге Әфган планы конференциянә, Әфган хакимиятенә күбрәк иминлек бурычы йөкләү тәкъдиме белән чыкты.
Британия, Германия һәм Франция АКШтан соң Әфганстанда иң күп хәрбие булган илләр. НАТО җитәкчелегендә Халыкара иминлек ярдәм көчендә Берлекнең 17 мең хәрбие катнаша. Берлек рәсмиләре соңгы вакытта зур басымга дучар кала башлады. Ватандашлар хакимияттән Талибанга каршы алып барылган 8 ел дәвамындагы хәрби ярдәмнең нәтиҗәсен сорый.
Германия канцлеры Ангела Меркел, "әфган рәсмиләре инде кичекмәстән барлык җаваплыкның үз өстенә калачагын яхшы аңларга тиеш", дип әйтте. Шулай ук ул моның Европаның уртак таләбе булуын да ассызыклады.
"Әфган хакимияте, киләсе күчеш чорында җаваплыкның артачагын искә төшерергә тиеш. Без өйрәтү һәм төзекләндерү эшендә әле булышырбыз. Ләкин әфган җирендә иминлекнең начараюын күрергә теләмибез. Ил эчендәге иминлек җаваплыгын әфганнарга калдырырга кирәк", диде ул.
Меркелнең бу чыгышы Германиядәге сайлау алды чаралары вакытында яңгырады.
Фикер белешү нәтиҗәләренә караганда халыкның 2/3 өлеше Германиянең Әфганстанда урын алуына ризасызлык белдерә.
Әфганстанның көньягында 9 мең хәрбие булган Британиядә дә халык хәрбиләренең Әфганстанга җибәрелүенә каршы чыга башлады.
АКШ һәм Әфганстан әлегә Европа җитәкчеләре ясаган чыгышка җавап калдырмады. Ләкин әфганнарның иминлек җаваплыгын үз өстенә алу мәсьәлә әлегә шикле.
Карзаи көндәшләре сайлауда хәрәмләшү булуын алга сөрә. Сайлау комиссиясе югары башлыгы Давуд Али Нәҗафи 6 сентябрьдә ясаган чыгышында, хәрәмләшү турындагы шикаятьләрдән соң 447-нче сайлау үзәгендәге нәтиҗәләрнең кире кагылуын әйтте.
"Кайбер сайлау үзәгендә хәрәмләшү булуы турында кулыбызда җитди дәлил бар иде һәм алар нәтиҗәләре кабул ителмәде", диде ул.
Хакимият белән Оппозиция арасында хезмәттәшлек мәсьәләсенә килгәндә исә, белгечләр моның мөмкин булмаячагын әйтә. Хакимиятнең килешү турындагы чакыруын оппозиция баштан ук кире каккан иде.