Атом коралсызлану килешүe Нью-Йоркта каралачак

Атом кораллануга каршы Көньяк Кореяда узган протест чарасы

Атом кораллануны туктату килешүенең агымдагы утырышы 3нче майда Нью-Йоркта башлана. Конференциядә атом коралларыннан арындырылган дөнья булдыру өчен шартлар каралачак.
Атом кораллануны туктату килешүенең агымдагы утырышы 3нче майда Нью-Йоркта башлана. Конференциядә атом коралларыннан арындырылган дөнья булдыру өчен шартлар каралачак.

40 ел элек гамәлгә кергән атом коралсызлану килешүенә хәзергәчә 188 ил кул куйды. Килешүдән баш тарткан илләр исә - Һиндстан, Израиль, Төньяк Корея һәм Пакстан.

Атом кораллануын туктату килешүе, илләрнең хәрби коралларын тикшерү юнәлешендә кылынган иң мөһим карар дип исәпләнә.

1960 елларда атом кораллары җитештергән һәм аларны сынаган 5 ил - АКШ, Советлар Берлеге, Англия, Франция һәм Кытайның теләге башка илләрнең атом коралы ясавын туктату иде. Соңыннан башка илләрнең моңа каршы яңа килешү белән чыгуы исә атом көченә ия булган илләрне җитдирәк чаралар күрергә этәрде.

Aтом коралсызлану килешүе яңадан карала

3 майда булачак конференциядә атом коралсызлану килешүе яңадан каралачак.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон конференциянең төп шартын санап узды. Атом коралсызлану һәм атом энергиясен тыныч максатта куллану. Клинтон шулай ук Иран президенты Әхмәдиниҗатның конференциягә катнашу ихтималлыгы турында да үз карашын әйтте.

"Әхмәдиниҗатның ни әйтәсен күрербез. Ләкин җыенның төп максаты инде билгеле булганча, атом коралсызлану килешүен яңадан карап чыгу, бу бик ачык максат. Әгәр ул моны максат куймый икән анын катнашуының файдасы булмаячак" диде.

Кайбер БМО вәкилләре көнбатыш илләре тарафыннан яңа санкцияләр кертү турында сөйләшүләр дәвам иткәндә, Әхмәдиниҗатның Иминлек шурасы вәкилләреннән яклау табу максатында җыенга катнаша алачагы турында фараз белдерә.

Kораллануны тикшерү

Атом көченә ия 5 илдән кала, Һиндстан, Израиль һәм Пакстан атом коралына ия. Бу өч ил Атом коралсызлану килешүенә кул куймаган илләр сафында. Төньяк Корея исә моннан 6 ел элек килешүдән баш тарткан иде. Иран исә 1970 елда килешүгә кул куйды. Әммә әле кулда зур дәлил булмаса да Ираннын атом коралы җитештерүе турында шикләр бар.

АКШ башлыгы Обама киләчәк елларда атом кораллануның тагын да артачагына борчылу белдерә. Ул бу хакта ясаган чыгышында: "Атом коралына ия булган ил, дөнья җәмәгатьчелеге алдында дәрәҗәсе югары дип ышану хыялый әйбер. Алга таба атом кораллану тагын да артмас дип кем ышана ала? АКШ атом кораллану туктату эшенә җитди алынырга тиеш", диде.

Шул уңайдан, АКШ һәм башка көнбатыш илләре һәм аларны яклаучылар дүшәмбедә буласы конференциядә беренче максат буларак, "кораллануны тикшерү" механизмын булдыруны максат куя. Ягъни алар халыкара Атом идарәсенә кораллануны тикшерүдә күбрәк вәкаләт бирелүен тaләп итә.