Австралия җәберләнгән халыктан гафу үтенде

Австралия премьеры "балаларны күчерү программы" нигезендә гаиләләрдән алынып, башка җирләргә, хәтта башка илләргә җибәрелгән якынча ярым миллион кешедән гафу үтенде.
Халык арасында "Онытылган aвстралияләр" дип телгә алынган бу кешеләр 1930-1970 елларда Англиянең колониал, ә соңрак Австралиянең җирле хакимияте тарафыннан бала-чакта гаиләләреннән алына һәм алар дәүләт яисә чиркәү тарафыннан төрле балалар йортына урнаштырыла. Алар асылда җирле асаба халыктан (аборигеннардан) була.

Австралия хөкүмәте алардан элегрәк гафу үтенгән иде инде.

Алардан тыш әле Австралиягә Англиянең үзеннән көчләп китерелгән кешеләр дә шактый, кайбер чыганаклар ярты миллион халык турында белдерә. Гадәттә ярлы, гарип-горабә гаиләләрдән балалары тартып алынып, яхшырак тормыш вәгъдәсе белән алар Англиянең колонияләре булган Канада, Яңа Зеландия, Австралия, Көньяк Африка һәм Ирландия кебек илләргә җибәрелә.

Аларның кайберләре шул күчерү вакытында начар мөгаләмә күрә һәм авыр шартларда эшләргә мәҗбүр ителә. Араларында җенси көчләү очрагына да дучар булганнар бар.

Австралия премьеры Кевин Рудд дүшәмбедә йөзләгән халык алдында чыгыш ясап, шушы җәберләнгән кешеләрдән гафу үтенде. Ул илнең үткән көннәрне оялу хисе белән искә алырга тиешлеген әйтте.

"Хакимиятнең гафу үтенүе, аларның ярсуын аз да булса бастырыр һәм бу Австралия тарихындa зур бер мизгел булып калыр", дигән өметтә булуын әйтте Австралия премьер-министры.

Кевин Рудның бу чыгышы Австралия рәсми каналында туры эфирда күрсәтелде.

Австралиядә "балаларны күчерү" программы нигезендә гаиләләреннән тартып алынган һәм начар мөгаләмәгә дучар булган якынча 7000 кеше бар дип исәпләнә.

Aборигеннардан да гафу үтенгән иде


Инде әйтелгәнчә, Австралиянең үзендә дә 1960 елга кадәр абориген балаларын гаиләләрдән алып, аларны дәүләт мәктәпләренә яисә ак тәнле гаиләләргә урнаштыру гадәте бар иде. Бу илнең Англия биләмәсе чорында ук гамәлгә кертелде. Британ хакимияте моны колонияләрендә генә түгел, үзендә дә шулай эшли иде.

Күчерү сәясәте нәтиҗәсендә Англиянең үзендә гаиләләрдән алынып башка колония илләренә җибәрелгән, хәтта исемнәре саннарга үзгәртелгән, үз гаиләсен, туганнарын белмичә чит илләрдә авыр шартларда эшләргә мәҗбүр ителгән, начар мөгаләмәгә дучар калган корбаннар, асылда Англия хакимиятенең бу сәясәте өчен үзләреннән гафу үтенүен көтә.

Британия премьер-министры Гордон Броун бу хакта, үз иле алып барган бу сәясәт өчен киләсе елда халык алдында гафу үтенәчәген белдерде.

40 ел элек кенә туктатылган әлеге сәясәт нигезендә, гаиләләре тарафыннан ташланган яисә кирәгенчә гаилә карамагы булмаган балалар, яхшырак тормыш вәгъдәсе белән балалар йортына алына һәм төрле илләргә җибәрелә.

Балаларга гаиләләренең үлгән булуы әйтелә. Гаиләләр исә аларның чит илгә җибәрелүе турында күп очракта белми дә кала.