Климат үзгәреше белән көрәштә БМО һәм махсус оешмалар дини вәкилләр белән очрашты. Җыенда дини оешмаларның әлегә мәсьәлә буенча планнары каралды.
Дөньяның төрле җиреннән килгән дини башлыклар климат үзгәрешенә каршы Лондонда 3 көнлек җыенда очрашты.
Чара Британиядәге Дин вә диалог берлеге һәм БМО тарафыннан оештырылды. Анда ислам диненнән алып, баһаизм, буддизм, христиан, һинду, иудаизм, шинтоизм, сихизм һәм таоизм кебек 8 төрле аерым диннән 200гә якын дин вәкиле катнашты.
Дин вә диалог берлеге генераль секретаре Мартин Палмер: "Иман һәм тирә-як" дип аталган чараның уңышлы булуын әйтте.
"Монда тирә-якны саклауны бурыч итеп куйган 60 дин оешмасыннан вәкилләр катнашты. Без ул илләрдәге климат үзгәреше мәсьәләсен өйрәндек. Мисал өчен, миллионлаган хаҗины үзенә җыйган Мәккәне 3 ел эчендә яшел шәһәргә әйләндерү карала. Бу адымга БМО һәм дөнья банкы да яклау белдерә. Дини булмаган тирә-якны саклаучы оешмалар да хәзер аларга теләктәшлек белдерә", ди Палмер.
"Дини бурыч"
Соңгы 7 ел эчендә климат үзгәрешенә каршы махсус планнар өстендә эшләнүен әйткән Мисыр мөфтие Шәйх Али Гома: "Мохитнесаклау, аны сакларга өндәү безнең дин вәкилләренең бер бурычы булып тора", дип әйтте.
Дин вә диолог берлеге башлыгы Палмер, җыенда тәкъдим ителгән планнар арасында таң калдырганы мөселманнар планы иде, диде.
"План нигезендә ашарга органик һәм җирле продуктлар сайлана. Энергия өлкәсендә исә яңартыла алган чыганаклардан файдалану каралган. Һәм мөселманнар өчен изге саналган 10 шәһәр хәзер 5 ел эчендә тагын да яшелләнәчәк. Әле саныйсы күп әйбер бар. Бу бик саллы план иде", ди ул.
Дөньяда бер миллиард ярым мөселман булуын искә алганда, бу төр планнарның тәэсире шактый зур.
Мөселман оешмаларның климат үзгәрешенә каршы хәрәкәт берлеге, башта 50 ислам галиме тарафыннан Истанбулда кабул ителгән шушы планның үтәлешен тикшерә.
Аларны үтәү процессы катлаулы булса да, Палмер планга өметле карый.
Җыелышта чыгыш ясаган БМО башлыгы Бан Ги-Мун, климат үзгәреше мәсьәләсендә диннең зур тәэсире булачагына басым ясады:
"Гадәттә кешеләр климат үзгәрешенең нәрсә булуын яхшы белә, моны аңлау өчен җитәрлек чыганаклар бар. Проблема бары тик сәяси теләктәшлектә. Сез җәмәгатьтәге тәэсирегез һәм белемегез белән җитәкчеләрне әүземрәк адым ясарга өнди аласыз", дип дин вәкилләрен илләрендәге сәясәтчеләрне күндерергә чакырды.
Чара Британиядәге Дин вә диалог берлеге һәм БМО тарафыннан оештырылды. Анда ислам диненнән алып, баһаизм, буддизм, христиан, һинду, иудаизм, шинтоизм, сихизм һәм таоизм кебек 8 төрле аерым диннән 200гә якын дин вәкиле катнашты.
Дин вә диалог берлеге генераль секретаре Мартин Палмер: "Иман һәм тирә-як" дип аталган чараның уңышлы булуын әйтте.
"Монда тирә-якны саклауны бурыч итеп куйган 60 дин оешмасыннан вәкилләр катнашты. Без ул илләрдәге климат үзгәреше мәсьәләсен өйрәндек. Мисал өчен, миллионлаган хаҗины үзенә җыйган Мәккәне 3 ел эчендә яшел шәһәргә әйләндерү карала. Бу адымга БМО һәм дөнья банкы да яклау белдерә. Дини булмаган тирә-якны саклаучы оешмалар да хәзер аларга теләктәшлек белдерә", ди Палмер.
"Дини бурыч"
Соңгы 7 ел эчендә климат үзгәрешенә каршы махсус планнар өстендә эшләнүен әйткән Мисыр мөфтие Шәйх Али Гома: "Мохитне
мөселманнар өчен изге 10 шәһәр хәзер 5 ел эчендә тагын да яшелләнәчәк. Бу бик саллы план