Чит илләрдә "әрмән геноциды" резолюциясе тирәсендә күрелгән гамәлләр Төркияне ачуландыра. Моңа җавап итеп Эрдоган: "Кирәк икән, илдәге 100 мең качак булып эшләгән әрмәнне илләренә кайтарырбыз", дип янады. Эрдоганның бу сүзе Төркиядәге әрмәннәрне борчуга салды.
Бу атна ВВС каналына биргән әңгәмәсе вакытында Төркия премьерының илгә рөхсәтсез килеп эшләгән әрмәннәрне кире кайтару турындагы чыгышы дөнья матбугатында зур яңгыраш тапты.
Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоганның бу чыгышы, АКШ вәкилләр пулатының тышкы эшләр шурасы һәм Швеция парламентының 1915 вакыйгаларын геноцид итеп тану резолюциясе кабул итүеннән соң яңгырады.
Төркия берьяктан Әрмәнстан белән мөнәсәбәтләрне җайлаштыру турында уйлагана, икенче яктан чит илләрдә әрмән геноцидын таныту адымнары дәвам итә.
Төркия бу тырышлыклар артында Америка һәм Европадагы ныклап оешкан әрмән диаспорасын гаепли.
Төркия моңа үз реакциясен күрсәтеп, Вашингтон һәм Стокһолм илчеләрен илгә кайтарган иде. Моңа өстәп ил премьеры хәзер канунсыз эшләгән әрмәннәрне илләренә кайтару мөмкинлеге турында әйтте.
Премьер хәзер бу сүзен бераз йомшартырга тырышса да, сүз авыздан чыккан инде. Аның бу сүзләре, берьяктан, үзенә тәнкыйть җыйса, икенче яктан, озак еллардан бирле бу илдә акча эшләргә тырышкан әрмәннәрне борчуга салды.
Саннар төрлечә күрсәтелә
Әрмәнстанда икътисади авырлыклар сәбәпле, күп кенә әрмәннең Төркиягә эш эзләп килүе мәгълүм. Канунсыз килеп урнашкан бу әрмәннәрнең күпчелеге Истанбулда эшли.
Евразия хезмәттәшлек фонды тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Төркиядә 6000-70000 тирәсе әрмән Төркиядә рөхсәтсез яши.
Төркиянең атналык әрмән "Агос" газеты журналисты хезмәт министрлыгы мәгълүматларына таянып, Төркиядә 14000 әрмәннең эшләвен белдерә.
Боларга өстәп соңгы тикшерүләр, рөхсәтсез яшәгән бу кешеләрнең туган 800 баласы да Төркиядә документсыз яшәвен күрсәтә. Аларның статусы билгесез. Алар ике илнең дә ватандашы түгел.
Төркиянең көндәлек "Радикал" газеты әлеге мәсьәләгә карата Төркиядәге әрмәннәр реакциясен өйрәнү өчен махсус сораштыру ясаган.
"Әрмәнстанга кайтырга теләмим"
Исемен әйтергә теләмәгән 28 яшьлек бер әрмән хатын-кызы, үзенең рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, Төркиядә текстиль эше белән шөгыльләнүен әйтә. Төркиядә эшләү мөмкинлеге булган бу кеше Әрмәнстанга кайтырга җыенмый икән. Ул Әрмәнстанда яшәүче ирен дә бирегә китерергә тырыша.
Ул Эрдоган сүзләренең борчылу тудыруын белдерә. "Европада йөз меңләгән качакның төрек эшчесе булуын да онытмаска кирәк", дип искәртә ул.
"Безнең гаебебез юк"
Истанбулның Кумкапы мәхәлләсендә күпләп яшәгән әрмәннәр, чит илләрдәге әрмән диаспорасына каршылык белдерде. Төркиядә озак еллардан бирле бернинди проблемасыз акча эшләүләрен белдергән әрмәннәр, илләренә кире кайтырга теләми.
12 елдан бирле рөхсәтсез эшләвен белдергән бер әрмән: "Айга 600 доллар акча эшлим. Ләкин үз илемдә аена 60 доллар да эшли алмaячагымны яхшы беләм. Без премьер әйткән сүзләрне ишеттек һәм моңа бик борчылдык. Без бернинди начарлык кылмадык", дип әйтте ул.