"Шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар"

Еревандагы "Ковчег" шелтеры

Репрессияләрдән һәм мобилизациядән качкан русияләр өчен Аҗариядә (Грузия) ачылган бердәнбер "Тыныч урын" ("Тихое место") шелтеры үзенең эшчәнлеген туктата. Анда соңгы көнгәчә яшәүчеләрнең берсе Казаннан активист Марк Серов булды. Мобилизация башлангач, шелтерлар шулай ук, Төркия, Әрмәнстан, Польша һәм Монтенегрода да (Черногориядә) ачылган иде. Аларның кайберләре ябылды, кайберләре әле дә эшли. Русиядә әледән-әле мобилизациянең яңа дулкыны була ала дигән сүзләр яңгырап тора. Шушындый шелтерларга ихтыяҗ никадәр зур? Азатлык Радиосы аларда яшәгән татарстанлылар белән сөйләште.

Казаннан активист Марк Серов "Тыныч урын" шелтерында җәмгысе биш ай яшәгән. Хәзер инде ул виза алып Германиягә күченгән.

Русиядә 2022 елның көзендә башланган "өлешчә" мобилизациядән соң илдән китүчеләрнең бер төркеме шелтерларда сыену тапты. Шуларның берсе — Казаннан активист Марк Серов "Тыныч урын" шелтерында җәмгысе биш ай яшәгән. Хәзер инде ул виза алып Германиягә күченгән.

Казанда Марк Украинадагы сугышка каршы граффити ясаган өчен эзәрлекләнә. Моның өчен аңа "сәяси дошманлык аркасында вандализм" маддәсе нигезендә җинаять эше ачу белән яныйлар. Тикшерү Серовны мәҗбүри рәвештә психиатрик хастаханәгә җибәрү белән куркыткан була. Тик Серов илдән китәргә өлгерә. Русиядә ул федераль эзләүгә игълан ителгән.

Марк Серов Казанда ялгыз пикетта "Гулагу нет" шигарен тотып тора

"Мин "Антизона", Free Russia Foundation шелтерларында яшәдем. Бернинди исеме булмаган шелтерда да тордым — бу Наталья Зубкованың "Тыныч урын"ы кебек шәхси инициатива белән оештырылган шелтер иде. "Тыныч урын"да — финанс кытлыгы, хәтта көнкүреш химиясенә дә акча җитми. Былтыр мин ике ай торганда да шулай иде", ди Марк. Ул әлеге шелтерда ике тапкыр яшәгән.

Серов шелтерда яшәгәндә ресторанда персонал ярдәмчесе булып эшли. Максаты — "Тыныч урын" шелтеры ябылганчы Германиягә билетка акча туплау була.

"Шелтерлар ябыла, чөнки оештыручылары арыды, донатлар кимеде. Релокантлар агымы да кимеде, әмма шелтерларга ихтыяҗ һаман да бар", — ди Марк.

Серов Русиядән 2023нең маенда, ягъни мөһаҗирлек ташкыннары узгач күчеп киткән. Аңа кадәр русияләрнең ике зур мөһаҗирлек дулкыны булды: берсе — Путин режимы Украинага каршы сугыш башлагач, икенчесе — илдә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч.

"Тыныч урын" шелтерын оештыручы Наталья Зубкова Русиядән 2021 елда ук эзәрлекләүләрдән качып китә һәм Грузиядә экологик онлайн-проектлар алып бара.

"Тыныч урын" шелтеры

Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң ул "Тыныч урын" шелтерын ача, шелтер ике ел эшли. Бу вакыт эчендә анда 600 кеше сыену таба. Русия активистларыннан тыш, "Тыныч урын"да украин качаклары да яшәгән.

Шелтерны тоту — өч катлы йортны яллау һәм башка чыгымнар — ай саен якынча өч мең доллар таләп итә. Наталья башта координатор буларак кечкенә хезмәт хакына эшли, әмма аренда бәяләре үсә тора һәм Зубкова координатор вазифаларын түләүсез үти башлый. Соңрак, матди хәлләре бөтенләй начарайгач, ул үзе дә кызы белән "Тыныч урын"га яшәргә күчә.

БУ ТЕМАГА: 2022 елда яңа татар дөньясы: Төркиядәге мөһаҗирлек

Аҗария — курорт җире. Зубкова турист бүлмәләрен җыештырып һәм кер юып яшәргә акча таба.

Беренче айларда шелтер чит ил хәйрия фондлары хисабына эшли, аннары меценат табыла. Ул үзенең исемен әйтми, Зубкова аның русияле икәнен генә белә. Башкалардан донатлар башта ук әз килә, ә соңгы вакытта алар бөтенләй юк диярлек. Бу Зубкованың шелтерны ябарга дигән карарына бер сәбәп була. Төп сәбәбе исә — Наталья Грузияне хәзерге вакытта сәяси мөһаҗирләр өчен имин урын дип санамый.

Наталья Зубкова һәм шелтерда яшәүчеләр

"Грузиядә сыену урыны эзләгән русияләр ватандашларын Мәскәүгә бирә башламаслар дигән ышаныч юк. Бездә яшәүчеләр, Русиядән киткәндә, нәкъ безнең шелтерга өметләнеп килә. Мин хәзер аларга бернинди гарантия бирә алмыйм. Элекке Совет берлеге җирлегендә русияләр өчен имин бер дәүләт тә калмады", дип саный Наталья Зубкова.

Сугышка каршы чыккан русияләр өчен "Ковчег" оешмасы хәзерге вакытта Истанбулда һәм Ереван шәһәрләрендә вакытлыча торак тәкъдим итә. Ашыгып Русиядән Ереванга яки Истанбулга китүчеләр өчен "Ковчег" ун көнгә кадәр вакытлы тору урыны бирә. Иң зур мөһаҗирлек агымы чорларында "Ковчег" берничә йөз кешене вакытлыча тору урыннарына урнаштыра алган. Мигрантлар күпләп килгәннән соң, торакка ихтыяҗ артты, нәтиҗәдә бәяләр күтәрелде. Бу оешманың эшчәнлеген тагы да катлауландырды. Мәсәлән, Ереванда фатирны арендалау бәяләре 2-3 тапкырга артты.

БУ ТЕМАГА: Раушан Вәлиуллин: "Мөһаҗирлектә иң авыры – туган җиреңнән аерылу"

Татарстаннан активист Максим (исеме үзгәртелде) коливинг хакында Казанда яшәүче, сәяси проектларда катнаша торган дусларыннан белгән.

"Миңа ике шундый урынны әйттеләр. Аның берсе — Черногориядә, икенчесе — Төркиядә. Икесенә дә дусларым аша эләктем. Ягъни дуслар миңа шул шелтерларга язарга киңәш итте, шул ук вакытта үзләре дә шелтерлар төркемнәренә язып "бу кешене беләбез, шәхесен раслыйбыз" диделәр. Мондый шәхси танышлар булмаса да табар идем дип уйлыйм, әмма мәшәкатьлерәк булыр иде", ди ул.

Максим сүзләренчә, ул Төркиянең Истанбул шәһәрендә "Ковчег"та торган вакытта шелтерны оештыручыларны күргәне булмаган.

Ә Черногориядәге "Пристанище" шелтерын оештыручылар аңа шактый ярдәм иткән.

"Бергә теркәлү уздык, сим-карта алдык, мондый кирәкле эшләрне ялгызым эшләү авыррак булыр иде", ди ул.

Максим Черногориядә торган "Пристанище" шелтеры 2022 елның 5 мартында украиннар, беларуслар һәм русияләр өчен ачыла.

"Пристанище" ("Рristanište") фондының йортында яшәргә теләүчеләр күп, һәм оештыручылар шелтерны ябу турында һич уйламый", ди "Настоящее время"га җәмәгатьчелек белән элемтәләр фонды белгече Яна Зубцова.

БУ ТЕМАГА: Сугыш башлангач Әрмәнстанга күченгән татарстаннар Ереванда сабантуй уздырды

"Анда бик җайлы иде. Минем гади бер кунакханә номеры кебек аерым бер бүлмәм булды. Черногориядә шундыйрак бинаны "вилла" диләр икән. Карават, кечкенә генә суыткыч һәм плитә, террасасы бар. Гаиләлеләрнең исә бүлмәләре зуррак. Беренче кат җәмәгать урыны итеп оештырылган: чәй эчеп, җыелып аралашып була. Атна саен берничә чара уза иде, күбесенчә балалар өчен. Минем бушлай торырлык вакытым узгач, фондта эшләүче кеше тагын бер вилла бүлмәсен табарга ярдәм итте. Аның өчен түлисе бар иде, әмма күп түгел", дип бүлеште Максим.

Аның үзенә бу шелтерлар шактый зур терәк булган.

"Истанбулга өч атнага дип киттем. Airbnb аша бер атнага фатир ялладым. Русиядә ЛГБТ "хәрәкәтен" тыю турында карар чыккач, Казанга кайтмый торырга булдым, чөнки ЛГБТ-активизмга бәйле күптәнге бер штрафым бар иде — яңа канун кабул ителгәч, аны миңа каршы ничек кулланырлар дип көтәргә булдым. Журналистикада эшләвемне дә исәпкә алдым. Президент сайлавына кадәр сәясәт бик кырыс булырга мөмкин дип фикер йөрттем. Акчаны бетермәс өчен, фатир эзләмәскә карар кылдым. Шул вакытта "Ковчег" ярдәм итте. Миңа калса, вакытлыча вариант буларак, бу — файдалы инфраструктура", ди Максим.

Ул шелтерларны тоту өчен шактый күп энергия һәм акча кирәктер дип саный.

"Менә, мәсәлән, мин яшәгән Истанбулдагы шелтерда кандалалар бар иде, диләр. Минем аларны очратканым булмады, әмма күршеләр сөйли иде дә, чатта, мин инде киткәч, бу турыда айлар буе языша иделәр. Оештыручылар дезинфекцияне чакырган, ул ярдәм итмәгән, ди... Ишетүемчә, бу шелтерга бирелгән грант циклы еш кына өч елдан тора — Украинага каршы башланган сугышның инде өченче елы китте, күрәмсең, авыр ел булып чыгадыр", ди Максим.

Бүгенге көндә "Ковчег"ның Әрмәнстан, Казакъстан, Польша, Төркиядәге барлык шелтерлары ябылган. "Бу релокантларның кимүе белән бәйле", ди Еревандагы "Ковчег" координаторы Дарина Маяцкая. Әмма "Ковчег"ның вакытлыча торак тәкъдим итү програмы әле дә эшли һәм ул ихтыяҗы булганнарга хостелларда урыннар алып бирергә ярдәм итә.

  • 2022 елда Русиядән йөзләрчә мең кеше китте, мөһаҗирләрнең беренче дулкыны — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, февраль-март аенда булса, икенче дулкыны исә — көз айларында, Русиядә мобилизация игълан ителгәч булды.
  • Китүчеләр арасында татар-башкортлар да шактый иде. Аларга читтә яшәүче милләттәшләр ярдәм кулы суза башлады. Кемдер вакытлыча үз өендә сыендырды, кемдер документларны тәртипкә китерергә булышты, эш табарга ярдәм итте, чикне узарга җыенучыларга киңәшләр бирде.
  • Халык башлыча Русия белән чиктәш илләргә, виза кирәк булмаган дәүләтләргә юнәлде. Соңрак исә аларның бер өлеше кире Русиягә кайтты, кемдер күченгән илләрдә кала алган, башкалары исә яңа илләргә күченеп карады. Болар хакында Азатлык Радиосы даими рәвештә язып торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!