Шәһәр үзәгендәге Tuf барында узган сабантуй – Әрмәнстанда беренче татар чарасы. "Idel.Реалии" хәбәрчесе әлеге сабантуйда булып, аның оештыручысы Айгөл Сәфәри һәм башка катнашучылар белән сөйләште.
"Минем ирем монда 2023 елның февраленнән бирле яши. Сабантуй туган авылымда быел 28 июньдә узды, ә мин бу көнне Ереванда булдым, — иремнең туган көнен бергә бәйрәм итәр өчен Мәскәүдәге укуымны калдырып килдем. Очкычка билет алганда ук, мин сабантуйсыз калырга тиеш түгел дидем", ди ул.
Табылган мәйданчык сабан туе көнендә Татарстан байраклары, милли бизәкләр һәм кунакчыллык өчен рәхмәт йөзеннән Әрмәнстан байрагы төсендәге тасмалар белән бизәлгән иде.
Сабан туе инициаторы Айгөлнең ире Родион Гадыршин Казанда туып-үскән. Ул хатынына чараны оештыруда ярдәм итә, бәйрәмгә дә татар түбәтәендә килгән. Родион Әрмәнстанда 2023 елның февраленнән бирле яши – җирле ширкәттән эшкә чакыру алгач, Ереванга күченгән.
— Әтием татар, әнием урыс, шуңа күрә мин Родион, әмма Гадыршин — кыскасы, ике мәдәният кешесе. Монда күпләр милли үзаң күтәрелү турында сөйли — мин дә моны сиздем. Мәсәлән, сугышка кадәр үк татар телен өйрәнә башладым. Аны белергә кирәк дигән хис барлыкка килде. Мин татар мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм итүне хуплыйм, әмма шул ук вакытта Татарстандагы урысларны да җәберләргә кирәкми дип саныйм — алар бик күптәннән анда яши һәм аның бер өлеше булып тора, — дип аңлата Родион.
Кунакларның берсе — Татарстанның Лениногорски районы Тимәш авылында туган Кәрим сөйгән кызы Ксения белән Сембердән килгән. Алар Русия сугыш башлау белән диярлек илдән чыгып киткәннәр һәм 2022 елның мартыннан бирле Әрмәнстанда яшиләр. Үзен урыс дип атаучы Ксенияне Кәрим: "Синең дә әби-бабаларың арасында татарлар бар бит", дип төзәтә.
Сабантуйны балачактан яратам, ди Кәрим.
— Безнең авылда ул һәрвакыт бик күңелле уза иде. Быел аны Ереванда да бәйрәм итүләрен белгәч, һичшиксез килергә кирәк дип карар иттем. Белүемчә, Әрмәнстанда бу беренче татар чарасы. Элек мин Грузиядә яшәүчеләргә бик көнләшә идем: Тбилисида татар чаралары еш уза торган Ploho Bar бар, ә бездә андый чаралар юк иде. Бу хәлнең үзгәрүенә шатмын, – дип аңлата Кәрим.
Сугыш башында, әлбәттә, рус булмаган күп кенә русияләрдә милли аңның күтәрелүе сизелде, шул исәптән миндә дә. Чит илдә русияле буларак түгел, ә татарстанлы буларак күренергә теләк бар иде, тик мин моңардан арыдым. Хәзер милләтчелеккә басым ясамыйм. Ничек кенә булмасын, сабан туе – туган мәдәният мохитенә кайту һәм сагынып искә алу өчен менә дигән мөмкинлек. Мин, кызганычка каршы, татарча бик үк яхшы сөйләшмим, ләкин, гадәттә, барысын да аңлыйм – мишәрләрдән башкаларны. Биредә татар сөйләмен ишетүе күңелле, — ди Кәрим.
Тагын бер кунак — Әрмәнстанга Мәскәүдән килгән Анна. Ул сабан туенда татар открыткалары ясау остаханәләре уздыра.
— Күрәсезме, анда кызлар рәсем ясый? Болар барысы да милли бизәкләр. Сабан туена кадәр мин татар мәдәнияте турында аз белә идем. Бу остаханәне уйлап чыгаргач, әзерләнә башладым, традицион татар бизәкләре һәм аларның әһәмияте турында укыдым. Бу бик кызыклы, — дип уртаклаша Анна. Мәскәү кызы сабантуйны урысларның май чабу бәйрәме белән чагыштыра – ике бәйрәмдә дә шаян бәйгеләр, җыр-биюләр һәм ашлар күп була, ди.
Татарстанның Әлмәт районыннан килгән Алсу сәяси карашлары өчен мәктәптәге эшеннән куылганнан соң, Әрмәнстанга күченгән. Аның сүзләренчә, төп сәбәп - хезмәттәшенең әләге булган, аны Алсуның "Мин Татарстан патриоты, Русиянеке түгел" дигән сүзләре ачуландырган. Бүген Алсу Әрмәнстанда яши, ә Татарстанга инде бәйсез татар дәүләт булгач кайтырга һәм аның киләчәген төзүдә катнашырга өметләнә. Алсуның ире Роман: "Әнием урыс, ә хатыным – татар сепаратисты", — дип шаярта.
— Үземне Татарстан патриоты дигәндә нәрсәне күздә тоттым? Минем өчен Татарстан мәнфәгатьләре беренчел, Русиянеке түгел. Әгәр Русия Татарстанга президент кирәк түгел дип карар итсә, мин, мәйданда чыгып полиция машиналарын яндырмасам да, ким дигәндә, әлеге хәлне тәнкыйтьләүне үземнең бурычым дип саныйм. Бу – милләтчелек түгел, бу – регионализм, мине Татарстан җирлегендә яшәүче барлык кешеләрнең, шул исәптән урысларның, мариларның һәм теләсә нинди башка милләт кешеләренең проблемнары һәм хисләре борчый.
1552 елгы хәлләрне искә алмыйк. Бу кешеләр минем җирем тарафыннан кабул ителде һәм Татарстанның тулы мәгънәдә ватандашлары булырга тиеш дип исәплик. Без үткәнне үзгәртә алмыйбыз, әмма Татарстанда туган балалар – үзләрен милләте белән кем дип санасалар да, алар татарстаннар, — дип аңлата Алсу.
Киләчәккә фаразлар турында сорагач, Украинадагы сугышның дүртенче аеннан бирле бернинди фаразлар һәм планнар кормавын әйтә.
"Анык планнар коручыларны бик хөрмәт итәм, әмма хәзер мин моңа сәләтле түгел. Вакыты турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, әмма безнең суверенитетка шансларыбыз бар дип ышанам. "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте фетнә оештырып Мәскәүгә килә башлагач, Чаллыда битлек кигән егетләр Татарстанның бәйсезлегенә чакыручы листовкалар ябыштыра башлады. Әгәр моның өчен уңай шартлар туса, азатлык өчен көрәшергә әзер төркемнәр бар. Моның өчен үзәкләштерелгән хакимият системын таркату һәм күрше Башкортстан ягыннан хуплау, кимендә – алардан каршылык булмау кирәк", ди ул.
Башка ил кешеләре белән танышканда Алсу үзен русияле дип түгел, татарстанлы дип атый. Татарстан Русиядә түгелме дип сорасалар, ул һәрвакыт зур булмаган тарихи экскурс ясый һәм татар җирләренең Мәскәү дәүләтенә ничек кушылуын аңлата. Татарстанның хәзерге хәлен исә "дәүләт эчендәге оккупацияләнгән дәүләт" дип тасвирлый.
"Әрмәннәр милләтнең әһәмиятен һәм аның ватандашлыкка караганда мөһимрәк булуын яхшы аңлый", ди Алсу.
Чарада җирле әрмән халкы вәкилләре дә бар. Әрмән егете Айк "Бәйрәм бик яхшы, миңа барысы да ошый, миңа афишадагы "сабантуй" сүзенең нигә әрмән хәрефләре белән язылуы аңлашылмый ди.
Бу чара "релокантлар" тарафыннан һәм беренче чиратта шундый ук "релокантлар" өчен оештырыла – оештыручылар бирегә кирил язуын белмәгән әрмәннәр килер дип өметләнмәгәндер бит инде. Мондый очракта әрмән символларын куллануның прагматик кыйммәте юк – бу илнең телен руннар дәрәҗәсенә күтәргән маркетинг адым кенә. Миңа калса, бу – колониаль алым. Ә болай дәгъвалар юк, ярый әле килгәнмен", ди ул.
Оештыручы Айгөл Сәфәри әйтүенчә, бәйрәмне булдыруда төрле кешеләр булышкан.
— Еревандагы дусларымның берсендә дә духовка юк, һәм мин сабантуйга әбием өйрәткән бәлешләрне һәм милли мотивлар белән бизәлгән веган печеньеларын әзерләргә Тбилисидагы иң яхшы дустым янына киттем. Ирем дә бик ярдәм итте – мәсәлән, мин плейлистлар әзерләгәндә, бөтен көнкүреш эшен үз җилкәсенә алды, кашык белән йөгерү бәйгесендә хөкемдар булды.
Дустым Илдар сабантуена декор белән ярдәм итәргә килде, аннары ул алып баручы вазифасын үзенә алды һәм төрле бәйгеләр уйлап чыгарды. Диджеебыз – "ОММАЖ" төркеме өчен музыка язучы һәм төркемдә уйнаучы Айрат булды, — дип уртаклашты Айгөл.
Айгөл әйтүенчә, катнашучылар арасында татарлар 30% чамасы булган. Бәйрәмгә Идел буе урыслары да, моңарчы татарга катышы булмаган башка төбәк "релокантлар"ы да, җирле халык та килгән.
— Кызыксынып карарга килгән кешеләр дә булды – һәм алар татар мәдәнияте турында ниндидер белем алып китте. Бу – бик кыйммәтле, – ди Айгөл.
Элегрәк Азатлык Айгөлнең Инстаграмда хәйрия секонд-хэнд кибете булдырып, аннан кергән акчаны Украина сугышыннан зыян күрүчеләргә җибәрүе турында язган иде.
"Бу хәлләр башланганда мине коточкыч көчсезлек хисе биләп алды. Мин бары тик ерактан, бары тик акча белән генә ярдәм итә алачагымны аңладым. Хәзер инде акча китерүче проект булгач, зыян күрүчеләргә файда китергәч, ул кадәр үк куркыныч түгел, чөнки үземнең көчле һәм файдалы икәнемне аңладым", дип сөйләгән иде ул вакытта Айгөл.
🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум