Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раушан Вәлиуллин: "Мөһаҗирлектә иң авыры – туган җиреңнән аерылу"


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Чаллы шәһәрендә эшләгән педагог, күп балалы ата һәм активист Раушан Вәлиуллин узган елның сентябрендә гаиләсе белән илдән китәргә мәҗбүр булды. Ул чакта Вәлиуллиннар иминлек максатыннан кайсы тарафка юл тотуын әйтмәгән иде. Быел алар Германиядә сәяси сыену урыны тапкан. Яңа замана мөһаҗирләренең язмышы, сәяси сыену өчен документлар әзерләү, балаларның чит җирләргә ничек яраклашуы һәм башка көнкүреш мәшәкатьләре турында Раушан Вәлиуллин белән сөйләштек.

— Раушан әфәнде, сез Русиядән кайчан, ни сәбәпле илдән чыгып киттегез?

2022 елның февраленнән, сугыш башланганнан бирле, хатыным белән шул хакта уйлый, фикерләшә башладык. Моңа түзеп тә, каршы торып та, берни эшләп тә булмый. Сугышка каршы чыксаң, фикереңне ачыктан-ачык каядыр язсаң, мәйданга чыксаң, җинаять эше ачыла, эзәрлекләү башлана. Сугыш алып барган ил эчендә, намусыңа каршы килеп, дәшми-тынмый түзеп яшәү мөмкин түгел.

Мин шаһит буларак кына бара идем, әмма бу гамәлләренең җитди кисәтү булуы аңлашылды

Сугыштан тыш, минем тирәдә болай да җинаять эше буенча кайнап торалар иде. Аны Азатлык та язып чыкты. Фатирыбызга бер көтү полиция хезмәткәрләре, пүнәтәйләр бәреп кереп, тентү дә булды. Бик күп электрон техниканы, планшет, ноутбук, телефон, гаджетларны алып чыгып киттеләр. Мин шаһит буларак кына бара идем, әмма бу гамәлләренең җитди кисәтү булуы аңлашылды. "Егеткәй, син тыныч кына утыр, каршы килмә", дигән сүзләре шул тентү иде.

Аннары, ирекле илдә яшисе килү, үз фикереңне курыкмыйча һәм ирекле төстә әйтә алу – үзебезне ирекле итеп хис итәсе килү зур этәргеч булды. Социаль челтәрләрдә, төрле иҗтимагый чараларда, фикердәшләр белән җыелышларда булсынмы – үз сүзеңне әйтә алу һәм аның өчен төрмәгә утыртмауларын белеп тору – бу бик җитди сәбәп.

Шулай ук мин күпбалалы ата һәм балаларымны тәрбияләп үстерергә телим. Әлбәттә, Русияне ташлап китмичә, үз карашлары, принциплары өчен тилмерергә әзер һәм шул юлны сайлаучы кешеләр дә бардыр. Илья Яшин, Алексей Навальный, Владимир Кара-Морза кебекләр, мәсәлән. Ә мин, өч баламны, аларның олыгайган һәм атага иң мохтаҗ вакытында, 5-7 елга калдырып төрмәгә китеп бара алмыйм. Шушы сәбәпләрне уйладык та, февраль-марттан сөйләшә башлаган булсак, җәй азагына илдән чыгып китүгә әзер идек инде. Чит ил паспортларыбызны яңарттык, билетлар алдык һәм 12 сентябрьдә Кыргызстанга, Бишкәккә очтык.

Илдән чыгып китүебезгә күптән түгел бер ел булды. Әлбәттә, башыннан ук, Кыргызстанның вакытлыча яшәү урыны булуын аңлый идек. Анда визасыз гына чагыштырмача озак вакыт калырга мөмкин булганга гына ул илне сайладык. Анда барып төшү белән, Европа илләренең берсенә визалар, документлар әзерли башладык. Сентябрьдән апрельгә кадәр шунда булдык. Апрельдә Германиягә килдек һәм без бүген дә шушында.

— Кыргызстанга килгәч ниндидер авырлыклар булдымы? Бу сәфәр сез күзаллаганча килеп чыктымы? Мөһаҗирлекне ничек кичердегез?

Кыргызстанда безнең кебек кешеләр, сугыштан качып китүчеләр өчен, волонтерлар тарафыннан махсус проект оештырылган иде. Алар яңа килеп төшкән кешеләрне каршы алып, ай дәвамында җитәкләп диярлек йөрттеләр. Алдан шулар белән элемтәгә кереп, безне дә һава аланында төнлә волонтерлар машина белән каршы алды, әзер фатирга урнаштырып, ачкычларны кулыбызга тоттырып, урын-җир, хәтта ризык белән тәэмин итте, бераз акча да бирде.

Сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр без алар биргән фатирда яшәдек, ул арада үзебезгә башка фатир карый тордык. Аларга бик зур рәхмәт! Хәзер алар турында сөйләргә ярыймы, юкмы, белмим. Социаль челтәрләрдән укып торам: Кыргызстанда да авторитаризм бик көчәеп килә. Югыйсә, Урта Азиядә ул демократия утравы кебек урын иде. Хәзер алар да Русиядән үрнәк ала. Төрле репрессив кануннар кабул ителә, активистларны эзәрлекләү, массакүләм матбугат чараларын тыю бара. Бәлки, ул волонтерларны, безгә ярдәмләшкән Кыргызстан ватандашларын телгә алу аларга куркынычсыз булмас дип уйлыйм, шуңа исемләп әйтмим. Алар халыкара оешмалар белән хезмәттәшлек итә, грантлар ала, шулар хисабына эшлиләр.

Игъланнар аша эзли торгач, үзебезгә йорт эзләп таптык. Октябрьдән апрельгә кадәр шул тапкан йортта яшәдек. Йорт хуҗалары тәртипле, акыллы яшь кыргыз гаиләсе иде, алар белән яхшы дусларга әверелдек. Безне гаилә бәйрәмнәренә дә чакырдылар. Балаларының сөннәт туенда булдык, тушоо кисү йоласында катнаштык. Тушоо туенда яңа атлап киткән баланың аягына бау бәйлиләр дә, аны теләкләр теләп кисәләр. Гомерендә авырлыклар булмасын, тормыш юллары ачык булсын дигән теләкләр теләнә. Ике туйда да сарай арендалап зур мәҗлес оештырдылар, 100-150ләп кунак килде. Милли ризыклар белән сыйладылар.

Бернинди кыенлыклары күрми яшәдек. Фатир хуҗасы: "Нинди проблем булса да, төнлә дә шалтыратыгыз", диеп кенә торды. Без урнашкач, салкын булмасын диеп, йортның түбәсен, тәрәзәләрен җылыттылар, күмер китерттеләр. Халык илтифатлы, кунакчыл булды. Русиядән чыгып китәр алдыннан, Лада Калина машинамны саткан идем. Зур акча түгел инде, әмма йорт арендаларга, ризыкка, балаларның туган көннәрен бәйрәм итәргә шул җитте, матди кыенлыклар күрмәдек.

— Кыргыз халкы яхшы кабул иткән. Кыргызстан дәүләте ниндидер ярдәм итү пунктлары оештырган идеме?

Русиядән качып киткәннәргә, активистларга, сәясәтчеләргә, эзәрлекләнгән кешеләргә Кыргызстан дәүләте тарафыннан бернинди ярдәм, кабул итү оештырылмады. Европа илләрендә бу тәртипкә салынган, кануннар да бар, ә монда сине белүче дә юк. Белүче булмагач, кагылучы да юк – хокук яклаучыларга, социаль хезмәткәрләргә дә кирәгең юк. Кыргызстан дәүләтеннән бернинди ярдәм дә күрмәдек. Каядыр мөрәҗәгать итү мөмкин түгеллеген дә белә идек. Балаларның укулары да күпмедер вакытка төшеп калды. Ярый да, үзем укытучы, онлайн укыту аша балалар үзләре укыды, мин дә үзем белгән кадәр өйрәнеп, балаларны шулай укыттык.

— Балалар өйдә генә укыдымы?

Беркая теркәлмичә, өйдән торып уку булып чыга инде. Нык төшеп калдылар дия алмыйм. Германиягә килеп урнашкач, балалар үзләре ничәнче сыйныфта укырга тиеш булса, шул сыйныфка киттеләр. Яшьтәшләре белән укыйлар. Искәндәр 7нче сыйныфта укырга тиеш иде, җиденчедә укый. Белеме шул дәрәҗәдә. Кабул иттеләр. Кызым да үзе укырга тиешле өченче сыйныфта укый. Икенче елга калулар булмады.

— Германиягә китү өчен документлар җыю катлаулы булдымы?

Татарстандагы вазгыятьне яхшыртып булмасмы дип тырыштым. Гражданлык җәмгыяте үзгәрмәсме, теләктәшләр пәйда булмасмы дип уйладым

— Германиянең сәяси качакларга сыену бирүе билгеле, бу сер түгел. Татарстаннан киткәндә үк үземнең кирәк-кирәкмәс кәгазьләрне җыеп алып киттем. 2017-2018 елларда мәйданга митингларга чыгып, социаль челтәрләрдә үз сүземне әйтеп, тикшерүләр алып барып, мэрияне мәхкәмәгә шикаять итеп, Татарстандагы вазгыятьне яхшыртып булмасмы дип тырыштым. Гражданлык җәмгыяте үзгәрмәсме, теләктәшләр пәйда булмасмы дип уйладым. Нәтиҗәдә, бу мәхкәмәләр, миңа салынган штрафларның карарлары, эзәрлекләүләр, тентүләр миңа сәяси сыену урыны сорап, башка илдә төпләнү өчен кирәк булды.

Кыргызстанда урнашып, бераз тынычлангач, Германиянең Тышкы эшләр министрлыгына документлар әзерләргә ярдәм итүче волонтерлар оешмасына мөрәҗәгать иттек. Үзлегеңнән дә документлар җыеп җибәрә аласың, әмма шундый оешмалар аша эшләсәң, алар җибәргән исемлеккә һәм гаризаларга министрлык җитдирәк карый дип саныйм.

Без ноябрь-декабрьләргә Германиягә китәрбез дип уйлаган идек, документ эшләре бераз озакка сузылды. Бер тамчы да борчылмадык. Кыргызстан – бик матур ил, аны да мөмкин кадәр күреп калырга, бераз сәяхәт итәргә тырыштык. Шуңа чиратта тору, көтү өчен киткән вакыт файдалы узды.

Башта шушы волонтерлык оешмасында чиратта тордык. Оешма исемлегенә кереп, минем кейсны эшкә алгач, документларны туплап министрлыкка җибәрдек тә, тагын ай ярым чамасы көттек. Мартта, алман иленең тышкы эшләр министрлыгыннан уңай җавап килгәч, алар безне кабул итәргә әзер икәнне белгәч, Кыргызстандагы Германия вәкиллегенә кабул итүгә язылып, шунда паспортларны илтеп тапшырдык. Тагын 2-3 атнадан паспортларыбызга виза ябыштырып кире кайтардылар. 3 апрельгә Германиягә билет алынган иде инде, без шунда очтык. Килеп төшкәч, безне каршы алдылар, яшәү урыны да әзерләгәннәр иде.

— Бу документларны ясау финанс чыгымнар таләп итәдер?

Монда әллә ни зур чыгымнар кирәк булды дип әйтә алмыйм. Документларны әзерләү, кейсларны туплау волонтерлар ярдәме белән бушлай эшләнә. Мин аларга сәяси эзәрлекләнүемне раслаучы шикаятьләр, мәхкәмә карарлары, массакүләм матбугат чараларында үзем турында язылган мәкаләләрне җыеп бирдем. Германиянең тагын бер бик мөһим таләбе бар: документлар тапшырганда Германиянең ниндидер бер оешмасы белән хезмәттәшлекне раслаучы яки хезмәттәшлек итәргә җыенуың, танышларың, туганнарың булуын күрсәтүче дәлил кирәк. Шуларны үзем таптым. Калганын алар барысы да үзләре эшләде. Билетлар алу үзебездән булды, билгеле.

— Балалар күченүне ничек кабул итте?

Татарстанда чыгып китәргә әзерлек башлангач, кече балалар бу идеяне кызыклы маҗара дип кабул итте. Без ялларда, каникулда машинага төянеп, шулай сәяхәткә чыгып китәргә ярата идек. Кара диңгезгә, Мәскәүгә дә баргаладык. Шуңа 4 яшьлек Әмирхан да, 7 яшьлек Эмилия дә моны чираттагы күңелле сәяхәт дип санады, шатланды. Искәндәр олырак, аңа 12 яшь иде. Аңа да кызык булды, әмма ямансулавын да күрдек. Дуслары алышыначагын, яшәү урыны озакка үзгәрәчәген ул аңлады. Хәзер кызыгын да, рәхәтен дә тапты инде, монда да дуслары пәйда булды.

Германиягә килеп чыгуыбыз, мондагы тормыш һәм белем дәрәҗәсе тормышта бик зур перспективалар ача

Ахыр чиктә Германиягә килеп чыгуыбыз, мондагы тормыш һәм белем дәрәҗәсе тормышта бик зур перспективалар ача. Ул хәзер үк нинди генә хыяллар белән янмый. Әле фән, әле медицина, әле IT өлкәсендә зур уңышларга ирешергә хыяллана. Әле бер, әле икенче әйбер белән мавыгып китә. Бу безгә дә сөенеч кенә. Әгәр Русиядә калган булсак, балалар "Разговоры о важном" тыңлап, беспилотниклар җибәрергә өйрәнеп, автомат җыеп, агачтан танклар ясап, маскировка челтәрләре үреп утырыр иде.

XXI гасырда яшүсмер бу әйберләрне эшләргә тиеш түгел, бу кызганыч та, куркыныч та. Үзем мәктәптә эшләгән кеше булгач, хәзер Татарстан, Русия балаларының шушы әйбер белән шөгыльләнүен күреп йөрәк әрни. Үз балаларым өчен сөенәм, андагы балаларны кызганам.

— Вакыт узар да кайтырбыз дигән уй юкмы? Әллә инде бик озакка, бәлки, гомерлеккә булуын аңлыйлармы?

Безнең гаиләдә бу вакыйгаларны әлегә кадәр "вакытлы" дип кабул итүче бер генә кеше бар, ул да булса – хатыным. Аның төп хыялы – моның бер көнне бетүе. Көн дә "бу сугыш, бу Путин режимы кайчан бетәр инде", дип сөйләшә. Туганнарын, дусларын да гел искә төшерә. Кайчак елап та ала. Әйткәнемчә, олы улым перспективаларының зуррак булуына төшенде. Германия булмаса, укуы тәмамлангач, ул теләсә кайсы илгә бара ала. Бәләкәй балаларыбыз бик тиз дуслар тапты. Янәшәдә генә украин, таҗик балалары да күп. Әфганстан, Сүриядән килгән балалар да бар. Алман балалары белән дә аралашалар. Аралашу даирәсе булгач, җәмгыятькә кереп киттең дигән сүз. Балалар авызыннан "кайчан кайтабыз, кайчан китәбез моннан", дигән сүз чыкканы юк.

— Германиягә килеп урнашкач нинди хисләр кичердегез?

Безнең Германиядә булган бар иде, 2015 елда Швейцариягә кунакка килгән идек. Шуңа карамастан, үзебез дә, балалар да, бар әйбергә гаҗәпләнеп, чагыштырып, авыз ачып йөрдек. Татарстан, Кыргызстан һәм хәзер Германиянең архитектурасы, чисталыгы, кешеләрнең сиңа карашы... Монда һәркемнең елмаеп торуы, һәр узып баручының исәнләшүе кызык булды. Кайбер илдә таныш булмаган кешеләр белән исәнләшү юк, ә Германиядә иртән урамга чыксаң, 50 кат исәнләшергә әзер булырга кирәк.

Монда һәркемнең елмаеп торуы, һәр узып баручының исәнләшүе кызык булды

Безне каршы алган социаль хезмәткәрләр бик тәрбияле, үз эшен намуслы башкара торган кешеләр булып чыкты. Мәсәлән, берсе, чыгышы белән Төркиядән булган ханым иде. Аның белән аралашуда татар телен белүебез бик ярдәм итте. Икенче социаль хезмәткәр Болгарстаннан, аның үз теле дә урыс теленә якын, урысчаны да бераз өйрәнгән булган – аның белән аралашу бөтенләй җиңел булды. Ул безгә Германиядә яшәү өчен кирәкле бар документны ясарга ярдәм итте: салым хезмәте, пенсия, хисаплар, мәктәпкә урнашу өчен документлар һәм башкаларның барын да ул ясады. Өченче хезмәткәр алман кызы булса да, инглиз теле яхшы иде. Монда минем инглиз телем яхшы булуы ярдәм итте.

Без яши торган җир зур шәһәр түгел. Янәшәдә вак шәһәрчекләр күп. Шуларга сәяхәтләргә чыгабыз. Волонтер оешмасы күчеп килгән кешеләргә бик очсызга гына велосипедлар тәкъдим иткән иде. Балалар монда велосипедта йөрергә өйрәнде, алар белән шулай велосипедта йөреп кайтабыз. Олы улым белән чыгып китсәк, икәү 30-40 чакрым да йөреп кайтабыз.

Монда килеп урнашкач та, ике-өч атна эчендә балалар мәктәпкә урнашты. Әмирхан улым августтан балалар бакчасына йөри башлады. Тормышыбыз яңа көнкүреш мәшәкатьләре белән тулды. Иң нык сөенгәнем – бар гаиләбез белән бергә булуыбыз, хатынымның һәм балаларымның янымда булуы.

— Балалар 2-3 атна эчендә мәктәпкә урнашты дидегез. Моны Германия хакимияте шулай таләп итәме? Күчеп килүчеләргә ил ниндидер таләпләр куямы: тел өйрәнү, эшкә урнашу мәҗбүриме?

Балаларның мәктәпкә урнашуы – мәҗбүри таләп. Мин моңа үзем дә шат. Баланың шөгыле, аралашу даирәсе булырга тиеш. Кыргызстанда моңа бөтенләй игътибар итмиләр, анда беркемнең беркемдә эше юк. Кайбер танышларыбыз Кыргызстанда да балаларын мәктәпкә урнаштырып карады, ләкин коррупциянең куркыныч дәрәҗәдә булуын сөйләп гаҗәпләндерделәр. Анда балаларны мәктәпкә көн дә акча белән җибәрергә кирәк, диделәр. Бер көн тәрәзә чаршауларына, икенче көнне идән юуучыга, өченче көнне сак хезмәтенә, дүртенчедә берәр укытучының туган көненә – кыскасы, кесәдә гел акча булырга тиеш. Икенче яктан, иминлек өчен үзебез турында, кайсы тирәдә яшәвебезне бик белдерәсе дә килми иде. Германиядә исә балалар мәктәпкә йөрмәсә, бик зур штраф салына. Укулар түләүсез. Ике балабыз ике төрле мәктәптә укый. Эмилиянең бакчасында күпчелек алман телле балалар иде, хәзер урыс теллеләр – украиннар, казакълар да килеп төште.

Безгә тел өйрәнергә дигән таләп бар. Иң яхшысы эш урыны табуың, әмма телне белмәсәң, сине хезмәт базарына чыгармыйлар да. Телне өйрәтүне хөкүмәт үзе оештыра. Августта алман теле курсларына кереш тесты уздык. Бишкәктә вакытта ук алман телен өйрәнә башлаган идем инде, яхшы ук өйрәнелгән ахры, беренче айларда йөрергә кирәк түгел диделәр. 30 ноябрьдән өченче модульдән генә катнаша башлыйм. Хатыным укуларга август азагыннан йөри башлады.

Башланыр алдыннан бик күңелсезләнеп йөргән иде. Бераз шүрләп торды. Телнең кирәген аңлый, әмма янып тормый иде. Хәзер йөри башлады, дуслар да тапты. Уку процессы да кызыклы оештырылган бугай. Көн саен теләп чыгып китә, сөенеп кайта. Телне аңлый башлады. Уку курслары бер елга сузылачак, шуннан соң имтиханнар булачак. Бер елда ниләр булыр, белмим, әлегә бер елга план – укырга.

— Финанс яктан Германия хөкүмәте ярдәм итәме? Ул ярдәм күпмегә сузылачак?

Ел дәвамында, уку барышында бу ярдәм бирелеп барачак. Димәк, киләсе ел азагына кадәр тәгаен булачак. Эшкә урнашсаң, бик акчалы эш булмаса, алга таба да ярдәм итәчәкләр. Хезмәт хакы күләменә карап. Балаларга исәпләнгән түләүләр гел бар, анысы эшләүгә-эшләмәүгә карамый. Германиядәге һәр балага түләү бара. Безгә хөкүмәт бирә торган акча киемгә, ризыкка һәм каядыр музейларга барсак кына тотыла. Балалар бакчасын, яшәү урыны, мәктәптән соң булган түгәрәкләрне – барысын да хөкүмәт түли.

— Сездә виза күпмегә бирелде?

Германиягә килгәнче безгә һуманитар виза бирелде. Июльгә кадәр килеп җитәргә дигән вакыт куелган иде, шул вакытка килеп җиттек. Сәяси сыену урыны эзләүче кеше статусында теркәлдек. Кирәк булса, кем икәнебезне шул документ белән дәлилли алабыз. Тик урамда полициянең туктатып тикшергән очракларына тап булганым юк. Мәскәүдәге сыман чит йөзле кешеләрне туктатып тикшерү монда юк. Германия ул күп милләтле, күп мәдәниятле, күп динле ил, җирле халык өчен чит илдән килгән кешеләр ниндидер шаккаткыч күренеш түгел. Беркем беркемгә акаеп карамый, кара тәнлеләр, гарәп илләреннән килгән кешеләр дә күп. Автобусларда, урамнарда урыс сөйләме дә ишетелә. Украиннар, урыслар, төрекләр күп.

— Шулай да, кызыл паспортны күргәч, ят итүче юкмы?

Урысча сөйләшергә уңайсыз, оят. Русиядән булуыңны күрсәтергә кыен, оялабыз

— Ят итмәсәләр дә, кайбер җәмәгать урыннарында йөргәндә, үзара урысча сөйләшмәскә тырышабыз. Ниндидер эчке чикләү, тыю бар үзебездә. Урысча сөйләшергә уңайсыз, оят. Русиядән булуыңны күрсәтергә кыен, оялабыз. Бөтен дөньяда хәзер Русия кыргый ил буларак кабул ителә, шуңа ул телне дә шулай кабул итүләре бар. Татарча сөйләшергә тырышабыз. Татарлар бик аз, ләкин алар да бар монда. Бер-ике гаиләне беләм. Бездән ерак түгел, Франкфуртта татар оешмасы да бар. Анда кайчан да булса барып җитәрбез, алар эшендә дә катнашырбыз. Алар Сабантуйлар, очрашулар оештыра. Без яшәгән җирдә оппозицион урыс оешмалары бар. Алар украиннар белән бергә сугышка каршы чаралар оештыралар, митингларга чыгалар. Мин дә шул чараларда Дюссельдорфта, Кёльндә күптән түгел чыгыш ясадым. Әлегә шушы эшләрдә катнашам.

— Оппозицион хәрәкәт вәкилләре белән еш очрашасызмы? Активлык бармы?

Активлык бар. Аңлавымча, активистлар үзләре ешрак очраша. Телеграм каналындагы аралашу чатында елга буена ит кыздырырга чыкканнарын, кафеларда утыруларын күрсәтәләр. Мин иҗтимагый чараларда гына чыгыш ясыйм һәм шул уртак чатларда катнашам. Катнашырга теләгең һәм буш вакытың булса, активлык белән шөгыльләнергә була инде. Минем максатлар башкарак. Балаларны укыту, аларны ашату-эчертү.

— Германиягә килгәч көнкүреш мәшәкатьләреннән иң авыры нәрсә булды?

Безне каршы алган кешеләр безнең тормыш җиңелрәк булсын дип бар көчен куя, шуңа ниндидер авырлыклар очраткан юк. Киресенчә, мондагы шартларның уңай якларын әйтер идем. Җәмәгать транспорты бик яхшы эшли. Татарстанда машинабыз бар иде, ә монда машина кирәк дигән уйның башка килгәне дә юк. Монда автобуслар, электричкалар күп. Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң килеп төшкән кешеләр күп булгач, аралашу даирәсе дә нинди телдә кирәк булса шундый бар.

— Сез яши торган шәһәрдә мигрантлар күпме?

Күпчелеге җирле халык – алманнар, әлбәттә. Шулар арасында башка ил кешеләре дә бар. БДБ дәүләтләре, Төркия, Сүрия, Африка илләреннән килүчеләр күп. Германия хөкүмәте безне үзе урнаштыра, син урнашасы шәһәрне үзең сайлый алмыйсың. Без яшәгән җирлектә төрле милләт вәкилләре үзара танышып аралашсын өчен мәдәни алмаш максатыннан төрле чаралар уздырыла. Дискуссия клубы, фильмнарны бергә карау, милли ашлар белән швед өстәлләре ясау, мәсәлән. Германия тарихи сарайларга бай ил, анда да экскурсияләр оештырыла. Кабул итүче хакимият ягыннан бу яхшы уйланган стратегия. Кешеләр үзенә йомылмасын, милләтләр аерым берләшеп, төркемнәр булдырып проблемнар барлыкка килмәсен өчен дөрес, кызыклы сәясәт алып барыла дип саныйм.

— Җирле халык сезгә нинди мөнәсәбәттә?

Танышканда Русиядән икәнне әйтмибез, Татарстаннан, татарлар дибез, мөнәсәбәт бөтенләй башка була

Кызыл паспортны теләсә кайда селкеп йөрисе түгеллеген аңлыйм инде. Танышканда кайдан икәнне сорасалар, беркайчан да Русиядән икәнне әйтмибез, "без Татарстаннан, без — татарлар" диябез. Мөнәсәбәт бөтенләй башка була. Аннары озаграк аралашкач кына, Татарстанның нинди республика булуы, аның Русиядән бәйсез яшәүгә омтылышы турында әйтеп китәм. Шуннан соң Путин шымчылары булмавыбызны аңлыйлар. Халык аңлый. Якын-тирәдәгеләр минем биографияне дә белә.

— Әти-әниегез, туганнарыгыз шулай күчеп китүегезне ничек кабул итте? Якыннарыгыз, дусларыгыз, укытучы хезмзттәшләрегез белән аралашсызмы?

Минем әни белән шалтыраташабыз. Һәр шалтыраткан саен, безне күргәч, бер кат елап ала. Һәр сөйләшүне: "Мин сезне көн дә көтәм!" дип тәмамлый. Хатыным да үз туганнары белән шалтыратыша. Бер генә борчыган әйберем бар: үз әтием белән элемтәм юк, бер-беребезне аңламыйбыз. Сугыш башланганчы булган Иминлек шурасы утырышын сокланып авыз ачып карап утырды, хәзер дә, аңлавымча, шул тарафлы. Шуңа аның белән ара өзелде. Хатынымның бар туганнары да аралаша, сугыш темасын бөтенләй кузгатмыйбыз. Кузгатсалар, бәлки, алар да үз карашлары белән куркытырлар иде.

—Русиягә кайтып килә аласызмы?

Бу — куркыныч дип уйлыйм. Яңалыкларны укыйм, Грузиягә, Төркиягә чыгып кергән кешеләрне дә һава аланында ук ФСБ каршы алып, өсләренә куна. Безнең статус Европа буйлап йөрергә чиксез мөмкинлек бирә. Нидерланд, Бельгия, Люксембург, Швейцария һәм башкаларга бара алабыз. Бу безгә яклау бирә ала торган дәүләтләр. Тик башка илләргә чыгып китсәк, алар моңа сөенер дип уйламыйм. Бәлки, Төркиягә, Кыргызстанга да чыгып булмастыр. Кыргызстан да кешеләрне Русиягә тотып бирә башлады, андый яңалыклар да булды. Ул илне сагынам һәм җылы хисләр белән искә алам, әмма хәзер анда барып килү имин түгелдер дип уйлыйм.

— Оппозицион чараларга чыгабыз, дидегез. Аларның мәгънәсен күрәсезме? Русиядә булмагач, чит илдә каршылык чаралары уздыруның мәгънәсе дә юк, дип уйлаучылар бар.

Русиядән чыгып китүчеләр арасында Путин режимына каршы кешеләрнең ничек күп булуын күрсәтәбез

Алай дип әйтүчеләр шул Русиядәге кешеләр инде. Анда калып, сугышка каршы фикер белдерүче, митингларга чыгучыларның алай дип әйтергә хакы да бардыр, мөгаен. Чөнки, штрафтан башка, аларга елларга сузылган төрмә җәзасы булуы да мөмкин һәм моны белә торып урамнарга чыгу өчен чынлап та зур батырлык кирәк. Ләкин мин чит илдә каршылык чраларына чыгуның да мәгънәсе зур дип күрәм. Әлбәттә, ул Путин, Медведев, Патрушевларга йогынты ясамыйдыр. Алар безне күреп, бар әйберен җыеп, Кремльдән чыгып чапмыйдыр. Әмма бу чараларның максаты да башка – син үзең булган илдә җәмгыять фикерен формалаштыру. Без Германия чикләрендә, мондагы ватандашларга һәм мондагы җитәкчелеккә, Русиядән чыгып киткән гражданнар арасында Путин режимына каршы кешеләрнең ничек күп булуын күрсәтәбез.

Безнең кебек кешеләр Германия, АКШ, Япония һәм башка күп илләрдә сугышка каршы чараларда катнаша. Алар җәмгыять фикерен формалаштыра. Ә алга киткән илләрдә җәмгыять фикере сайлауларга зур йогынты ясарга сәләтле. Шул фикерне күргән-белгән сәясәтчеләр Русиягә санкцияләр, Украинаны корал белән тәэмин итү, финанс-һуманитар ярдәм оештыруны башкаралар. Безнең чыгышларның мәгънәсе дә шунда. Мин урыслар оештырган оппозицион чараларда гына түгел, җирле оппозиция активистларының чараларында да булдым. Алар да Украинаны сөйли. Алар да безнең чыгышларны файдалы дип күрә, шуңа безгә симпатия белән карый. Русия чикләрендәге кешеләр дә югалган кешеләр түгел, алар арасында бу режимга каршылар барлыгын, андыйларның күплеген белеп торалар. Аларның киләчәктә яңа илләр төзелешендә катнаша алуын күрәләр.

— Элек тә татарлар мөһаҗирлеккә киткән, хәзер сугыш башлангач та чыгып китәргә мәҗбүр булды. Чит илгә китәргә мәҗбүриятнең иң авыры нәрсә?

—Үз җиреңнән, үз Татарстаныңнан аерылуы – иң авыры, әлбәттә. Чөнки Татарстан табигатен, шәһәрләрен, авылларын бик яратабыз. Балалар белән дә еш сәяхәт итә идек, дидем.

Чит илдә яшәгәндә туган тел мохите дә юк. Монда балалар дуслары белән күбрәк урысча сөйләшә. Хәзер кайбер төшенчәләрне инглизчә яки алманча кыстырып сөйләшә башладылар. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез, YouTube каналыннан татарча җырлар, клиплар да куябыз, әмма бу барыбер татар мохите түгел.

Туган, яраткан кешеләрдән аерылу кыен, әмма заманча коммуникация чаралары аралашырга, күрешергә мөмкинлек бирә. Тик туган җиреңне алай видеодан гына карап йөреп булмый. Мин 15 еллап Татарстанны археолог буларак өйрәнгән кеше. Шуңа җирне яратам, шуңа туган җирдән аерылуы — иң кыены. Бик матур булса да, монда бөтенләй башка ландшафт, табигать, урман-кырлар. Кайчан да булса кайтсам, ул җирне ятып кочар идем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG