2010 уйгырлар өчен янә басым елы булды

2009 елда кытай хакимиятенең басымнарына ризасызлык чаралары көч белән бастырылды

2009 елда Өремчедәге канлы вакыйгалардан соң көчле иминлек чаралары һәм кулга алулар белән башланган 2010 ел уйгырлар өчен уңай үзгәреш китермәде.
2010 елдагы вазгыять турында Бөтен Дөнья Уйгыр иҗтимагый үзәге башлыгы урынбасары Иса Дулкын Азатлык радиосына сөйләде.

2009 елда мөселман уйгырлар белән хан кытайлар арасында булган канлы каршылыктан соң, Кытай хакимияте кытайлар һәм өлешчә уйгырларның ризасызлыгын искә алып һәм этник низагны бастыру максатында яңа елда беренче эш буларак, төбәк башлыгын алыштырды.

Кытай хакимияте моның белән халыкара җәмәгатьчелек алдында, үзенчә узган каршылыкларда җаваплылыкны вазифадан алынган төбәк вәкиленә йөкләде. Кытай рәсмиләре үзләре билгеләгән яңа хакимият башлыгы белән тотрыклыкның артачагына вәгъдә итте.

Халыкара басымнардан соң Кытай төбәктә кеше хокукларына тугры калачагын игълан итте.

Хәрби басым дәвам итә

Яңа хакимият башлыгы чыгышларда халыкның күңелен күрү максатында икътисади һәм социаль тәрәккыят турында кытайча озын нотыклар тотса да, узган бер елга карасак, халык тормышында уңай үзгәреш һәм сәяси яктан йомшару булмаган.

Төбәктә хәрби идарә әле дә дәвам итә, һәрбер шәһәрдә диярлек иминлек көчләре халыкны күзәтеп йөри. Уйгыр активистлары бу шартларда 3-4 уйгырның бергә очрашып сөйләшүенең мөмкин булмавын әйтә.

Ягъни, тора бара халыкның сүз иреклеге, дини иреклеге шактый кысылган, милләт турында сөйләү кыен хәлгә әверелгән.

Яшертен барган мәхкәмәләр

Өремчедәге вакыйгаларга нәкъ бер ел тулганда халык әле дә хөкүмәт террорыннан куркып яшәде. Хакимият халыкны тагын да куркыту максатында кулга алу, үлем җәзасы бирүне дәвам итте.

Канлы вакыйгалардан соң төбәктә булып кайткан халыкара журналистлар һәм кешеләр мәгълүматынa караганда, төбәктә әле дә хәрби хакимият көчле һәм халык хәрби күзәтү астында.

Соңгы бер елда Кытай июль аендагы вакыйгаларга бәйле җинаятьчеләрнең исемен игълан итте. Иң соңгысы Өрeмчедәге каршылык чараларын оештыруда гаепләнгән 19 яшьлек бер уйгыр кызы хөкем ителде.

19 яшьлек шушы кыз, Разиләт Әкбәр, бу гаепләү белән үлем карары чыгарылган икенче кеше.

Бу бер-ике исем, яшертен рәвештә барган йөзләгән мәхкәмә эшенең бер ничәсе генә. Милләт турында язган язучылар, уйгыр телендәге интернет сайты хуҗалары тоткарланган һәм әле дә төрмә дә тотыла.

Уйгыр активистлары бик күп милли җанлы зыялының вакыйгадан соң югалуын, алар турында әле дә хәбәр булмавын белдерә.

Ассимиляция чаралары көчәя


Милли һәм әхлакый тормышка килгәндә исә Кытай ассимиляция адымнарын үзгәртмәде. Хакимиятнең дәүләт программасы нигезендә югары уку йортларында укыган уйгыр кызларын практикага дип эчке Кытайга алып китү чарасы дәвам итә.

Мәгълүм булганча, 2009 елның июль аенда Өремчедә кабынган каршылыкның сәбәпләреннән берсе дә шушы иде. Эчке Кытайга җибәрелгән кызлар кытай ир-атлары тарафыннан кимсетелә һәм аларны көчләү очраклары булуы белдерелә.

Эчке Кытайда яшәгән уйгырлар үз милләттәшләренең кытайлар алдында хурлануына зур ризасызлык белдерә.

Мәгариф Кытай теленә күчте

Моннан кала эчке Кытайдан кытай халкын уйгыр төбәгенә урнаштыру адымы дәвам итә. Бу ассимиляциянең иң кискен үрнәге. Кытай хакимияте төбәктә яхшырак шартлар тәэмин итеп кытайлар санын арттыра.

Ә төбәкнең асыл җирле халкына каршы дәүләттәге мөмкинчелекләр киметелә.

2003 елдан башлап Русиядәге күренешкә охшаш сәясәт белән Кытай хакимияте Уйгыр автоном төбәге һәм Тибет кебек милли төбәкләрдә туган телдә мәгарифне бетереп, балаларны фәкать кытай телендә укыту турында карар чыгарган иде.

Былтыр Тибеттә бу карарга каршы шактый каршылык чаралары узса да, мәктәп һәм дәүләт даирәләрендә кытай теленең өстенлеге арттырылды.

2010 елда мәҗбүри мәгариф системасы астында башлангыч мәктәпләрдән алып, университетка кадәр укыту кытай теленә күчте.

Халык ит таба алмый

Чит илләрдәге уйгыр вәкилләре Кытай басымының мәгарифтән алып, милли тормышка кадәр барлык өлкәдә 2010 елда тагын да көчлерәк сизелүенә басым ясый.

Икътисадка килгәндә, Кытайның колонизация агымы бөтен көче белән дәвам итә. Кытай җир асты байлыгының зур өлешен Көнчыгыш Төркестаннан тәэмин итсә, бу байлыкның 5 % гына бу төбәккә кала.

Ләкин бу акча җирле халык уйгырларга бирелми. Халык арткан бәяләр һәм фәкыйрьлек аркасында төп ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.

Мисал өчен, Дулкын әфәнде халыкның иң күп ашаган ризыгы итнең бәяләре 45 сумнан артуын әйтә. Мәгълүматларга караганда. ит сатучылар кешеләргә бер килодан күбрәк ит сатмый икән.

Фаҗига шундый тирән ки, ит ала алмаган халык ит маена икмәк манып кына тамак ялгый башлаган.

Бу хәлләрне күргән кешеләр бу хакта елап аңлата.