Даутоглу: "Иран низагын чишү өчен әле соң түгел"

Даутоглу Иран тышкы эшләр министры Моначәр Моттаки белән

Соңгы атналарда Вашингтон, Тәһран һәм Брюссельдә төрле ил рәсмиләре белән очрашкан Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу көнбатыш белән Иран арасындагы атом программасына бәйле низаг мәсьәләсен телгә алды. Ул бу мәсьәләнең чишелешенә карата уңай фикердә булуын әйтте. Даутоглу низагның вакыт белән чишеләчәгенә ышана.

НАТО саммиты өчен Эстонияга барганда, журналистлар сорауларына җавап биргән Төркия тышкы эшләр министры Даутоглу, көнбатыш белән Иран арасында аңлашу һәм диалог булдыру мәсьәләсендә теләктәшлекнең дәвам итүен әйтте.

Даутоглу Брюссельдә Европа берлегенең Иран мәсьәләсендәге югары вәкиле Катерин Аштон белән сөйләшкәннән соң, АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән дә фикер алышты. Талиндa Клинтон белән очрашкан Даутоглу Төркиянең Иран белән сөйләшүләрдә арадашчы ил була алачагын әйтте.

Тышкы эшләр министры шулай ук "Төркияннең Иран мәсьәләсе белән артык мавыгып китүе" турындагы сүзләргә дә җавап кайтарды. "Иран белән булачак гамәли һәм хәрби низагның зыяны иң башта Төркиягә һәм аңа күрше илләргә булачак, шунлыктан бу мәсьәлә белән Төркия җитди шөгыльләнергә мәҗбүр", диде ул.

Төркиянең Иран белән 10 миллиард долларлык сәүдә бәйләнеше бар. Төркия шулай ук Ирандагы 3.5 миллиард долларлык энергияне чыгару проектында катнаша. Төркия газ ихтыяҗының исә 1/3 өлешен Ираннан тәэмин итә. Бу нисбәттән Иранга булачак чикләүнең иң зур йогынтысы, Иранга күрше ил Төркиягә булачак.

Kөрдләр Кәркүк мәсьәләсен Төркия белән сөйләшәчәк

Гыйрактагы көрд автономия төбәгенең элекке премьеры Нәрчиван Барзани, Кәркүк мәсьәләсендә Төркия белән бергә фикер алышачагын әйтте.

Күптән түгел Анкарада Төркия премьеры Тайип Эрдоган белән очрашкан Бәрзани, Гыйрак президенты һәм көрд автоном төбәге башлыгы исеменнән Эрдоганны Әрбил һава аланын ачу тантанасына чакырган.

"Кәркүк турында кем белән фикер алышсак, алар безгә Төркия белән эш итәргә киңәш итә. Шул исәптән, көрд төбәге буларак Кәркүк мәсьәләсен Төркия белән бергә сөйләшергә булдык", диде Бәрзани.

ПКК террор оешмасы мәсьәләсе турындагы сорауга җавап биргәндә Бәрзани: "Һөҗүмнәрне дәвам иттерү хата булыр, без Төркиянең көрдләр мәсьәләсендә тәкъдим иткән ачышларын яклыйбыз. Мәсьәләнең диалог аша чишелүенә ышанабыз", дип өстәде ул.