Судан башлыгы Төркиягә килми

Ислам конференция оешмасы җыенына катнашуы көтелгән Судан башлыгы әл-Бәшер ил эчендәге кайбер проблемалар сәбәпле җыенга катнашмыячагын белдерде.
Суданның Дарфур төбәгендә сугыш җинаятьчелегендә гаепли табылган әл-Бәширнең Төркиягә сәфәре һәрвакыт каршылык тудыра.

Төркия рәсмиләре Әл-Бәшернең җыенга катнашмау карарыннан элек, Судан башлыгын тоткарлау планы булмавын әйткән иде. Алар мондый хәрәкәтнең Дарфурдагы тынычлык хәрәкәтенә зыян китерәчәген алга сөрде.

Икенче яктан, кайбер белгечләр Төркиянең әл-Бәшерне кулга алмавы аның "Африкадагы икътисади мәнфәгатенә" бәйле дигән фараз белдерде. 2006 елдан башлап Төркия Африка кыйтгасы белән сәүдәне 3 тапкырга арттырды.

Төркия президенты Габдулла Гүл февраль аенда Сахара тирәлегендәге илләргә барган беренче төрек президенты буларак, бу илләрнең җитәкчеләре белән төрле проектларга кул куйган иде.

Төркиянең Африка илләре арасында, аерым алганда, Судан белән хезмәттәшлеге артканнан арта бара. Авыл хуҗалыгы министры Дарфурга ясаган соңгы сәфәрендә әлеге ил белән сәүдәнең соңгы 3 елда 4 тапкырга артуын әйтте.

"Төркиянең сәяси кыйбласы үзгәрми"


Төркия президенты Габдуллаһ Гүл бу атнада ясаган чыгышында, Төркиянең үз юнәлешен дәвам итүен һәм бу юнәлешне башка якка үзгәртмәвен әйтте.

Мәгълүм булганча, соңгы атналарда Төркиянең яңа тышкы сәясәте һәм аның яңа планнары турында дөнья матбугатында шактый хәбәрләр таралган иде. Төркиянең Израил белән яхшы мөнәсәбәтләрнең кинәт үзгәрүе язучыларда Төркия сәясәтенең үзгәрүе турында бәхәсләр уятты.

Премьер Тайип Эрдоган, Төркия тышкы сәяси юнәлешенең көнбатыштан көнчыгышка таба үзгәрүе турындагы фаразларны кире какты. "Бәлки без гадәттән тыш сәяси ачылышлар ясаганбыздыр, ләкин бу Төркиянең Көнбатыштан йөзен боруын аңлатмый", дип әйтте.

Эрдоганга аваздаш президент Гүл: "Кайберәүләр Төркиянең Якын көнчыгыштагы әүзем сәясәтенә карап, хәзер илнең яңа тышкы сәясәте кая борыла дип аптырый башлады. Ләкин эш анда түгел, Төркия ни эшләгәнен яхшы белә", дип әйтте.

Чират Грециядә

"Тараф" газеты, Төркиянең күршеләре белән проблемаларны бетерү сәясәтендә хәзер чиратның Грецияга килүен әйтте.
Төркиягә якын сәясәте белән танылган Папандероус
Мәгълүм булганча, Эгей диңгезе һәм Кыбрыс низагы сәбәпле озак еллардан бирле Төркия белән күрше Греция мөнәсәбәтләре яхшыдан түгел иде.

Сүрия, Гыйрак, Әрмәнстан килешүеннән соң Төркия премьеры Тайип Эрдоган, Греция премьеры Йоргос Папандероуска ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне арттыруны таләп иткән рәсми хат җибәргән.

Әлеге хатта, "Төркия хөкүмәте барлык илләрдә мөнәсәбәтләрне ныгытырга тели. Бу хакта уртак мәнфәгать һәм таләпләрне барлап бергә сөйләшергә иде" диелгән.