Рәфис Кашаповны хөкем итүче Чаллы мәхкәмәсе хөкемдары утырышны күзәтүчеләрне куып чыгарды. Кашапов тарафдарлары моны гаепләнүчегә басым ясау, аны сындыру теләге белән аңлата.
Рәфис Кашапов 3 июльдә булган мәхкәмә утырышында 280нче һәм 282нче маддәләр нигезендә белдерелгән гаепләүләрне кире какты, үзен гаепле дип танымады.
3 июльдә Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашапов эшен карый башлады. Әмма гаепләүче як шаһитләре килмәү сәбәпле мәхкәмә утырышын 16 июльдә дәвам итәргә булдылар.
Чаллы картиналар галереясендә Рамазан аена багышлап Чулпан Шәрифуллинаның шамаилләр күргәзмәсе ачылды. Белгечләр монда куелган әсәрләрне югары бәяли.
Чаллыда 2014-2015нче уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Милли мәктәпләрнең БДИ күрсәткечләре урыс мәктәпләренекеннән ким түгел.
Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов 2014-2015нче уку елында шәһәрнең татар һәм урыс мәктәпләрендә урыс теленнән БДИ нәтиҗәләре бер чама дип бәяләде.
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты "Татар тарихы" китабының дүртенче томын чыгарды.
Шушы көннәрдә Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты галимнәре тырышлыгы белән "Татар тарихы" китабының дүртенче томы дөнья күрде. Әлеге вакыйга уңаеннан Азатлык хәбәрчесе институт җитәкчесе, академик Рафаил Хәкимов белән очрашып сөйләште.
Казан тикшерү изоляторыннан Минзәлә төрмәсенә күчерелгән Рәфис Кашаповка карата 26 июнь көнне Чаллы мәхкәмәсе яңа карар чыгарды.
Казан тикшерү изоляторыннан Минзәлә төрмәсенә күчерелгән Рәфис Кашаповка карата 26 июнь көнне Чаллы мәхкәмәсе яңа карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә Кашаповның сак астында булуы 26 августка кадәр озайтыла. Мәхкәмә утырышына хөкем ителүченең хатыны да, журналистлар да кертелмәде.
27 июнь Татарстанда праймериз уза. Президентлыкка намзәтләр республиканы, президент атамасын ничек саклаячаклары турында җавап тотарга тиеш, ди җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.
27 июнь Татарстанда праймериз уза. Президентлыкка намзәтләр республиканы, президент атамасын ничек саклаячаклары турында җавап тотарга тиеш, ди элекке депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.
3 июньдә Кама төбәге шәһәрләре һәм районнары эшмәкәрләре Чаллыга беренче корылтайларына җыелды. Әлеге җыенда катнашкан Чаллының СТИВ ширкәте мөдире Булат Вәлишин һәм сервис-инженер Самат Сәхәпов белән бүгенге эшмәкәрлек кыенлыклары хакында әңгәмә кора алдык.
3 июньдә Кама төбәге шәһәрләре һәм районнары эшмәкәрләре Чаллыга беренче корылтайларына җыелды.
Чаллыда ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга таләп итеп пикет узды. Шундый ук таләпләр Киевта да күтәрелде.
Кырымтатарларны илләреннән сөрү көнендә Чаллыда ун еллар чамасы чаралар уздырылып килде. Соңгы дүрт ел бу көнне искә алучы юк.
18 май көнне Чаллының Җиңү паркында Казан төрмәсендә биш айга якын утыручы Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны яклап чираттагы пикет узды. Пикетта "Кашаповның эшчәнлеге бәйсезлек белән бәйле. Аның бернинди дә гаебе юк" дигән фикерләр ассызыкланды.
Социаль проблемнар хәл ителмәгән илдә зур чыгымнар белән мондый тантаналар уздырганчы, аны хәтер көне буларак билгеләргә кирәк ди Чаллыдагы милләтпәрвәр Фаик Таҗиев.
Русиядә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кемнедер сокландырды, кемнедер шомландырды. Социаль проблемнар хәл ителмәгән илдә зур чыгымнар белән мондый тантаналар уздырганчы, аны хәтер көне буларак билгеләргә кирәк ди Чаллыдагы милләтпәрвәр Фаик Таҗиев.
Чаллыда рәссам Фирдәвес Гирфановның тууына 75 ел тулу уңаеннан иҗат күргәзмәсе ачылды. Рәссам үз иҗатында болгар чорына һәм шамаилләргә зур урын бирә.
дәвам