29 апрельдә Чаллының халыклар дуслыгы йортында "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы оештырылды. Әлеге бәйге башлангычында татар гармунчылары гына көч сынашса, хәзер урыс көй-җырларын башкаручылар да түргә менә.
Чаллыда "Уйнагыз, гармуннар" бәйгесендә элек татар гармунчылары гына көч сынашса, хәзер урыс көйләрен башкаручылар да түргә менә.
24 апрельдә Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә язучы Айдар Хәлим белән очрашу үтте. Язучы татар мәгарифенең халыкны саклап калу өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
Мәхкәмә карары белән тагын ике айга сак астында калдырылган Рәфис Кашаповның җәмәгате Нурзия Кашапова Рәфискә изоляторда каты басым ясалу, андагы хокук бозулар турында сөйләде.
Чаллыда Габдулла Тукай һәйкәле янында әдәбият һәм сәнгатьтә уңышларга ирешкәннәрне бүләкләү чарасы сәнгать әһелләре, шагыйрьләр чыгышлары белән үрелеп барды.
18 апрель Чаллыда балалар бакчасына йөрүче нәниләр арасында "Татар малае" һәм "Татар кызы" бәйгесе узды. Аны шәһәрнең мәгариф һәм мәктәпкәчә балалар идарәләре оештырды.
Чаллы ТИҮе тоткынлыктагы Рәфис Кашаповны яклап Җиңү паркында пикет уздырды. Хакимияттән рөхсәт алып 11 апрельдә оештырылган әлеге каршылык чарасында Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре дә катнашты.
Чаллы Татар иҗтимагый үзәге тоткынлыктагы Рәфис Кашаповны яклап пикет уздырды. Чарада Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре вәкилләре дә катнашты.
Чаллыда язучылар оешмасы эшен тергезү җыенында Түбән Кама, Алабуга вәкилләре дә катнашты. Оешманың бюросы сайланды, Татарстан язучылар берлегенә намзәтләр мәсьәләсе каралды.
Миңталип Миңнеханов унбиш еллап Татарстанның Тукай районы фермерлары берлеге рәисе булып тора. Чит илләрдәге фермерларга дәүләт ярдәменең зур булуына көнләшү белән карый ул.
Түбән Кама ТИҮ рәистәше Хәлил Әюпов Кырымны аннексияләгәндә кырымтатарларга бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвен, элекке җәберләү сәясәте дәвам итүен белдерде.
Чаллыда коммунистлар ил җитәкчелеген халыкка каршы эшләүдә гаепләгән урам җыены уздырды. Анда КамАЗ эшчеләре дә күренде, тик алар фикерләрен әйтергә теләмәде, карап кына торды.
Чаллыда Тукай һәйкәлен пычратып, язулар язып, кулындагы китабын алып киткәннәр. Тикшерүчеләр Тукай туган көненә бер ай калганда моны кемнәр кылганлыгын ачыкларга тырыша.
21 март көнне Алабугада Нәүрүз бәйрәме җыр-биюләр белән башланды, көн һәм төннең тигезләшә башлау вакытын чагылдырган “Көнкәй” белән “Төнкәй” сөйләшүләре дә күрсәтелде.
Алабугада узган Нәүрүз бәйрәмендә бу бәйрәмне кайбер төрки илләрдәге кебек дәүләти бәйрәмгә әйләндерү кирәклеге турында да фикерләр әйтелде.
Чаллының Ак мәчетендә "Җәмгыятьне тотрыкландыруда ислам диненең әһәмияте" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.
Язучы Зифа Кадыйрованың бернинди мактаулы исемнәре дә юк. Үз хисабына меңәрләгән тираж белән басылган китаплары укучылар арасында тиз тарала, кулдан-кулга күчеп укыла.
Үз татарларыбыз татарга каршы гаделсез хөкем чыгара, ди сәяси активлыгы өчен ун тәүлек утырып чыккан Гомәр хәзрәт Батырша.
Алабугада Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләренең очрашуы ике урында узды. Иминлек оешмалары күзәтүе астындагы утырышта катнашырга теләмәүчеләр аерым бер фатирда киңәшләште.
дәвам