24 мартта Казанда Татарстан президенты институтын яклап тагын бер урам җыены уза. Бу чара алдыннан ТИҮнең Алабуга бүлеге әгъзасы Фирдәвес Хуҗин белән сөйләштек.
Чаллыда яшәүче язучы Айдар Хәлим Татарстан һәм Башкортстан китапханәләренә дистәләрчә еллар туплаган әдәби мирасын тапшыра башлады.
Хәзерге чорда сакал йөрткән мөселманнарга ваһһабчы ярлыгын тагу күренеше бар. Дин әһелләре үзләре сакалны Аллаһ кушуы белән үстерүләрен әйтә.
Татарстан мөфтие вазифасын башкаручы итеп билгеләнгән Камил Сәмигуллин Чаллы мөселманнарына гына түгел, хәтта имамнарга да таныш түгел.
2 март көнне Казанда Татарстанны яклап узган урам җыенын хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Түбән Кама ТИҮе рәистәше Раиф Галиев мондый чара уздыру кирәк иде, ләкин ул вакытсызрак, иртәрәк оештырылды дип саный.
2 март көнне татар милли хәрәкәте Казанда урам җыены уздырырга әзерләнә. Әлеге җыен Татарстан президенты институтын һәм Татарстан республикасын яклау, саклау шигаре астында барачак дип көтелә.
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов Чаллы һәм Алабугада кыз балалар белән булган фаҗигаләрне Мәскәүнең Татарстандагы сәяси максатлары өчен файдаланырга телиләр дип шикләнә.
"Азатлык" татар яшьләренең Чаллы бүлеге урыс такырбашларның мигрантларга каршы һөҗүмнәр башларга чакыруын кискен хөкем итә.
15 февральдә Муса Җәлилне искә алу чарасында Чаллы язучылар оешмасы рәисе Вахит Имамов җәлилчеләргә мемориал-һәйкәл ачылу ихтималы барлыгын белдерде.
Матвиенконың сүзләре Чулман төбәгендәге милли хәрәкәт вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре арасында тискәре хисләр тудырды.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Чаллыда узган коллегия утырышында татар мәгарифе хакында җитди сөйләшү күзәтелмәде.
КФУның Алабуга институтында татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән студентлар туплауга аерым игътибар бирелә. 3 февральдә институтта ачык ишекләр көне узды.
3 февраль көнне Советлар берлеге хоккее осталары һәм Чаллы җыелма такымы арасында иптәшләрчә очрашу узды.
31 гыйнвар көнне Чаллыда “Шәһри Чаллы” газеты баш мөхәррире, журналист Рахман Шәфигуллинның “Йозак” дигән беренче китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев шәһәрнең 22нче санлы мәктәбендә чыккан янгыннан зыян күрүчеләргә акча түләү бурычын куйды.
29 гыйнварда Чаллыда Татарстан һәм Төркия ширкәтләре вәкилләренең эшлекле сөйләшүләре башланды. Узган ел ике республика арасындагы сәүдә күләме 900 миллион долларга җиткән.
“Азатлык” татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша елы дип игълан иткән иде. Берлек әгъзасы Әмирхан Евграфов яңа туган баласына Батырша исемен кушкан.
Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевның җиде ел Сүриядә яшәгән хатыны һәм улы Чаллыга кайтты. Әнисе якын арада улы белән элемтәгә чыгарга әзерләнә. Азатлык хәбәрчесе алар белән күрешеп сөйләште.
22 гыйнвар кичендә Чаллыда берьюлы ике каләм остасының иҗатына багышланган әдәби кичә узды.
20 гыйнвар тәмамланган Дакар узышында йөк машиналары арасында Чаллыдан “КАМАЗ-мастер” вәкилләре беренче өч урынны яулады.
дәвам