Чаллының ГЭС бистәсендә 1983 елда Муса Җәлил хөрмәтенә истәлек ташы куела. Мондагы композициядән шагыйрьнең киселгән башын гильотина арасыннан чалымнарга мөмкин. Җәлил хөрмәтенә куелган әлеге истәлекне кемдер һәйкәл, кемдер обелиск дип атый. Хәер, хикмәт аның ничек аталуында түгел, булуында, диючеләр дә бар. Мусага багышланган шушы истәлекле урынга, Җәлил мәйданына язучылар, шагыйрьләр, укучылар, студентлар һәр елның 15 февралендә, аның туган көнендә җыйнала. Хәтер чарасын Чаллының Муса Җәлил исемендәге китапханәнең өлкән хезмәткәре Роза Хәмидуллина ачып җибәрде. Җәлилнең батырлыгы, аның иҗаты белән таныштырганнан соң ул сүзне Чаллы язучылар берлеге рәисе Вахит Имамовка бирде.
“Муса Җәлилне искә алу бүген Казанда, Мәскәүдә, башка төбәкләрдә оештырыла. Аңа һәйкәлләр ачылуын да белеп торабыз. Менә быелның сентябрендә Абдулла Алишның тууына 105 ел тула. Бу чарага зур игътибар бирелер. Шушы чара вакытларына, шушы мәйданда Муса Җәлилнең көрәштәшләренә, төрмәдә җәзалап үтерелгәннәргә дә һәйкәл кую турында уйланабыз. Без башка бер генә халыкның да Җәлил кебек каһарманнары булмаганын да беләбез. Чех халкының улы Юлиус Фучик фашистлар тарафыннан төрмәдә асып үтерелә. Безнең җәлилчеләрнең балта астында башлары чабыла. Алар татар халкы намусына тап төшермәделәр, шуңа күрә без аларны хөрмәтлибез, искә алабыз, алар алдында башыбызны иябез”, диде Вахит Имамов.
Шагыйрьне искә алу чарасы барышында олылар истәлекләрен, мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды.
Бирегә килүчеләрнең үзара сөйләшүеннән без бер яңалык та ишеттек. Чаллының 10нчы санлы мәктәбенә кайчандыр Муса Җәлил исеме бирелгән була. Озак еллар буена бу мәктәпне Муса Җәлил исемендәге мәктәп дип атап йөртәләр. Ләкин моннан 7-8 ел элек ниндидер сәбәпләр аркасында шушы исемне Казанда рәсми рәвештә теркәтә алмыйлар. Шул ук вакытларда мәктәпкә биредә озак еллар директор булып эшләгән Евгений Казаков исемен үзе исән вакытта ук бирәләр. Бу күренешкә шушы чара барышында аңлатма бирергә җөрьәт итүче булмады. "Хакимият яратмас, милләтләрне аеруда гаепләрләр”, диделәр безгә бу мәктәп тарихын якыннан белүчеләр.