Курсны тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк.
Исламга, мөселманнарга карата нәфрәтнең артуы мигрантлар килүе белән аңлатыла.
Ригадагы мөселман җәмгыятен штрафка тартырга мөмкиннәр. Корбан бәйрәме намазын халык алдында уздырган мөселманнарны тәртип бозуда гаеплиләр.
Фин татарлары иҗат иткән "Изге мирас" исемле документаль фильм Казанда узучы халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс програмына кертелгән.
"Париждан Әстерханга. Русиягә сәяхәттән алган тәэсирләр" дип аталган автобиографик китабында Александр Дюма 1858 елның җәендә Татарстан турында язган.
Казандагы Русия Ислам Университетында беренче тапкыр кырымтатар шәкертләре укыячак.
"Кызыл террор” елларында большевиклар бу авыллардагы имамнарны һәм гади яшь кешеләрне – барлыгы 52 кешене атып үтерә.
31 июльдә Дөнья татар яшьләре форумы Казанда "Печән базары" фестивален уздыра.
Татарстанның Зәй каласында танылган галим Таҗетдин Ялчыголга һәйкәл ачтылар. Һәйкәлдә авыл һәм шәһәр атамалары урысча гына язылган.
Казанның "Ярдәм" мәчете "Рамазан такси хезмәте" дип аталган акцияне игълан итә.
Китапны Әлбир Крганов тәкъдим итәчәк.
6 июньдә Оренбур өлкәсе филармониясенең зур концерт залы фойесында үткән күргәзмәдә "Татар халкының этнографик мозаикасы" һәм "Русия халыкларының милли бәйрәмнәре" бәйгеләрендә катнашкан фотосурәтләр тәкъдим ителде.
Башкортстанның Чишмә районындагы Келәш һәм Ар авыллары халкы ике авыл арасында маллар өчен каберлек төзүгә каршы чыкты.
Казанның "Гаилә" мәчетендә балалар иҗат иткән шамаилләр күргәзмәсе 7 июньгә кадәр эшләячәк.
Казанда Ислам мәдәнияте музеенда танылган татар галиме Муса Бигиев һәм аның гаиләсе белән бәйле фотоларны тәкъдим итү чарасы узды.
Метеорит шартлавы иң якты чагына җиткәндә Марат кыска вакытка гына бите белән аның кайнарлыгын сизә, шулай ук яктылык аның күзләрен авырттыра.
“Казан” бию ансамбленең балалар хореография студиясе Владикавказда узган “Дуслык биюе” фестивалендә беренче урынны яулап кайтты.
21 май көнне Казаннан Петербурга барган автобус казасында өч кеше, шул исәптән 12 яшьлек Эльвина Фәттахова, һәлак булды.
дәвам