Тукай туган апрель аенда татар теленең кулланылышын киңәйтү, аның абруен күтәрүе максатында "Мин татарча сөйләшәм!" исемле чаралар уздырыла башлауга 10 ел тулды.
Русиянең 30 төбәгеннән Казанга укуларга килгәннәр Сабантуй оештырырга, милли көрәш кагыйдәләренә өйрәнә.
26 апрель Казанда унынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм” акциясе уза. Быелгы акция кысаларында берничә чара уздыру каралган.
Казандагы Ислам мәдәнияте музеенда Муса Бигиевка багышлап "Мәңгелек илгизәр" дигән күргәзмә ачылды. Анда моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган гаилә архивы күрсәтелә.
Казанда "Татар бизәге: яңа офыклар" күргәзмәсе ачылды. Экпозициядә татар орнаментын төрле яктан ачып салган кырыклап сәнгать әсәре үрнәге тәкъдим ителә.
22 март Казанның Халыклар дуслыгы йортында "Шүрәле" төркеме һәм "Голос" проекты ярымфиналчысы Иделия Мөхәммәтҗанова концерты узачак.
Канаданың Торонто шәһәрендә халыкара ризык фестивале үтте. Анда "Татар тәм-томнары" өстәле дә катнашты. Җыелган акча Торонтодагы мәчеткә тапшырылды.
Halal Guide исемле мобил әсбап ясаган төркем яңа эшкә алынган. Мәскәүдә мәчет җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен алар шәһәр урамнарына "күчмә мәчет" чыгармакчы.
Казанда бер төркем иҗатчы татарда моңарчы булмаган мультсериал төшерергә җыена. Барлыгы берәр минутлык 20 серия төшерү уйланылган.
Мәскәү татар-мөселман яшьләре шәһәр башлыгы Сергей Собяниннан башкалада урнашкан "Чәй-бар Казан" чәй йортын җимертмәүне сорап мөрәҗәгать белән чыкты.
Узган ял көннәрендә Уфада мөселманнарның иң кадерле бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәменә багышлап тантаналы мәҗлес уздырдылар.
16-19 октябрьдә Новосибирскида татар яшьләренең VII Себер фестивале узды.
2015 елга Татар календаре дөнья күрсен өчен 100 мең сум акча кирәк. Шуның 52 меңе инде җыелган. Акция 10 ноябрьдә тәмамлана.
Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" чуаш телендә дөнья күрде. Чуашстанның Милли китапханәсендә яңа басма белән таныштыру кичәсе узды.
Ни өчен Европада белем алган яшь галимнәр кире кайтырга теләми. Лондонның Империя колледжы хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов фикерен белештек.
Таллинн шәһәрендә урнашкан Милли китапханәдә "Эстония ислам мәхәлләсе һәм аның мирасы" дип аталган күргәзмә эшли.
Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә танылган шахмат остасы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале узды.
Соңгы арада татар матбугатына язылучы саны кимү сәбәпле, гәҗит-журналлар Казанда әбүнәчеләрне җәлеп итү чарасы үткәрде.
Ингушетия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү нигезендә Казанда Ингушетия республикасы көннәре узды.
Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу өчен махсус заманча комплексларның беренчесе Лаеш районы Сокуры авылындагы "Юлчы" мәчете янында ачылды.
дәвам