Төркиядә яшәүче 23 яшьлек Өмәр Байкүл әби-бабаларының Төркиягә күченеп килү тарихы турында документаль фильм төшерә.
Август башында узачак VI Бөтендөнья татар яшьләре форумын оештыручылар аны милли проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрергә җыена. Яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк.
Болгарда узган Тукай форумыеда олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 сыйныф укучылары катнашты.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан халкына чираттагы проектын тәкъдим итте. 17 июнь көнне Кабан күле ярында УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды.
Узган атнада Казакъстанда Татарстаннан килгән яшьләр катнашында берничә чара узды.
27 апрельдә Мәскәүдә татар камыр ашлары әзерләүгә багышланган мастер-класс узды. Кунакларны татар аш-су сәнгатенең тарихы белән таныштырдылар.
"Тяжело с татарским" антипремиясе Казан Кремле музей-тыюлыгы, Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Дәүләт симфоник оркестры, һәм “Әкият” курчак театрына бирелде.
Казанда үткән "Татар дозор"да квест-уенында катнашкан җиде төркем төрле маршрут буйлап төрле биремнәрне үтәде. Иң соңгы маршрут Казанның Меңъеллык паркындагы Кол Гали һәйкәле иде. Беренче булып Түбән Камадан кызлар такымы килеп җитте.
Казанда "Мин татарча сөйләшәм!" велойөреше узды. Уннан артык активист чараның тамгасы сугылган футболкалар киеп Казан шәһәренең үзәк урамнарын велосипедта әйләнеп чыкты.
Гүзәл Сәнҗапова – Екатеринбурда туып-үскән татар кызы. Мәскәүдә үз кәсебе бар. Күптән түгел тагын бер бизнес-проектка нигез салды – Урал якларында табыла торган табигый балдан җиләкле крем ясап сата.
15 мартта Новосибирскида "Татар кызы-2014" бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы сигез кыз катнашты.
Сочида кышкы Олимпия уеннарында Русия данын яклап чыгыш ясаячак спортчылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар.
Казанда Тукай музеенда Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Садри Тунч Аңгылы һәм төрек язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим Фатих Кутлу белән очрашу узды.
Уфада туып үскән татар кызы Лия Мостафина Мәскәүдә узган “Русиянең бәллүр таҗы” бәйгесендә җиңде. Чибәр кызга “ЮНЕСКО Бәллүр таҗын” кидерделәр.
Камал театрының кече сәхнәсендә Анна Әхмәтованың татар теленә тәрҗемә ителгән "Әйе, бар ул кабатланмас сүзләр..." исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Казанда "Татарларда ислам мәгърифәте" дип аталган музей эшли башлады. Ул Русия ислам университетының 15 еллыгына туры китереп ачылды.
23 ноябрь көнне КФУ белән тугандаш булган Германиянең Гиссен университеты студентлары татар ашлары кичәсе оештыра.
Атна дәвамында Казанда Иран мәдәниятен һәм хатын-кызлары тормышын чагылдырган күптөрле чаралар үтә.
IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунагы – театр һәм кино актеры Шамил Хәммәтов Азатлык хәбәрчесе белән сөйләште.
Казанда узучы халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында дөньякүләм танылган биюче Рудольф Нуриевка багышланган берничә чара каралган.
дәвам