11 мартта Кырым язучылар берлеге президиумы утырышында язучыларның гомум мәсьәләләре белән бергә Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять хакында сүз барды. Кабул ителгән мөрәҗәгатьтә Кырымдагы гаскәрләр турында сүзләр алып ташланды.
Кырым радасы “Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре турында” карар чыгарып кырымтатарларга киң хокуклар гарантиясе вәгъдә итте.
Акмәчеттә бер төркем сәяси күзәтәчәләр Кырымдагы референдум, аның мәгънәсе, әһәмияте, әзерлеге, Кырым урамнарындагы кораллы кешеләр, хәрбиләр хакында үз фикерләрен белдерде.
Кырымның Туак (Рыбачье) авылында кунакханә янып көлгә әйләнгән. Аның хуҗасы Эскендер Медҗитов ял йортына ут төртелгән, ди.
9 мартта Украин шагыйре Тарас Шевченко тууга 200 ел тулган көнне Кырымдагы украин оешмалары Акмәчеттә шагыйрь һәйкәле янында митинг үткәрде.
9 мартта Украин шагыйре Тарас Шевченко тууга 200 ел тулган көне Акмәчеттә Кырымдагы украин оешмалары шагыйрь һәйкәле янында митинг үткәрде.Митинг Шевченконың туган көне үңаеннан үткәрелсә дә, сүз күбрәк Кырымдагы вазгыять, Русиянең Кырымга агрессиясе хакында барды.
9 мартта Акмәчетнең үзәк мәйданында “Россия”, “Референдум 16 мартта” дип язылган сәхнә янында Кырымны Украинадан аерып Русиягә кушу тарафдарларының митингы үткәрелде. Кырым министрлар шурасы каршында Краснодар өлкәсеннән килгән, итекләрендә нагайкалар булган Кубань казаклары сакта тора иде.
Бор чукрак (Фонтаны) кырымтатарча "саф чишмә" дигәнне аңлата, ул авыл Акмәчет читендә Акъярга (Севастополь) бара торган юл кырыена урнашкан. Хатын-кызлар, үсмерләр, кечкенә кызлар кулларына шигарләр, кырымтатар байраклары тотып юл кырыена ярты чакрымга тезелде.
Акмәчет читендәге Мамак бистәсендә үткән чарага йөзләрчә кеше җыелды. Алар да сугышка каршылык белдерде. "Путин Кырымнан кулыңны ал", "Кырым – ул Украина" дип шигарләр әйтте. Русиянең һәм Кырымның яңа җитәкчелегенең гамәлләренә ризасызлык белдерде.
8 мартта кырымтатар хатын-кызлары, балалар, үсмерләр иминлекләрен, хокукларын яклап, Русиянең Кырымны басып алуына, референдум үткәрүгә протест белдереп юлларга чыкты.
Бахчасарайда яшәүче кырымтатарларның көннән-көн хәвефләре арта. Алар Кырым Югары Радасының Русиягә кушылу карарына да, референдумга да каршы.
Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Кырым хакимияте уздырырга җыенган референдумны бойкотларга һәм Кырымга халыкара тынычлык саклаучыларны кертергә чакырды.
Кырым хастаханәләренә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракны истә тотып бер айга җитәрлек медицина кирәк-яракларын алып куярга кушылган. Акчаны Русия бирәчәк.
Референдумны 16 мартка күчерү карары кырымтатар йортларына тамгалар кую һәм өйләрен тар-мар итү вакыйгалары белән бер вакытка туры килде.
Чәршәмбе Акмәчеттә үзләрен "самооборона төркемнәре" дип атаган шикле мобил бандалар БМО җитәкчесенең махсус киңәшчесен тоткарлап торды.
Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң, татар һәм кырымтатар халыкларын уртак дин, тел якынлыгы, йөзләрчә ел тарихи багланышлар берләштерә. Бу ике халык үзенең дуслыгы белән украин һәм рус халыклары дуслыгын да ныгыта ала диде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Акмәчет мәчетендә Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашуда киләчәктә Татарстан һәм Кырымдагы дин әһелләренең аралашып тору кирәклегенә басым ясады. "Аралашсак бер-беребезнең кирәклеген күбрәк тоячабыз һәм бер-беребезгә ярдәм күрсәтәчәкбез", диде ул.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Кырымтатар Мәҗлесе әгъзалары, дин әһелләре һәм казан татар оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге белән очрашудан соң Азатлык соравына җавап биреп Кырымны Русиягә кушарга теләүчеләр күтәрелешенә кадәр Казан белән Акмәчет арасында бәйләнешләргә җитәрлек игътибар бирелмәгәнлеген таныды.
4 март Акмәчеттә Украина хәрби диңгез көчләренең яр буе сагы гаскәрләре бинасы янында хатын-кызлар Кырымга Русия гаскәрен кертүгә каршы митинг үткәрде. Көтмәгәндә автобус белән ярым-хәрби кием кигән, Георгий тасмалары таккан бер төркем ир-ат килеп, бина керешен томалап куйды һәм митингны туктатты.
дәвам