13 ноябрьдә Акмәчеттә Украина югары Радасы депутаты, әле генә Мәҗлес рәисе вазифасыннан киткән Мостафа Җәмилевне 70 яше белән котлау тантанасы үтте.
Мостафа Җәмилевнең Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелегеннән китүе яңа сайланган Мәҗлестә төрле төркемнәр арасындагы көрәшне кискенләштереп җибәрде.
4 ноябрьдә Кырымдагы Идел буе татарлары вәкилләре Кырымтатар мәҗлесе рәисе итеп сайланган Рифат Чубаровны вазифага сайлануы белән котлады.
29 октябрьдә Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилев белән очрашты.
26-27 октябрь көннәрендә Акмәчеттә Кырымтатар милли мәҗлесе корылтае үтте. Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилоглу вазифасыннан китүен белдерде. Яңа рәис итеп аның урынбасары Рифат Чубаров сайланды.
Корбан байрәме көннәрендә Кырымның Акмәчәт шәһәрендә "Корбан көрәшләре" дип аталган V халыкара көрәш бәйгесе үтте.
Кырымда булып киткән Романия татар яшьләре Кырымдагы татар яшьләре белән бәйләнешләрне ныгытырга, уртак проектлар башларга җыена.
Кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары комитеты кырымтатар халкына карата репрессияләрдә АКШны да гаепләп АКШ президенты Барак Обамадан компенсация таләп итте.
Корбан гаетенә бер көн кала Кырымдагы Саки шәһәренең баш мәчәте яндырылды. Гает иртәсендә Ровное авылы мәчәтенең имам бүлмәсендә ут чыккан.
Кырым театрында алдан килешенгән конференция үткәрергә рөхсәт ителмәгәч Хизб ут-Тәхрир вәкилләре Акмәчеттә урам җыены уздырды.
Романия башкаласында яшәгән татарлар төркеме автобус белән Кырымга килеп бер атна дәвамында төрле урыннарны зиярәт итте.
28 сентябрьдә Акмәчәттә Кырымтатар театрында үткән Кырым мөселманнарының V Корылтае мөфти вазифасына кабат хаҗи Әмирали Аблаевны сайлады.
25 сентябрь көнне Кырым язучылары берлегенең Шамил Алядин исемендәге әдәбият премиясе беренче тапкыр кырымтатар язучылары Певат Зети, Закир Куртнезир, Урие Эдемовага тапшырылды.
Киев Кытайның Украинада зур мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алуы турындагы хәбәрне кире кага. Кытайның ниятләре кырымтатарларны борчый.
37 яшьлек Рөстәм Тимергалиев Кырым хөкүмәтенең рәис урынбасары итеп билгеләнде. Яңа вазифада ул Кырымга инвестицияләрне җәләп итү өчен җаваплы булачак.
Сүриянең Украинадагы илчесе Мөхәммәд Саид Акил, Сүриядә оппозиция ягында сугышучылар арасында Украина гражданнары, шул исәптән кырымтатарлары бар, дип белдерде.
Таврия дәүләт университетының кырымтатар теле кафедрасындагы тугыз укытучының бишесе эштән чыгарылды. Бу – Украина мәгариф системында барган оптимальләштерү нәтиҗәсе.
Акмәчеттә Кырымтатар мәдәният үзәге төзеләчәк урындагы хәрәбәне мәдәни мирас дип танытып төзелешкә юл куймаска телиләр. Төзелешкә каршы чыгучы оешма аңа махсус статус бирелүен белдерде.
23 августта нацизм һәм сталинизм корбаннарыны искә алу Бөтеневропа хәтер көнендә Акмәчеттә «Салгирка» паркының сөрген корбаннары һәйкәле янында пикет-митинг үтте.
Кырымтатарларны мыскыл иткән русияле актер Алексей Панин атнакич Керчьта гафу үтенде. Әмма җомга көнне Панин уйнаган театр Кизләүдәге тамашадан баш тартырга мәҗбүр булды.
дәвам