Кырымда узган елның март аеннан башлап югалган кырымтатарлар хакында әлегәчә бернинди рәсми мәгълүмат юк.
Херсон өлкәсендә кырымтатар автономиясе төзү тәкъдиме сөргенлек еллары ахырында кырымтатарларны Үзбәкстанның Мубарек районындагы шундый автономиягә бәйләү омтылышын хәтерләтә.
Баштан ук Русиягә яраклашырга чакырган Кырымның Сакъ районы мәҗлесе рәисе, элекке фермер Эскендер Билялов Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы әгъзасы итеп билгеләнде.
Кырымда "Кырымтатарлар – Кырым – Русия" исемле яңа оешма барлыкка килгән. Оештыручылар әйтүенчә, ул кырымтатарларның Русия халыклары белән дуслыгын ныгытуны максат итеп куя.
Русия хакимиятләренең тыюы аркасында Кырымга кайта алмаган Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров яңа ел котлавын видеога яздырып интернетта урнаштырды.
Акмәчәттә "Кырым" иҗтимагый хәрәкәтнең оештыру җыены узды. Рәис итеп Кырым Дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов сайланды.
27 декабрь Акмәчәттә кырымтатар халкының "Кырым" дип аталган иҗтимагый хәрәкәтенең оештыру конференциясе узды. Оешманың рәисе итеп Кырым Дәүләт шурасының вице-спикеры, Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов сайланды.
Татарстанның Кырымдагы вәкаләтле вәкиллеге, татарларның "Идел" милли-мәдәни мохтарияте 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
24 декабрь Кырымга Украинадан электр энергиясе килү ике сәгатькә тукталып торды. Украин рәсмиләре моны Кырымның электрны артык күп куллануы белән аңлатты.
Акмәчеттә кырымтатар шагыйре Эскендер Фазылны искә алдылар. Милли хәрәкәт ветераны Эльдар Шабанов Азатлыкка Украина һәм Русия хакимиятләре турында фикерләрен әйтте.
Акмәчеттә кырымтатар милли хәрәкәт ветераны Эльдар Шабанов Азатлыкка Украина һәм Русия хакимиятләре турында фикерләрен әйтте.
Акмәчеттә милли хәрәкәт ветераны, мәрхүм кырымтатар шагыйре Эскендер Фазылның тууына 75 ел тулуны искә алдылар. Чарада катнашкан милли хәрәкәт ветераны Эльдар Шабанов "Аның күзендә курку юк иде", диде.
13 декабрьдә Керич янында фашистларга каршы батырлыклар кылган һәм алар тарафыннан җәзалап үтерелгән кырымтатар кызы Алиме Абденнанова истәлегенә яңартылган һәйкәл ачыла. Һәйкәл тарихы һәм Алиме Абденнанова турында Азатлыкка кырымтатар журналисты һәм язучы Певат Зети сөйләде.
13 декабрьдә Керич янында фашистларга каршы батырлыклар кылган һәм алар тарафыннан җәзалап үтерелгән кырымтатар кызы Алиме Абденнанова истәлегенә яңартылган һәйкәл ачыла.
Акмәчеттә "Татлы сес-2014" исемле балалар жыр һәм бию бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашучылар башкаруында кырымтатарларның "Ант иткәнмен" һәм "Татлы сес" гимны яңгырады.
Акмәчеттә "Татлы сес-2014" кырымтатар жыр һәм бию бәйгесенә йомгак ясалды. Анда кырымтатарларның "Ант иткәнмән" милли гимны да яңгырады.
Кырым милләтләр эшләре дәүләт комитеты каршындагы консультатив шура акча җитмәү һәм башка сәбәпләрдән кырымтатар телендәге күп кенә китапларны чыгаруны кичектерергә булды.
Хәрби күзәтче, кырымтатар кызы Алиме Абденнанова хакында китап чыкты. "Родина" кинокомпаниясе бу китап нигезендә документаль фильм төшерә.
Аннексияләнгән Кырымның яңача тарихы язылган арада Азатлык кырымтатар халкы язмышына иң зур йогынты ясаган кайбер тарихи вакыйгаларга күзәтү тәкъдим итә.
Кырым Татарстан белән хезмәттәшлек килешүе имзалый. Азатлык Кырымның милләтләр эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов белән бу килешү һәм башка эшләр турында сөйләште.
дәвам