28-30 августта Казанда төрки телле әдәби журналларның VII конгрессы узачак.
Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды президенты Надир Бекиров Азатлыкка Кырым-Казан мөнәсәбәтләре турында сөйли.
Украина президентының кырымтатар халкы мәсьәләсендә вәкиле итеп билгеләнгән Мостафа Җәмилев Азатлык сорауларына җавап бирде.
Кырымдагы асаба халыклар фонды президенты Надир Бекиров Азатлыкка кырымтатарларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйли.
Карасубазарда яшәүче 84 яшьлек Сабрие апа Зейтуллаева бар кырымтатар халкы белән 1944 елның 18 маенда Кырымнан сөрелә.
5 август Акмәчет һәм Акъярда МТС-Украина мөштәриләре элемтәсез калды. Операторның матбугат хезмәте моның сәбәбе компаниягә бәйле түгел ди.
Июль-август айларында Кырымда ял итүчеләрнең саны артып, курорт сезонының иң югары ноктасы була торган иде. Быел вазгыять башка: ял итүчеләр бик аз.
Акмәчеттә күренекле кырымтатар галиме, профессор Бәкир Чобан-задәне һәм аның сеңлесе Зөләйха Чобан-задәне искә алдылар. Чараны Кырымтатар язучылары берлеге оештырды.
Ураза бәйрәменең беренче көне, ягни 28 июль Кырымда ял көне итеп игълан ителде. Бу хакта Кырым мөселманнары мөфтияте хәбәр итте.
Кырымтатар мәҗлесе вәкиле Али Хәмзин Боингның һәлакәте Көнбатыш белән Русия мөнәсәбәтләрендә яңа чорны башлаячак һәм бу дөньяда яңа киеренкелек тудырырга мөмкин дип саный.
Кырымтатар язучылары берлеге аннексия шартларында берлекнең киләчәге хакында киңәшләшеп берлекне яңадан мөстәкыйль рәвәштә Кырымда теркәргә дип карар итте.
4 июльдә Акмәчетнең Хошкельди кырымтатар бистәсе зиратында язучы Рустем Муединның кабер ташын ачу чарасы узды. Чарада кырымтатар язучылары, мәрхүмнең якыннары катнашты.
Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһурият китапханәсендә шагыйрь Рефат Чайлакның "Ватан дуйгъусынен" (Ватан тойгысы белән) китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Татарстан белән Кырым арасында булган рәсми сәфәрләрдән соң чын хезмәттәшлек башланганмы?
21 июньдә Акъяр (Севастополь) янындагы Балаклава бистәсендә Сабантуй узды. Аны шәһәрдәге Татар-башкорт милли үзәге оештырды.
Алушта вице-мэры итеп Мәҗлеснең вәкиле Энвер Арпатлы билгеләнде. Ремзи Ильясов Дәүләт шурасы вице-спикеры булды. Процесс бара, аның татарлар өчен файдасы бармы?
Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин, Украина Кырымдагы Русия яклы көчләрне үзе үстерде, ди.
Кырымтатар мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр бүлеге башлыгы визиткасы террорда гаепләнгән кешеләрдә табылган. Моның өчен ул ФСБга чакырылган.
Кырым вице-спикеры Ремзи Ильясов әңгәмәнең икенче өлешендә яңа вазифадагы беренче адымнары һәм Татарстанның Кырымдагы роле турында сөйли.
Путин белән очрашуда катнашкан Ремзи Ильясовның Кырым дәүләт шурасы рәисе урынбасары итеп билгеләнүе күп сораулар тудырды. Азатлык Ильясов белән әңгәмә тәкъдим итә.
дәвам