22 майда Измир янындагы Гүрсү исемле татар авылында яңа гыйбадәтханә ишекләрен ачты. Мәчет җирле татарларның матди ярдәме белән ике ел дәвамында төзелде.
Челтәрнең тыелуын контрафакт музыка, порнография, хәтта “көрд экстримистлары”, “путинизм” белән бәйләүчеләр бар.
Истанбулда 1944 елгы кырымтатар һәм 1864 елгы чәркәс сөргене корбаннары искә алынды.
Мәрмәрә университеты мөгаллиме, халыкара бәйләнешләр белгече доктор Җүнәйт Акалын белән әңгәмә.
11-12 майда Истанбул шәһәрендә «Төрки җөмһүриятләр һәм аларның Төркия белән элемтәләре» дип аталган халыкара симпозиум узды.
5 майда Төркиянең Эге диңгезе янында урнашкан Измир шәһәрендә татарча шигырь бәйрәме узды.
Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте Татарстаннан бернинди матди ярдәм алмаса да киң эшчәнлек алып бара.
Султанәхмәт мәчете мәйданында үткән милли күргәзмәдә 69 дәүләт арасында Татарстан һәм Кырым татарлары да катнашты.
14 апрельдә Истанбулда җирле татарлар Габдулла Тукайны искә алды. Мәдәни чарага Төркиянең төрле шәһәрләреннән татар җәмгыятьләре вәкилләре җыелды.
Төркиядә 1980 елда дәүләтне исламлашуда гаепләп хәрби түнтәрелеш оештыручылар Әнкарада мәхкәмә каршында җавап тота.
Төркиядәге яңа канун нигезендә укучылар мәктәптә Коръән Кәримне һәм Мөхәммәт Пәйгамбәрнең тормышын өйрәнә алачак.
Оешманың элекке башлыгы Садун Кошайның вафат булуы сәбәпле, яңа җитәкче итеп Бехзат Акташ билгеләнде.
Истанбулда татарча тапкырлык бәйгесе узды. Бу чара Төркиядә яшәгән татар зыялыларын бергә туплады.
Актаныш яшьләре, Австралия татарлары белән аралашудан илһамланып, интернетта уникаль проект башлап җибәрде.
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз Төркиягә сәфәре кысаларында Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура каберенә дога кылды.
Бер төркем хакер тарафыннан оештырылган интернет-проект төрле гаделсезлекләр, кеше хокукларын бозу турында хәбәр итәчәк.
Төркиянең төрле шәһәрләрендә белем алучы Татарстан студентлары Истанбулда ШТК уеннары уздыра.
Казанның 7нче лицее укучыларның игътибарын татар әдәбиятына җәлеп итәр өчен кызыклы ысул уйлап тапкан. Мәктәп җитәкчелеге иң күп татарча китап укыган балаларга кыйммәтле бүләк – электрон китаплар тапшыра. Лицей психологы фикеренчә, әлеге ысул балаларга татар әдәбиятын өйрәнер өчен яхшы этәргеч булып тора.
26 февральдә Истанбулда 100 меңгә якын кеше Хoҗалы фаҗигасенең 20 еллыгын билгеләде.
Дүшәмбедә Казанда узган Мәүлид кичәсендә дини вәгазьләр арасында сәяси агитация дә яңгырады.
дәвам